Хәния Фәрхи истәлегенә яңа ҖЫР дөнья күрде (ВИДЕО)

news_31288Азнакай районы Актүбә эшчеләр бистәсендә яшәүче Ләйлә Карамова һәм Казан шәһәрендә яшәп иҗат итүче Гөлсинә Сабыр Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи истәлегенә «Хәниябез» дип аталган җыр иҗат иткәннәр. Тыңлап карыйк…

“Хәния апабызның җырларын һәм үзен бик яратам. Исән вакытында мин аңа үзе турында язып бик күп шигырләр биргән идем… Бик сагындырса да, мәрхүмнәр кире кайта алмый шул!..

«Хәниябез» җырын беренче тапкыр Тәтешле мәдәният сараена барып тәкъдим дә иттек. Анда Хәния Фәрхинең сеңлесе Фирүзә, абыйсы һәм җиңгәсе белән очраштык. Фирүзәне күргәч гүя Хәния апа безнең каршыбызга чыккан кебек булып китте. Бик тә авыр кичердем мин Хәния апаның вафат булуын. Иҗатташ дустым Гөлсинә Сабыр белән язган җырыбыз Хәния апаның рухына дога булып яңгырасын иде”, дип уртаклашты «Җырлы язмышлар» төркеме җитәкчесе Ләйлә Карамова.  

matbugat.ru

Просмотров: 842

Комментирование запрещено