Коръән тәфсире мөхәррире Россия Диния нәзарәте фәтвасы белән килешмәвен әйтте

E3875E46-9575-4A54-B25E-2ECDAD35A8FD-640x410Мөхәммәд Сәид Әл-Рошд Коръәндә рөхсәт ителгән әйберне тыярга ярамаганлыгын искәртте.

. Коръән тәфсиренең мөхәррире, Коръәнне тәрҗемә иткән Валерия Порохованың ире Мөхәммәд Сәид Әл-Рошд Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең башка диндәге кызларга өйләнүне тыя торган фәтвәсе белән килешми. Бу турыда ул Мәскәү татарлары штабы утырышында әйтте.

«Коръәндә рөхсәт ителгән әйберне тыярга ярамый, аятьләр гамәлдән чыгарыла алмый. Әгәр дә христиан һәм яһүди хатын-кызлары әдәпле һәм лаеклы булса, Коръәндә аларга өйләнергә рөхсәт ителә. Хатын-кыз үз динен үзгәртергә бурычлы түгел, аны Исламга күчәргә мәҗбүр итәргә ярамый. Кызыксындырырга була, тик көч белән мәҗбүр итмәскә», — диде ул.

Мөхәммәд Сәид Әл-Рошд сүзләренчә, тормыш иптәшен сайлаганда, иң мөһиме, аның рухи кыйммәтләре һәм фикер йөртүе сиңа якын булуын аңлау.

Моңа кадәр Россия мөселманнары Диния нәзарәте кабул иткән фәтвә мөселманнарга башка диндәге кызларга өйләнүне тыя. Әлеге карар белән кайбер дин әһелләренең килешмәве турында хәбәр иткән идек.

Мөхәммәд Сәид Әл-Рошд — Валерия Порохова тәрҗемә иткән Коръән тәфсиренең мөхәррире. Ул 1975 елда Валерия Пороховага өйләнә. Аннары Валерия Порохова Мөхәммәд Сәид Әл-Рошдның туганы ягы — Сириянең Дамаск шәһәренә күченеп килә, Ислам динен кабул итә һәм исемен Иман дип үзгәртә. Шуннан соң Иман Валерия Порохова 11 ел дәвамында Коръәнне тәрҗемә итү буенча эшли.  

tatar-inform.tatar

Просмотров: 677

Комментирование запрещено