Гали авылында яшәүче Саимә МОРЗАХАНОВА: Истәлекләр тынгы бирми…

mpluszh_062Кабатланмас беренче мә­хәббәт гомер буена якты ис­тәлек булып күңелдә саклана икән ул. Бервакыт, минем яз­маларымны яратып укып баручы олы яшьтәге Рәйхана исемле ханым, ачылып ки­теп, уйламыйча әйтелгән сүз аркасында үзенең якты уй-хы­яллары, өметләре җи­ме­релеп, мәхәббәтенә киртә куелуы ту­рында сөйләгән иде. Ул бу хәлдә Таһирә исемле хатынны гаепләде.

…Кызның әнисе шул Таһирә белән ахирәт булып, бик тату, дус яшәгәннәр. Гөлсем укытучы булып эшләгән, Рәйхана Та­һирәнең улы Рәшит белән бер сыйныфта укыганнар, бергә уйнап үскәннәр. Балигъ булгач, дуслыклары яшьлектәге күңел ашкынуына, ярату хисенә, чын мәхәббәткә әйләнә.

Рәшитнең әтисе, өч баласын ятим калдырып, юл һәлакәтен­дә вафат булгач, ике яшь йөрәкнең дуслыгы тагын да көчәя. Ләкин Рәйхананың әтисе бик кырыс кеше булып чыга. Рәшитнең берәр начарлыгын күреп алса да, кызына аның белән сөй­ләшмәскә куша, араларын өзәргә тырыша. Кичен кинога да җи­бәрми. Яшьләр көндез булса да качып кына күрешәләр. Бер-берсен шулкадәр яраталар – һич кенә дә аерыласылары килми.

Тугызынчы сыйныфны тә­мамлагач, Рәшит — төзүче, ә Рәй­хана укытучы профессиясен алу өчен шәһәргә китәләр. Ул вакытта телефоннар да юк, арада берөзлексез сагыну-сөю хатлары гына йөреп тора.

9 май көнне Рәшиткә ар­миягә китү өчен повестка килә. Әлбәттә, әтисе Рәйхананы егетне озату кичәсенә җибәрми. Вок­залга килгәч, Рәшит, юлдан күзен алалмыйча, Рәйханасын көтә. Ә кыз мендәргә капланып, күңелендәге әйтелми калган сүзләрне кабатлый-кабатлый, үкереп елый. Нишләсен? Ата сүзеннән чыгып булмый, каршы килми.

…Беркөнне Таһирә ахирәте Гөлсем белән чәй табыны янында сүз куертып утыралар.

Ахирәтем, синең Рәши­тең белән минем кызымның дус­­­­лыгы тирән мәхәббәткә әй­ләнеп бара. Атна саен 3 — 4 хат килә, берсен ачып укы­ган идем, яңадан яшьлеккә кайт­кандай булдым. Мондый матур сүзләрне безгә әйтүче булмады шул, азагы хәерле булсын.

Ә Таһирә озак уйлап тормый, вакыт уздыру өчен язадыр, дип әйтеп куя. Шушы сүз җитә кала, Гөлсем бик нык үпкәли, ахирәтләр ачуланышып, ае­ры­лалар. “Кызымны теләсә кайсы авыл этенә бирәм, ләкин моның ма­лаена бирмим”, — дип ант итә Гөлсем.

Бу сүзләрне ишеткәч, Рәй­хана гарьләнеп елый, килгән хатларны, фотоларны егеткә кире җибәрә. Әмма бөтен җа­ны-тәне белән Рәшитне өзе­леп яратканын беркемнән дә яшерә алмый. Хәтта үз-үзенә кул салырга да уйлый, ләкин тыелып кала.

Укуын тәмамлагач, кыз ындыр табагына эшкә йөри, ә көз җиткәч, юллама буенча башка районга эшкә китә. Ул акыллы, тәртипле, бик тә чибәр була. Абыйсы сеңелесен шулкадәр ярата, кешедә булмаган иң затлы киемнәрне алып бирә, төрле яклап нык булыша. Чит авыл егетләре Рәй­хана артыннан өере белән йө­ри башлыйлар. Кыз барысын да кире кага. Хатларына җавап бирмәсә дә, йөрәк түрендә Рә­шит белән саташып яши, һич тә оныта алмый. Ләкин күк­тә никах укылмаса, җирдә ул берничек тә укыла алмый икән…

Шул егетләрнең берсе белән дуслашып киткәнен Рәйхана үзе дә аңламыйча кала, ә егет кызны ычкындырмас өчен, озак­ламый яучы җибәрә. Рәй­хананың әтисе шуны гына көт­кән ахыры, берсүзсез риза була. Егет тә укымышлы, чибәр. Шунда ук никах укыталар. Бу хәбәрне ишеткәч, Рәшит ял сорап, авылга кайта. Туп-туры кыз йортына килә. Гөлсем апа, нишләдегез сез, нигә безне аердыгыз, дип елый.

Синең әниең, улым ва­кыт уздырыр өчен генә йөри, дип әйткән иде бит. Безнең кызыбыз үзебезгә бик якын, кадерле. Без аның бәхетле булуын күрергә телибез. Син үзеңә тиң ярны табарсың әле. Тагын бер ел хезмәт итәсең бар бит әле, — ди Гөлсем.

Рәшит кайтып, әнисен бик нык ачулана, Таһирә хәтта 2 — 3 көн күршеләрендә кунып йөри. Ә егет, ялын да тутырмыйча, хезмәтенә китә. Аның ни ки­чергәннәрен ул үзе генә бел­гәндер.

Тугыз айдан соң Рәйхана кыз бала таба. Бабасы үләр алдыннан: “Кызымны бик иртә кияүгә бирдегез, югары уку йортына кереп, укырга иде әле аңа”, — дип әйтеп калдырган булган. Рәйхана, сабыена 8 ай тулгач, бабасының сүзеннән чыкмаска тырышып, югары уку йортына керә. Баланы әниләре карый, ире дә шушы авылга килеп эшкә урнаша. Хатын ял көннәрендә авылга кайтып-китеп йөри.

Шулай бервакыт, Рәйхана вокзалда автобус көтеп утыр­ганда, аңа кемдер карап тора төсле тоела. Як-ягына карана, беркем дә юк кебек. Автобуска утырып, кыз авылга китә. Юл­да каршылаучы юк бит ин­де, ни эләкте, шуңа утырып кай­тасың. Йөк машинасы килеп туктагач, Рәйхана сумкаларын кузовка ыргыта да үзе кабинага кереп утыра. Кайтып җиткәч, сум­калары артыннан үрелсә, өстән Рәшит карап торганын күрә. Рәйхана шакката. Рәшит, сум­каларны алып, сикереп тө­шә.

Җаным, яратам сине, ае­ры­лып кайт, балаң белән алам, — дип артыннан килә Рә­шит. Рәйхана борылып ка­рар­га да курка. Зинһар, кит, мин инде кияүдә, ди дә йортка кереп китә. Ә кичен ире, шайтан котыркан кебек: “Рәйхана, әйдә, клубка чыгыйк әле. Син дә ял итәрсең, мин дә сине сагындым, бергә йөреп кайтыйк”, — дип һаман әйди. Рәйхана күпме генә ка­рышса да, ире аны күндерә. Клубка килеп кергәч тә, Рәйхана Рәшитне күреп ала. Егет аңар­дан күзен дә алмый күзәтә. Хәтта ире шикләнә башлый:

Бу егет гел сиңа карап то­ра, альбомыңда да аның фо­тосы бар кебек күрдем. Кем соң ул? — дип сорый. Шул арада Рә­шит тә аларның каршысына килеп баса.

Син Рәйхананың ире­ме­ни?

Әйе, бу минем хаты­ным.

Әйдә әле, сөйләшик, — дип Рәшит аны клубтан алып чыга.

Бераздан берәү: “Рәйхана, иреңне үтерәләр бит!” — дип кычкыра. Хатын йөгереп чыга һәм сугышучыларны аера баш­лый, башка егетләр дә ярдәмгә килгәч, яшь пар качып котыла.

Шулай тормышлары дәвам итә. Инде еллар үткәч кенә, Рәшит, кемнәрдер аша сәлам әйтеп, күчтәнәчләр җибәрә. Тик Рәйхана күчтәнәчне алмый. Ире яшьли вафат булгач та, Рәшит сөйгәне янына килә, хатыны белән аерылырга вәгъдә итә, Рәйхана белән кушылырга димли. Әмма Рәйхана сүзендә тора: “Соң инде, балаларыңны ятим итмә, бәхетле бул”, — дип кире бора.

- Әле бүгенгә кадәр ты­ныч­лана алмый, ахыры. Теге хатынын ташлап, башканы ал­ган, диләр. Гомер дигән дәрьяга кушылып агасы, оны­тыласы килә, тик бернәрсә дә истән чыкмый шул. Урау юллар аша үткәннәр гел алга килеп баса, — дип тәмамлады сүзен ханым.

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы, Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 730

Комментирование запрещено