Гран-при — безнең уртак җиңү!

аСоциаль челтәрләрдәге татар төркемнәренең администраторлары һәм модераторлары арасындагы конкурсның нәтиҗәләрен чыгару, җиңүчеләрне билгеләү һәм бүләкләү эпидемиологик вазгыять тотрыкланганчы кичектереләчәк.

Исегезгә төшереп үтәбез, бу көннәрдә «Самар татарлары» сайты XI «Белем җәүһәрләре-2020» дөньякүләм файдалы татар интернет-проектлары бәйгесендә Гран-прига һәм кыйммәтле бүләккә лаек булды. Һичшиксез, әлеге җиңү - сайтыбыз администрациясенең, порталыбыз битләрендә үзләренең язмаларын бастыручы журналистларыбызның, төбәгебезнең төрле почмакларыннан хәбәрләрен җибәреп торучы авторларыбызның, хәтта даими рәвештә безнең хәбәрләрне укып баручы һәм мәкаләләр астында үз фикерләрен калдыручы дусларыбызның уртак казанышы! Бу уртак көчебезнең нәтиҗәсе, чөнки уңыш һәркемгә дә бәйле!

“Самар татарлары” мәгълүмат медиа-порталы үзе дә инде берничә ел рәттән социаль челтәрләрдәге Самар өлкә татар авыллары төркемнәренең, Самар өлкә шәһәрләрендә яшәүче милләттәшләребез өчен эшләнгән төркемнәрнең администраторлары һәм модераторлары арасында бәйгеләр игълан итә. Финалистларга өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте дипломнары һәм өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе тарафыннан акчалата премияләр тапшырыла.

2019 елның 15 октябреннән 2020 елның 1 октябренә кадәр дә мондый бәйге игълан иткән идек. Кызганычка, конкурсның нәтиҗәләрен чыгару, җиңүчеләрне билгеләү һәм бүләкләү эпидемиологик вазгыять тотрыкланганчы кичектереләчәк. Моның өчен гафу үтенәбез, безне  аңлавыгызга өмет баглыйбыз.

Тагын бер кат сайтыбызны кызыклы итүдә өлеш керткәннәрне уртак җиңүебез белән тәбриклим һәм олы рәхмәтләремне җиткерәм! 

Проект авторы һәм баш мөхәррире Римма Равил кызы НУРЕТДИНОВА.

Просмотров: 961

Комментирование запрещено