Бәйрәмнәрегез котлы булсын!

kmakwjiX4eU1-233x300

Зәйтүнә Кәлимуллина, Гөлия Мөхәмәтова.

Ноябрьнең шушы көннәрендә хөрмәтле шәфкать туташы Зәйтүнә ханым Кәлимуллина, укытучы Гөлия ханым Мөхәмәтова олы бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Алар гомерләрен Гали авылында яшәүче халыкка хезмәт итүгә багышладылар.

Хөрмәтле Зәйтүнә апа, Гөлия ханым! 

Без сезне зур бәйрәмнәрегез – юбилейларыгыз белән тәбрик итәбез. Тормышыгызның һәр көне кояш нурлары кебек якты, күтәренке кәефле, куанычлы булсын! Сезгә бәхетнең иң зурысын, уңышның иң мулын, гомернең иң озынын телибез. 

Һәрвакыт шундый эчкерсез, шат күңелле, ихлас, ягымлы булып калыгыз! Балаларыгызның игелеген күреп яшәгез. Туганнарыгыз, якын дусларыгыз белән гөрләп үтсен гомерегез!

* * *

Хөрмәтле әбиләр, кадерле әниләр, барлык сөйкемле ханымнар! Сезне чын күңелемнән иң якты бәйрәм — Әниләр көне белән котлыйм һәм изге теләкләремне юллыйм.

Бу якты дөньяда иң зур байлык — сәламәтлек. Аллаһы Тәгалә барыбызга да хәерле исәнлек бирсен.  Аллаһыдан сорыйк: авыр чирләрдән дөньябызны арындырсын. Яман авыруны җиңәргә Аның гына көче җитә.

Киләчәк көннәребез якты булып, шатлыкка күмелсен. Балаларыбызга тәүфыйк, бәхет телик. Игелеклеләрен күреп яшәргә насыйп булсын. Һәммәбезнең күңелебезгә мәрхәмәт, изгелек орлыкларын салсын Аллаһым. Тату, дус яшик. Ризыклы, мул тормышта, гыйбәдәттә үтсен калган гомеребез. Вакытыбызның, саулыгыбызның, булган мөлкәтебезнең кадерен белик. Әмин!

Гали авылы халкы исеменнән “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Кәүсәр ханым ШӘЙХЕТДИНОВА.

Просмотров: 790

Комментирование запрещено