Шигъри җанлы әнием

шигъри жанлы эниемӘни! Җир йөзендә иң гүзәл, иң газиз кеше ул. Тугач та, ана күкрәгенә сыенып тынып калабыз, чөнки без беләбез — төннәрен йокысыз үткәрүче, баланы яклаучы, саклаучы әни безнең янда… Ана белән бала арасындагы керсез мәхәббәт табигать бар иткән иң бөек хис ул. Әни кешенең мәрхәмәтле, шәфкатьле куллары белмәгән эш юктыр бу дөньяда. Ана йөрәге — иң тугрылыклы сиз­гер йөрәк. Балага булган мәхәббәт хисе анда беркайчан да сүнми, сүрелми. Баласының язмышына кагылышлы бер генә нәрсәне дә ана йөрәге ваемсыз үткәрә алмый. Безне, якты дөньяга килгән мизгелдән башлап, әниләрнең күңел hәм кул җылысы озата бара. Ләкин һәр адәм заты кебек безнең әниләребез дә бу дөньяга кунак булып кына килә. Алар зур, авыр тормыш юлы үтеп, балаларын тормыш юлына озатып, бакый дөньяга күчәләр.

Безнең әниебез — Мәрьям Гайзулла кызы Кәримованың авыр вафатына да 14 елдан артык вакыт үтте. Мин еш кына әниебезнең күргәннәрен, ки­чер­гәннәрен уйлап, язып кал­­дыр­ган догаларын, шигырь­лә­рен, мөнәҗәтләрен укып утырам.

Әниебез 1939 елның чат­нама суык январь аенда икенче бала булып дөньяга килгән. Бишектән төшеп, тәпи йөри башлаган вакытта Бөек Ватан сугышы башланган һәм әтисе сугышка алынган. Ачлык, ялан­гачлык кызчыкның үзәгенә үткән, ул урамга да чыкмыйча, мичкә терәлеп, әнисенең колхоз эшеннән кайтуын көткән. Шулай көн артыннан суык төннәр үткән, сугыш тәмамланып, тот­кын­лыктан качкан әтисе дә кайткан.

Ләкин тормышлары җиңе­ләймәгән, тоткынлыкта бул­ган­сың дип, Гайзулланы авыл­дашлары эзәрлекли башлый. Шул арада хөкүмәттән язулар килә, үзе теләп түгел, яраланып тоткынлыкка эләккән булуы ачыклана. Ләкин Гайзулла ба­бабызның гаиләсенә караш үз­гәрми, бик зур авырлыклар бе­лән тормыш көтәләр алар. Аңа колхоздагы иң авыр эшләрне кушалар. Кләүле станциясенә үгезләр белән ашлык ташыган бабай, күтәрмәгә калган мал­лар алдына салырга бер чи­ләк ашлык алганны күрәләр. Бичара үгезләрнең йөк тулы чана тартырга түгел, йөрергә дә хәлләре калмаган була. Бу изгелеге биш ел төрмә белән тәмамлана. Аннан кайткач, бабай колхоз көтүен көтә. Мәрьям һәм сугыштан соң туган кызы Җария, әтисенә булышып, көннәр буе маллар артыннан чабалар. Еш кына берәрсенә әтиләренең чыбыркысы да эләгә, чөнки маллар йә игенгә керәләр, йә качып авылга эл­дертәләр.

Бабай тоткынлыктан качып киткәндә бозлы елга аша чыккан була һәм аның буыннарына салкын тия. Аннан төрмә, авыр эш тә үзенекен иткәндер, әти­ләрен паралич сугып, урын өстенә кала.

Әнине, 4 сыйныф тәмамла­гач та, икмәк пешерү цехына эш­кә җибәрәләр. Коедан 50шәр көянтә су ташып, ныгып бет­мәгән гәүдәсе бәләкәйләнеп, бөкрәеп калган. Эшләгән өчен аңа 2 буханка ипи биргәннәр. “Кош тоткан кебек өйгә очып кайта идем. Тик үземә бер-ике кисәк кенә ипи эләгә, чөнки гаиләбез ишле иде”, - дип сөйли иде әнкәй.

20 яшендә әни кияүгә чыга. Өйләнгәнче үк булачак әтиебез, Камышлы артелендә эшләп, әнисе белән бергәләп өй салган булалар. Әтидән башка, әбинең өч кечкенә ба­ласы: олы­сы Әнисәгә — сигез-тугыз, Саҗиткә — дүрт-биш, төп­чек Сәгыйтькә — ике-өч яшь. Әбиебез, юл һәлакәтенә элә­геп, ике ел чамасы аяксызланып ята, кайнатасы Сәхаб бабай да авырый. Яшь килен — үзе дә ябык гәүдәле, бала кебек кенә булса да, колхоз эшенә дә йөри, балалар да карый. Ул заманнарда мунча да һәр кешедә булмаган бит. Кем яга, шунда өч баланы ияртеп барып мунча кертә, ә үзенең юынырга да хәле калмый. Кара мунчада ис тә тигәләгән, ничә мәртәбәләр үлемнән чак калганнар. “Кер юарга сабын юк, селте суында ничек кенә ышкысаң да, керләр агармый”, — дип сөйли иде әни.

Мин тугач, әни белән әти үзләренә йорт салып керәләр. Беркайдан да ярдәм юк. Әтинең әтисе сугышта үлеп калган. Ничек тә тормыш алга барсын дип, әни бер эштән дә чирканмый. Малын да, кош-кортлар да асрадылар. Әни ат җигеп урманга утынга, печәнгә берүзе китә иде, әтинең эштән кайтуын көтеп утырмый. Ул җыйган җиләк-җимеш, гөмбә, тозлы яшелчәләр белән баз тулып торды. Балалары өчен мич тутырып ап-ак ипиләр салды, бәлеш-бөкриләр, кой­мак-җәймәләр пешерде. Кул эшләренә дә оста иде. Бәйләде, чикте, текте. Безгә кием-салым алыр өчен, мамык шәлләр бәйләде. Әлегә кадәр аның кул эшләрен саклап тотам. Соңгы елларда гына әни каты авырый башлады. Хастаханәләргә дә, шифаханәләргә дә йөрттек, операцияләр дә ясаттык, тик ул 67 яшендә вафат булды. Без, аның өч баласы, газизебезне тәрбияләп, бәхиллеген алып, соңгы юлга озаттык.

Әниебезнең күргәннәрен, ки­чергәннәрен бер мәкаләдә генә язып бетерерлек түгел. Шундый авыр тормыш юлы үтсә дә, һич зарланмый иде, ки­ресенчә, бик тә шигъри җанлы, юктан да үз күңелен үзе таба иде, йорт тутырып чәчәкләр үстерә, шул чә­чәк­­ләргә карап, ап-ак бүзгә төшереп, чигү чигә иде. Әле дә аның дуслары: “Мәрьямның шигырьләрен укыйсы иде”, — дип киләләр. Берничәсен сезгә дә тәкъдим итәсем килә. Минем истәлекләремә әнибезнең рухы шатлансын иде, дигән теләктә калам.

Калды гомер санаулы

Ник еракка китәсез дип,

Торналардан сорадым.

Салкын җилләр искән саен,

Аларны жәлләп еладым.

Безнең урам аша гына

Кемнәр күпер салганнар?

Кайгырмасыннар саргаеп,

Бездән калган туганнар.

Сандугачым талга кун да

Җырлап юат үземне.

Түзәргә калгач, түзәрмен,

Өзсәң дә үзәгемне.

Йолдыз яна ай янында,

Әллә минем йолдызым?

Ул да сүнде таң алдыннан,

Калдым кабат ялгызым.

Сок суында юдым кулым,

Никтер сулар болгана.

Шул суларга карыймын да

Ялгыз башым моңлана.

Без барган озын юлларның

Ике ягы канаулы.

Без моңаймый, кем

                           моңлансын,

Калды гомер санаулы.

Биек икән тауларыгыз,

Бик куе талларыгыз.

Без китәбез, туганнарым,

Бәхилләшеп калыгыз.

Бәхет эзләп бу дөньяда,

Бардым мин Уфаларга.

Төннәр буе кайгырам шул -

Яшь гомер үтеп бара.

Быел килгән сары кошның

Агы, күге бармы икән?

Узган гомер хисап түгел -

Алда гомер бармы икән?

Ай янында Зөһрә йолдыз,

Таң беленгәч, ул сүнә.

Әй, дусларым, яшь гомерләр

Кунак булып күренә.

Гомер юлын иңләп-буйлап

Икәүләп йөрмәгәнбез.

Яшь гомернең нигә икән

Кадерен белмәгәнбез?

Өстәлләрдә ике тальян -

Кайсысын уйныйм икән?

Башларымда ике кайгы -

Кайсысын уйлыйм икән?

Өзгәләмәгез үзәкне,

Ачып авыл капкасын.

Балаларым ятим диеп,

Тормыш читкә какмасын.

 

Җария сеңелемә

Акны сөям диеп

                       талпынсам да,

Сөйдерә икән тормыш

                                  карасын.

Ничек кенә итеп үтәрмен лә

Яшәү белән үлем арасын.

Сок суының камышыннан

Кәрзиннәр үрәлмәдем.

Иркәм, нурлы йөзләреңне

Туйганчы күрәлмәдем.

Ташу китә, бозлар

                            китә диеп,

Йөгерә идем мин дә.

Мәңге эремәс бозлар бар

                                        икән,

Шулар яши күңелемдә.

Ераклардан кайтып килдең,

                                     иркәм,

Минем авыр хәлне белергә.

Ходай насыйп итсен иде

Гел шулай күрешергә.

Сиңа барасы юлымның

Тузаннары бар икән.

Җәяүләп кайтыр идем дә,

Аралар ерак икән.

Больницага мин барам,

Барам да тагын кайтам.

Башларыма урын

                           тапмагач,

Аптырап елап ятам.

Иркәм, мине ташлый күрмә,

Күрешмәсәк, бәхил бул.

Бер серләшеп утырыр

                                   идек,

Арабызда ерак юл.

 

Туган авылыма

Ераклардан сиңа килдем

Аңлыйсың тик син генә.

Гомер буе күргәннәрне

Сөйләп булмас тиз генә.

Кадерләп үстергән

                            гөлләрем

Тик ятларга калмасын.

Илләрдән аерылып яшәү

Беркемгә дә язмасын.

Кайларга гына китсәм дә,

Сине сагынам, Ярмәгем.

Туган җирсез, ана телсез

Ничек кенә яшәрмен?

Сыенып утырган авылым

Урал тау кочагына.

Кая барсам, кая китсәм,

Күңелем оча сиңа гына.

 

Балаларым

Сездән хәбәр килми торса,

Сыкрап тора никтер

                                йөрәгем.

Матур гына яшәгез,

                                 балалар,

Сез бит минем

                        кадерлеләрем.

Сәлам хатлары язамын,

Чәчәкләр кыстырамын.

Исән-имин яшәгезче,

Сез — минем канатларым.

Балаларым, сорыйм

                                сездән -

Аллаһ белән булыгыз.

Бисмилла, дип

                       башласагыз,

Уңар сезнең юлыгыз.

Мин дә инде бер китәрмен,

Ләкин ашыктырмагыз.

Килеп җитә алмасагыз,

Догадан калдырмагыз.

Садакага җим бирегез

Сыерчык баласына.

Бер Ходаем, бәхетләр бир

Минем балаларыма.

Фәния Кәримова.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 604

Комментирование запрещено