Мәскәү ислам институты һәм Болгар ислам академиясе хезмәттәшлек турында килеште

RV7A4526 (Копировать)Документны уку йорты ректорлары Дамир Мөхетдинов һәм Данияр Абдрахманов «Фәхретдин укулары» VII Бөтенроссия фәнни-гамәли онлайн-конференция кысаларында имзалады. 

Мәскәү ислам институты һәм Болгар ислам академиясе арасында фәнни-мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек итү турындагы килешүгә кул куелды. Документны уку йорты ректорлары Дамир Мөхетдинов һәм Данияр Абдрахманов «Россиядә ислам дине фикере: өйрәнү тәҗрибәсе һәм перспективалары» темасына «Фәхретдин укулары» VII Бөтенроссия фәнни-гамәли онлайн-конференция кысаларында имзалады. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.

 Килешү төп һәм өстәмә белем бирү, фәнни-мәдәни проектларны үстерү һәм фәнни тикшеренүләргә ярдәм итү өлкәсендә Мәскәү ислам институты һәм Болгар ислам академиясе арасында партнерлыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуны күздә тота.

Аерым алганда, яклар профессор-укытучылар составы белән алмашырга, ике югары уку йорты студентларына магистратура һәм докторантура программалары буенча белем алу мөмкинлеген бирергә, курслар, семинарлар, уртак конференцияләр, фәнни аралашулар, симпозиумнар уздырырга, уртак дистанцион белем бирү программалары оештырырга, уртак уку программалары төзергә килеште.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 584

Комментирование запрещено