Камал театрында «Җанкисәккәем» спектакленең 25-еллык юбилеен билгеләп үттеләр

imgonline-com-ua-Frame-blurred-0Ia0qtipltSG25 ноябрьдә Камал театрында Туфан Миңнуллин пьесасы буенча Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән «Җанкисәккәем» спектакленең 25-еллык юбилеен билгеләп үттеләр.

Тантаналы вакыйга хөрмәтенә, артистлар тамашачыларга автографлы открыткалар бүләк итте.

Тамаша алдыннан спектакльнең иҗат төркеме — режиссёр Фәрит Бикчәнтәев, композитор Азат Хөсәенов, балетмейстер Сәлимә Әминова тамашачыларны сәламләде һәм куелыш хакындагы истәлекләре белән бүлеште.

kamalteatr.ru

Просмотров: 918

Комментирование запрещено