«Болгар радиосы» премиясен «Мисс Татарстан-2017» Зөлфия Шәрәфиева алып барачак

илфар+каримов«Быел утыздан артык номинация булачак», — ди «Болгар радиосы» генераль директоры Наилә Хәйдәрова. 

Быел «Болгар радиосы» VIII Милли музыкаль премиясен «Мисс Татарстан—2017» исеменә лаек булган Саба районы кызы Зөлфия Шәрәфиева алып барачак. Бу хакта милли музыкаль премиягә багышланган матбугат конференциясендә «Болгар радиосы» баш мөхәррире, продюсеры Илфар Кәримов хәбәр итте.

«Тамашачыларга шушы авыр чорда бераз борчуларны онытып, бәйрәм рухын, Яңа ел якынлашканын тою кирәк. Шул рәвешле „Болгар радиосы“ тарафыннан еллык нәтиҗәләр чыгарырга булдык. Бәйрәмне мин, Рөстәм Гайзуллин һәм „Мисс Татарстан — 2017“ Зөлфия Шәрәфиева алып барачакбыз», — дип сөйләде Илфар Кәримов.

Зөлфия Шәрәфиева үзе матбугат конференциясендә була алмады, әмма видео аша журналистларны һәм конференциядә булучыларны сәламләде. «Мин, Зөлфия Шәрәфиева, һәм мин — „Болгар радиосы“ милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасын алып баручыларның берсе. Үзем һаман да ышанып бетә алмыйм. „Болгар радиосы“ командасына ышанычлары өчен рәхмәт. Туган ягымда татар телендә шушы зур чараны алып бару минем өчен икеләтә дәрәҗә», — диде ул.

«Быел, әлбәттә, онлайн форматта эшлибез. Кем белгән: кеше килерме, юкмы. „ТНВ Татарстан“, „ТНВ- Планета“ каналларында турыдан-туры трансляция булачак. Быел утыздан артык номинация булачак», — диде «Болгар радиосы» генераль директоры Наилә Хәйдәрова. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 1143

Один комментарий