Менә сиңа мәсьәлә!

c874b5799902bec34a9350e48ccc211cБорын-борын заманда, әле компьютерлар да, кесә телефоннары да булмаган чорда, өлкәбезнең бер авы­лы читендә иксез-чиксез куе урман үскән, ди. Анда ике аяклап йөри торган, ке­ше кебек сөйләшә белгән җәнлекләр яшәгән икән. Бер аланда — Төлкеләр шә­һәрчеге, икенче аланчыкта Бүреләр бистәсе булган. Керпе, бурсык, янут кебек вак җанварлар кечкенәрәк авылларда көн күргән, ди.

Соры Колак белән Кы­лый Күз исемле куян балалары әти-әниләре белән Куяннар авылында яшәгәннәр. Бу шук малайларны тирә-якта белмәгән җанвар булмаган. Әле, велосипедка атланып, урамдагы пычрак ур­та­сын­нан үтәләр икән, әле дөбер-шатыр сарай башында йөгерәләр. Ә өлкәннәрнең рөхсәтеннән башка урманга уйнарга чыгып китүләре ту­рында сөйләп тә торасы юк инде. Кызганычка, мәктәптә дә алар начар укыганнар. Аеруча математика дәресен яратмаганнар. “Нигә ки­рәк инде бу тапкырлау-бү­лү­ләр?! Йөзгә кадәр саный беләбез, шул җиткән”, – дип фикер йөрткәннәр куян балалары.

Беркөнне әти-куян бе­лән әни-куян, ярмин­кәгә үзләре үстергән яшел­чә­ләрне сатарга бар­ганда: “Җәнлекләр кышка әзер­ләнәләр. Бүген са­тып алучылар күп бу­лырга охшаган, сезнең ярдә­ме­гездән башка чыгыша ал­мабыз”, — дип, Соры Колак белән Кылый Күзне дә үзләре белән алганнар. Ә малайлар моңа шат кына!

Ярминкә урыны — ур­­­ман уртасындагы иң зур аланлык икән. Һәр шим­бәдә биредә кызу сатыш-алыш бара. Бу көнне хәтта ерткыч хайваннарга башка җәнлекләргә тияргә дә ярамый икән. Канунны бо­зу­чылар табылса, урман сак­чылары итеп билгеләнгән аюлар аларны гаиләләре-ние белән урманнан куып чыгаралар, ди.

Менә бу көнне дә алан, умарта күчедәй, гөж килеп торган. Рәт-рәт тезелгән сәүдә рәтләрендә ниләр ге­нә юк икән! Җиләк-җимеш, төрледән-төрле яшелчә, чик­ләвек… Сатып алучылар барын да чират торып ала. Соңгы мода буенча киенгән җирән төлкеләр, тиеннәр белән сатулаша-сатулаша, киптергән гөмбә сайлый­лар. Кабан дуңгызлары тау кебек өеп куйган хуш исле алмалар өеме тирәсендә чәнечке керпеләр бөтерелә. 

Куяннар да алып килгән яшелчәләрен тезеп куярга өлгермәгәннәр – сатып алу­чылар чиратка тезелеп басканнар. Кетердәп торган кәбестә, баллы кишер, яр­малы бәрәңгене килолап та, капчыклап та алалар икән.

Төш вакытында, җәнлек­ләр агымы бераз кими төшкәч, әти-куян белән әни-куян балаларына: “Кайнар чәй эчеп килик әле. Сатып алучылар килсә — сатыгыз. Тик акчага алданмагыз!” – дип, оланнарын кисәтеп, ашханәгә киткәннәр.

Беренче вакытта Соры Колак белән Кылый Күз сынатмаска тырышканнар. Икәүләшеп товарны үлчә­гәннәр, акчаны кат-кат санап алганнар. Менә алар янына бер карт поши килеп баскан.

Йә, егетләр, кәбес­тә­гез тәмлеме? – дип сораган ул.

Тәмле, абзый, тәмле! Авызда кетердәп тора! – дип, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә, яшелчәләрен мак­тый башлаганнар.

Бәясе дә арзан бу­гай?

Кәбестә белән бә­рәңге – сигез сум, кишер – 10 сумнан.

Әһә-әһә… Ярый, үзе­­­мә дә, балаларыма да алам алайса. Бирегез миңа 12 килограмм бәрәңге, ә ки­шерне ике килограммга күбрәк. Кәбестәне сакларга урыным юк, аны, кишергә караганда, 5 килограммга әзрәк алырмын. Йә, күпме акча тиеш мин сезгә?

Соры Колак белән Кылый Күз яшелчәләрне үлчәп, пошиның күпме акча тиешлеген саный-саный тә­мам тирләп пешкәннәр. Күпме шулай яфаланган булырлар иде билгесез, ярый әле әти-әниләре килеп җиткән.

Ә куян балаларына са­ный белмәүләре өчен бик оят булган. Менә шун­да алар математика дә­ресе тормышта да бик кирәк булуын аңлаганнар һәм өйләренә кайту бе­лән дәреслекләр алып утыр­ганнар, имеш.

Балалар, ә сез поши яшелчә өчен ничә сум акча ти­еш булганын санап чыга­ра алдыгызмы?

Әминә ШИҺАПОВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 811

Комментирование запрещено