Кешеләргә хезмәт иткән өчен

1а1Күптән түгел Сызран хакимиятенең социаль һәм яшьләр сәясәте идарәсендә «Халыкка хезмәт иткән өчен» дип аталган истәлек билгесе тапшыру тантанасы узды. Әлеге бүләк Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров карары буенча быел гына кертелгән. Мактау билгесе яңа коронавируска каршы көрәшүче медицина хезмәткәрләренә, эшмәкәрләргә, волонтерларга, җәмәгать эшлеклеләренә һәм актив гражданнарга тапшырыла.

“Халыкка хезмәт иткән өчен” истәлек билгесе белән бү­ләкләнүчеләр арасында милләттәшләребез — Сызран мөсел­ман­нары да бар иде. Тантанадан соң “Азан” мәчете имамы Фәрит хәзрәт ИБРАҺИМОВ белән хәйрия эшчәнлеге турында сөйлә­шеп алдык.

- Фәрит хәзрәт, Сез­не шундый зур бүләк алуы­гыз белән котлыйбыз. Мәче­те­гезнең хәйрия эшчән­леге ту­рында тулырак сөйләп китә ал­массызмы?

- Котлавыгыз өчен зур рәх­мәт. Өлкәдә короновирус бе­лән бәйле үз-үзеңне изо­ля­цияләү режимы кертелгәч тә, яшь активистларыбыз өлкән яшьтәге гражданнарга, ялгыз яшәүчеләргә ничек тә булса ярдәм итәсе иде, дигән тәкъдим керттеләр. Без мохтаҗларны барлап, исемлек төзедек һәм һәр җомга намазыннан соң, кайвакыт атнага икешәр тапкыр, азык-төлек, дарулар, көндәлек тормышта кирәк әйберләр тутырылган тартмалар тарата башладык. Исемлегебездә бар­лыгы ике йөзгә якын кеше иде.

- Әлеге кирәк-яракларны сатып алу өчен акча да байтак киткәндер?

- Мохтаҗлар өчен барлык кирәкле әйберләр “Азан” мә­чете мәхәлләсе халкы җый­ган садака акчасына сатып алын­ды. Алар арасында шактый хәлле кешеләр, эшмәкәрләр дә бар. Алар безнең идеяне хуплап, әлеге акциядә бик теләп катнаштылар. “Сәлам” яшьләр хәрәкәте җитәкчесе Ильяс Ирек улы Шәкүровка, Сызранда танылган һәм хөрмәтле кеше, уңышлы эшмәкәр, җәмәгать эшлеклесе һәм меценат Илдус Гаяз улы Гыйльмановка, Наил Рәхимҗан улы Байбиковка, хәй­рия фонды активисты Илгиз Биккиняевка аерым рәхмәтем­не җиткерәсем килә. Форсаттан файдаланып, аларны да «Ке­шеләргә хезмәт иткән өчен» дип аталган истәлек билгесе белән бүләкләнү уңаеннан котлыйм.

- Белгәнемчә, Сызран шә­һәре мөселман җәмгыяте пан­демиягә кадәр дә хәйрия эш­чәнлеген актив алып бара иде. Мөмкин булса, бу турыда да бераз сөйләгез әле.

- Әйе, мохтаҗ булганнарга хәлдән килгән кадәр ярдәм итәргә тырышабыз. Мәсәлән, берникадәр вакыт элек, мөм­кинлекләре чикләнгән ике улы белән яшәүче олы яшьтәге бер апа мөрәҗәгать иткән иде. Ул гаиләдә проблемалар бихисап. Без аларга өйләрен төзекләндерергә ярдәм иттек, йорт тирәсендә вак-төяк эш­ләрне башкарабыз, гомумән, алар белән һәрдаим элемтәдәторабыз. Бәлки ишеткәнсездер, быел май аенда Ми-8 вер­толетында Чукоткада 26 яшь­лек пилот Хәмзә Солтанов һәлак булды. Ул Сызран очу училищесында укыган безнең яшь активистларның берсе иде. Аның ике баласы калды. Бу гаиләне дә ярдәмебездән ташламыйбыз. Гомумән, безгә ярдәм сорап килгән һәрбер кешенең зарын тыңлап, ярдәм кулы сузарга тырышабыз. Пандемия вакытында мохтаҗ­ларның нинди диндә, нинди милләт кешесе булуын карап тормадык, бөтенесенә дә бер­тигез тараттык, — дип тәмам­лады сүзен әңгәмә­дәшем. 

Әйе, коронавирус панде­миясе гадәти тормыш рәвешен үзгәртте. Ул җәмгыятьне бер­ләштергән гомуми бәлагә әве­релде, кеше кайгысына бита­раф булмаган кешеләр күбәй­де. Әлеге күркәм сыйфатлары­быз коронавирус зәхмәтен җи­ңеп чыккач та саклансын иде.

1а131 41 51

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 667

Комментирование запрещено