Илһам Вәлиев: Җырчылар Илһам Шакировның бормаларын үзгәртмичә кулланырга бурычлы

KSF02961[1]Илһам Шакировка багышланган концертта җырчының мирасы киләчәк буыннарга калырга тиешлеге искәртелде.

Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Илһам Вәлиев халык җырчысы Илһам Шакиров башкаруында кулланылган алымнар хәзерге җырчылар тарафыннан үзгәрешсез һәм тиешле урында кулланылырга тиеш дип саный.

«Илһам Шакиров башкарган бормаларны һәр җырчы да кабатлый алмый, дигән фикер бар. Бормаларны башкаруның бернинди дә авырлыгы юк, дөрес урында куллана белү кирәк. Илһам абый моңа бик оста иде. Аның һәр җыры кино кебек күз алдына килә. Шуңа күрә аның алымнарын, эшкәртүләрен бер үзгәртүсез кулланырга тиешбез», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ул Илһам Шакировны уздырырга да, кабатларга да тырышмавын әйтте. «Аның репертуары яшәсен һәм киләчәк буыннарга калсын иде. Илһам абыйны мин укытучым, остазым дип атыйм, чөнки яшь чакта аның җырлау манерасын, җырларын күп өйрәнергә туры килде. Сәхнәдә беренче адымнарымны ясауда Илһам абыйның йогынтысы булды», — ди Илһам Вәлиев.

Продюсер Рифат Фәттахов фикеренче, Илһам Вәлиев белән бер сәхнәдә чыгыш ясау — яшь башкаручылар өчен зур сынау ул. «Рәшит Ваһапов, Илһам Шакиров һәм Хәйдәр Бигичевтан соң килгән яшь буынның иң көчле татар тавышы иясе ул — һичшиксез, Илһам Вәлиев. Һәр җырчыны мәңгеләштерүнең төп юлы — аның иҗатын яшәтү», — диде Рифат Фәттахов.

«Илһам ага озак еллар дәвамында фондыбызның дусты иде, ул фестивальдә жюри рәисе булды. Бүген сәхнәгә чыккан яшь җырчылар заманында нәкъ менә Илһам Шакировтан хәер-фатыйха алган. Аның истәлегенә багышланган концертлар алга таба да булачак. Бүгенге концертның үзенчәлеге — аның беренче тапкыр Илһам агага багышланган булуында», — диде фонд җитәкчесе Рифат Фәттахов.

Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев бүгенге концертны «ике Илһам бәйрәме» дип бәяләде. «Татар кайда гына яшәсә дә татар булып калырга тиеш. Җырчы татар телендә башкара икән, ул беркайчан да татарлыгыннан читкә китмәс. Илһам, синең исемең дә, фамилияң дә уңышлы», — диде уены-чыны белән ул һәм җырчыга Илһам Шакиров сурәте төшкән чәй сервизын бүләк итте.

Татар дәүләт филармониясендә үткән «Илһамнан — Илһамга» концертында Илһам Шакиров репертуарыннан «Идел буе каеннары», «Ак калфак», «Җәй айлары», «И, мөкатдәс илем», «Әниемә хат», «Ялгыз көймә», «Яшь наратлар», «Өнсә», «Җырланмаган әле безнең җыр», «Чулпан» кебек җырлар, «Наемщик» музыкаль драмасыннан Батырҗан ариясе, «Эшче» операсыннан Нигъмәт ариясе башкарылды. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 752

Комментирование запрещено