Иң кадерле һәм якын кешем

Расуловы1“Әнием — минем өчен ныклы терәгем, дустым, киңәшчем булды. Ул иң кайгыртучан, игелекле һәм ягымлы кеше. Аның күңелендә акыл һәм зирәклек, тормыш тәҗрибәсе һәм игелек яши… Ул иң яраткан кешем, ярдәмчем һәм рухландыручым”, — дип сөйли Асия Шәмсулла кызы РӘСҮЛОВА турында дүрт малай арасында үскән бердәнбер кызы.

Чынлап та, Асия апаның өендә кунакчыллык һәм юмартлык хөкем сөрә. Мин килгәч тә, хуҗабикә җәһәт кенә чәен куеп җибәрде, сый тулы өстәле артына утыртып, тәм-томнар белән сыйлый-сыйлый, гаиләсе турында сөйләп китте.

“Ирем Барый белән биш бала тәрбияләп үстер­дек. Йор­ты­бызда балалар­ның, онык­ларның һәм оныкчык­ларның яңгыравык тавышы беркайчан да тынмады, бәйрәмнәрдә дә, авырлык килгән сирәк вакытларда да туганнар белән очрашабыз, шатлыгын да, кайгысын да тигез бүлешәбез”, — дип гаилә бәхете серләре белән уртаклашты әңгәмәдәшем.

Асия апа 1937 елда Кара­калпак Автоном Республика­сының кечкенә генә бер шә­һәр­чегендә туа. Шенталы рай­онының Денис авылында туып-үскән әти-әнисе, кызлары туар алдыннан, Урта Азиягә күченеп киткәннәр.

“Гаиләдә бердәнбер бала булып үскәнгә, яшьтән үк зур гаилә турында хыяллана идем. 1949 елда әти белән әни туган ягыбызга кайтырга карар кылдылар. Мин җирле мәктәпкә йөри башладым, яңа өйгә, яңа кешеләргә тиз ияләштем”, – дип исенә төшерә Асия апа.
Кыз мәктәпне тәмамлагач, гаилә тагын күченә. Бу юлы Кыргызстанның Джелал-Абад шәһәренә. Асия педагогия учи­ли­щесына укырга керә, мәк­тәпкәчә яшьтәге балалар тәр­бияләү методикаларын өй­рәнә.

Әңгәмәбезгә апаның ире — Барый Рәсүлов та кушыла. “Джелал-Абад — Көнчыгыш базарлары белән генә түгел, курортлары белән дә дан тоткан шәһәр. Әнием, шул шифаханәләрнең берсендә ял иткәндә, яшь кенә татар кызы белән таныша. Бу минем булачак хатыным Асия булып чыга. Икенче көнне үк мин аның белән күрешергә килеп җиттем. Тыйнак, оялчан кыз бер күрүдә үк йөрәгемне әсир итте. 1959 елның 20 ноябрендә гөрләтеп туй уйнадык. Шул көннән башлап бик матур гомер кичерәбез”, — дип сөйләде Барый абый.

Педагогия училищесын тә­мамлаганнан соң Асиянең хыялы тормышка аша – ул балалар бакчасына тәрбияче булып эшкә урнаша һәм 30 елдан артык шунда хезмәт куя.
“Сабыйларның ихлас елмаюлары, нәни куллары белән муеныма сарылып, җылы сүзләр әйтүе — минем өчен иң зур бүләк иде”, — дип искә ала ул хезмәт елларын. Асия Шәм­сулла кызы үзенең биш баласын да тәрбияләргә вакыт таба.

“Тәрбия бирү тәҗрибәсе миңа күп кенә гаилә мәсьә­ләләрен хәл итүдә ярдәм итте. Үз балаларымда өл­кәннәргә, хезмәткә карата хөрмәт хисе тәрбияләдем. Алар әти-әниләренең нинди зур хезмәт белән акча табуын беләләр иде. Гаилә зур булуына карамастан, беркем дә бернәрсәгә дә мохтаҗ булмасын дип тырыштык. Аллаһыга шөкер, дүрт улыбыз да, кызыбыз да югары белем алдылар, лаеклы кешеләр булып үстеләр. Безгә 14 онык һәм 6 оныкчык бүләк иттеләр”, — дип сөйләгәндә, Асия апаның йөзе тагын да яктырып киткәндәй була.
1980 елда Рәсүловлар гаи­ләсе кабат Шенталы якларына күчеп кайта. Асия ханым торак-коммуналь хуҗалыкта контролер булып эшләп, пен­сиягә чыга.

Лаеклы хезмәте өчен ул күп тапкыр Рәхмәт хатлары, Мак­тау грамоталары, ә күп балалы ана буларак I һәм II дәрәҗә “Ана батырлыгы” медальләре бе­лән бүләкләнгән.
- Шенталыга кайткач, мин Җәмигъ мәчете каршындагы мәдрәсәгә йөри башладым. Биш елга якын гарәп телен, догалар өйрәндем. Бүген намаз укыйм, мәчеткә йөрим, мөселман бәйрәмнәрен оештыруда булышам. Кызым да бик матур итеп мөнәҗәтләр укый. Әлхәмдүлилләһ, — дип сүзен тәмамлады Асия апа.

Без Асия ханым Рәсүлова­ны һәм барлык аналарны Әниләр көне белән котлап, киң күңелле һәм сабыр булганнары өчен рәхмәт белдерәбез. Газиз кешеләребез, балаларының һәм оныкларының хөрмәтен һәм кайгыртучанлыгын тоеп, бәхетле һәм озын гомер ки­черсеннәр дигән теләктә калабыз.

Алинә Харисова.

«Бердәмлек».

Просмотров: 854

Комментирование запрещено