Яңа Ярмәкнең ике гаиләсендә — бер-берсенә охшаш аянычлы язмышлар…

12-300x233

Әниләр бәйрәменә һәм Халыкара инвалидлар көненә багышлап…

Әни… Җир йөзендә иң кадерле, иң изге, иң мәрхәмәтле кеше ул. Әни – ул гаилә учагын сүндермичә яши белүче.

Ана йөрәге… Ул барысын да аңлый, алдан ук сизә, кайгыларга түзә, шатлыкларга барсыннан да артыграк куана. Үз баласын нинди бар, шундый итеп кабул итә.

Дөрес, аналарның да бар төрлесе: баласын ятимлектә үстерүчесе, хәтта газизен акчага сатып җибәрүчесе. Бүгенге язмамда андыйлар турында түгел, ә алдагы юлларыма туры килгәннәре хакында сөйлисем килә. Ике ана, ике гаилә, бер-берсенә охшаш ике язмыш, бала хәсрәте турында язачакмын…

Яңа Ярмәк авылында яшәүче Мифтаховлар гаиләсенең йортларына керсәң, тәртипкә һәм чисталыкка хәйран калырлык…. Йорт хуҗасы Рәфкать Рәхимҗан улы балачактан ятим калып, үги әни белән үсә. Акыллы, сабыр бала мәктәптә дә тырыш була. Ятимлекнең ни икәнлеген үз җилкәсендә татый. Шуңамы бик гадел булып, иртә кул арасына кереп, бөтен эшне җиренә җиткереп эшләргә өйрәнә. Колхоз эшенә йөри, тимер-томыр белән кызыксына. Мәктәпне укып чыгып, берничә һөнәр үзләштерә, армия сафларында хезмәт итеп кайта һәм гаилә корып җибәрә. Сабыр холыклы Рәмзия исемле чибәркәйне яр итеп сайлый.

Гаилә матур гына яшәп китә. Бер-бер артлы лачын кебек ике малай – Ришат белән Ринат — дөньяга килә. Ай үсәсен көн үсеп, уллар мәктәпкә йөри башлыйлар, сау-сәламәт булалар. Киләчәктә көтмәгәндә бер улларының чирләп китүе әти-әнинең уйларына да кереп чыкмый…

Әйе, язмышка ни язылганын беребез дә белми шул… Бервакыт Ринатларының аяклары сызларга тотына. Ул аларны көч-хәл белән генә өстерәп йөри башлый. Ә бераздан ул бөтенләй дә йөри алмаслык хәлгә килә. Ата-ана, билгеле, балаларын нинди генә табибларга алып бармыйлар, әби-чәбиләрне әйткән дә юк инде, нинди генә дарулар кулланмыйлар, тик файдасы гына тими…

Авыл җирендә эш тә күп. Мифтаховларның хуҗалыгы зур: мал-туар, кош-корт, бакча… Рәфкать гел юлда, аның эше шул, ул гаиләне акча белән тәэмин итәргә тиеш.

Бу гаиләдә һәрвакытта да аңлашу, татулык хөкем сөрә. Бөтен күңел җылыларын Ринатка бирергә тырышалар. Улларына коляска сатып алалар, ә укытучы апалары малай янына йөреп укыталар. Шулай итеп ул 9 сыйныфны тәмамлый. Чыгарылыш кичәсенә әнисе белән бара. Иптәшләре дә аны читкә типмиләр.

Моннан берничә ел элек авылдашыбыз Наҗия апа Хәсәнова да шундый ук язмышлы улы белән авылыбызга кайтып урнаша. Аның улы Раил дә йөри алмый, коляскага калган була. Бер-берсенә охшаш язмышлы Ринат белән Раил аерылмас дусларга әвереләләр. Ике егеткә дә компьютерлар алып бирелә. Бергәләшеп, әле бер өйдә, әле икенчесендә алар компьютерны үзләштерәләр.

Ике ана да бу дуслыкка куанып бетә алмый. Ләкин аларга озак шатланышып яшәргә язмаган була… Көтмәгәндә Раилнең хәле авыраеп китә һәм ул чирдән айный алмый, бу дөнья белән мәңгегә хушлаша. Үз башларыннан кичергән аналар мондый югалтуның ни икәнен беләләрдер…

Дусты Ринатның да бу фаҗигане ничек кичерүен сүзләр белән генә аңлатып булмый. Ул ашамый, эчми, сөйләшми. Урамда да сирәк күренә башлый. Аның холкы да бик үзгәрә, ә хәле көннән-көн начарлана бара. Ана баласы яныннан бер минутка да китми, аны карый, юата. Ләкин инде Ринатка берничек тә ярдәм итеп булмый. Күп тә үтми, ул да мәңгелеккә күзләрен йома. Рәмзия белән Рәфкатьнең күңелләре ничек өзгәләнгәннәрен үзләре генә беләдер инде…

Исән-сау булган балаларын да ташлап китүче аналар заманында шундый түземле, мәрхәмәтле аналарның булуы — бик зур бәхет ул. Мөмкин булса мин аларга һәйкәл куяр идем!

Башка аналарга телим шуны гына:

Бала хәсрәтләре килмәсен,

Гомер буе балкып яши торган

Күкләрендә кояш сүнмәсен.

Ринатның бакый дөньяга күчүенә тугыз ел вакыт үтте инде, атасы белән анасы догалар укытып торалар, һәрвакыт исләрендә ул сабый. Һәрбер кылган дога шушы мәрхүм балаларның (Раил белән Ринатның) рухларына барып ирешсен иде.

Рәмзия белән Рәфкать Мифтаховлар.

Рәмзия белән Рәфкать Мифтаховлар.

Рәмзия ханым белән Рәфкать әфәнденең олы уллары Ришат өйләнде, яшьләр әти-әниләренә оныклар бүләк иттеләр.

Мифтаховлар гаиләсе турында, бу мөлаем пар хакында болай гына язып бетереп булмый. Рәфкать ничәмә еллар инде газ хуҗалыгында эшли, бик күп Мактау кәгазьләре иясе ул. Аның өстенә суыткычлар (холодильниклар) ремонтлау белән дә шөгыльләнә, моның өчен аерым остаханә (мастерской) төзегән. Бер шалтырату була, Рәфкать йөгереп килеп җитә.

Гомумән, икесенең дә кулларыннан килмәгән эшләре юк, аннан бик тә игелеклеләр алар. Нинди генә гозер белән мөрәҗәгать итсәң дә, каршы килеп, борып чыгармыйлар, ә киресенчә ярдәм кулы сузарга әзер торалар. Авылыбызда нинди генә чара үтмәсен, Мифтаховлар гаиләсе – иганәче. Мәктәптә яисә клубта бәйрәм-фәлән дисеңме, Сабан туемы – барсы да алар катнашында үтә. Рәмзиябез – үзешчән сәхнә артисткасы дә әле, ул җырлаганда хәтта сандугачлар да көнләшеп тыңлап торалар сыман. Хәзерге ата-улны, ул атаны белми торган заманда шундый мәрхәмәтле авылдашларым булганга мин куанып бетә алмыйм.

Рәмзия һәм Рәфкать! Алга таба да бер җан, бер тән булып, сөеп-сөелеп яшәгез. Сез пар килгәнсез, бер-берегез өчен тугансыз. Мәхәббәтегез тигез һәм гомерле булсын. Улыгызның, киленегезнең, оныкларыгызның игелеген күреп, шулай исәнлектә-иминлектә яшәргә насыйп итсен.

Рузалия ГАФУРОВА.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 1245

2 комментариев

  1. Исанлек,саулык телибез сезге!!!

  2. Исэнлек, кунел тынычлыгы телим сезгэ!