«Бердәмлек» газетасыннан, 4 декабрь, 2020 ел

0f3d5

разия аюповаСамара өлкәсе хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе

Разия Азимҗан кызы Әюповага!

Разия ханым — халык асылын саклаучы уңган, тырыш татар хатын-кызларыбызның берсе. Ул җитәкләгән өлкә “Ак кал­фак” хатын-кызлар оешмасы да мил­ләтне, телне, динебезне һәм гореф-гадәтләрне саклауда һәм үстерүдә зур эшләр баш­кара. Аның тырышлыгы белән татарлар күмәкләшеп яшәгән өлкә авылларында оешманың бүлекчәләре булдырылды. Разия апа безне, шул бүлекчәләр җитәкчеләрен, яңа эшләргә рух­ландырып тора. Ерак араны якын итеп Казанда узган “Ак кал­фак” җыеннарына бара, ан­да ишет­кән-күргәннәрне безгә дә җит­керә. Бу тырыш җитәкче­дән баш­ка җәмгыятебезнең эше мон­дый уңышлы булмас иде.

Хөрмәтле Разия апа! Сезне чын күңелдән туган көнегез бе­лән тәбрикләп, саулык-сә­ламәт­лек, якты, бәхетле көннәр телибез. Сабыр холыклы, мәр­хәмәтле, ярдәмчел сез. Киләчәктә дә гомер юлла­рыннан кыю атла­гыз, олы йөрәкле булып калы­гыз. Ба­лаларыгызның, онык­лары­гыз­ның, туганнарыгызның, дус­лары­гызның кадер-хөрмә­тенә күмелеп яшәгез.

Өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының Пох­вистнево районы бүлекчәсе әгъ­залары исеменнән Илһа­мия Кәримова.

* * *

Самара шәһәре,

Арцыбушевский урамы

Разия Азимҗан кызы Әюповага!

Кадерле әниебез, яраткан әбиебез, сөекле туганыбыз! Җир йөзендә безнең өчен синнән дә якын, синнән дә рәхимле зат юктыр. Һәрвакыт эш сөю­чән, тырыш, эчкерсез күңелле, гаделлегең һәм тыйнаклыгың белән үрнәк булып торасың. Син – нигезебезнең тоткасы, өе­безнең яме. Балаларыңа, онык­ларыңа биргән яхшы тәр­бияң, төпле киңәшләрең өчен иң зур рәхмәтләребезне җит­керәбез.

Кадерлебез! Туган көнең бе­лән котлап, сиңа бәхетле карт­лык, җан тынычлыгы, тән сихәтлеге телибез. Һаман шулай изге күңелле булып, балаларың һәм оныкларыңның игелеген күреп, уңышларына сөенеп, озын гомер кичерергә насыйп булсын. Без сине бик яратабыз.

Син бит безнең өчен Кояш,

Синнән нурлар алып яшибез.

Озак яшә, мәңге картайма.

Иң кадерле якын кешебез.

Гомерне бит еллар

                             билгеләми,

Яшәү дәрте булсын күңелдә.

Сәламәтлек, бәхет,

                                 куанычлар

Юлдаш булсын сиңа гомергә.

Кызларың Наилә, Галия гаиләләре белән, кодагый­ла­рыңһәм туганнарың Фә­рит, Рузалия, Гөлшат һәм Наи­лә.

* * *

Милли җанлы дустыбыз,

Самара өлкәсе хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе, “Бердәмлек” газетасының актив хәбәрчесе

Разия Азимҗан кызы Әюповага!

Хөрмәтле Разия ханым! Са­мара татарлары сезне мил­ли җанлы, һәркемгә ярдәм ку­лын сузарга әзер булган шәхес буларак беләләр. 90­нчы еллар­дан бирле милли тормышта кай­нап яшисез, бар­лык чара­ларда актив кат­нашасыз. Биш ел элек өлкә хатын-кызларының “Ак кал­фак” бүлеген җитәкләп, байтак кына файдалы, кызыклы чаралар үткәрергә өлгердегез.

Сез — “Бердәмлек” редакция­сенең күптәнге дусты, газе­тага әһәмиятле те­маларга мәкаләләр язып то­расыз. Аларда туган теле­безне, милләтебезне саклап калу проблемаларын күтәрәсез, балаларны мил­ли рухта тәр­бияләргә өн­дисез.

Хөрмәтле Разия ханым! Без сезне чын күңелебездән туган көнегез белән котлап, иң изге теләкләребезне җиткерәбез. Һәр­вакыттагыча көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм яр­дәмчел булып калыгыз. Уй-те­ләкләрегез киң, туар таң­нарыгыз тыныч, саулыгыгыз нык­лы бул­сын! Балаларыгыз­ның һәм онык­ларыгызның иге­ле­ген күреп озак яшәргә язсын Ходай!

“Бердәмлек” редакциясе хезмәткәрләре.

* * *

рамазановаЮжный город микрорайоны,

Николаевский проспекты

Наҗия Хисаметдин кызы Рамазановага – 80 яшь!

Кадерле әниебез, яраткан әбиебез! Сине чын күңелебез­дән туган көнең белән котлап, йө­рәкләребездән чыккан иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Һәр­вакыт нурлы, ачык йөзең бе­лән каршы алып, кыен чакта юатканың, дөрес киңәшләрең өчен сиңа мең рәхмәт. Ходай сине бездән, безне синнән аермасын.

Котлы булсын туган көнең,

                                           әни,

Гомерең үтсен шатлыкта.

Кайгы күрмә, чирне белмә,

Һич бирешмә картлыкка.

Гомерең матур узсын, әнкәй

                                   бәгърем,

Кайгы-хәсрәт килә күрмәсен.

Йөзең һаман аяз, көләч

                                      булсын,

Күзләреңнең нуры сүнмәсен.

Изге теләкләр белән ул­ларың Мөнир, Рамил, Рә­шит, кызың Рәмзия гаиләләре бе­лән, оныкларың Ләйсән, Ли­нара, Раил, Илмира, Руслан, Дәлия, Динара.

* * *

Наҗия Хисаметдин кызы Рамазановага!

Кадерле туганыбыз! Без сине юбилеең белән котлап, корычтай исәнлек, җан тынычлыгы, озын гомер телибез. Туар таңнар яңа сөенечләр, килер көннәр яңа шатлыклар алып килсеннәр. Балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, рәхәттә яшәргә Ходай насыйп итсен.

Ак бәхетләр юлдаш булсын

                                           сиңа,

Көннәреңне шатлык бизәсен.

Сәламәтлек – үзе бәхет бит

                                                 ул,

Ходай шуннан мәхрүм

                                   итмәсен.

Изге теләкләр белән апаң Миниса, сеңелең Сәрия, Рә­мис, Салават, Ләйләгөл, Ирина, Үмәр.

* * *

гарифуллиныПохвистнево районы,

Венера авылы

Тәлгать Галимулла улы һәм Әминә Шәяхмәт кызы Гарифуллиннарның

бергә гомер итүләренә – 55 ел!

Кадерле әтиебез џәм әниебез! Без сезне истәлекле көнегез бе­лән чын күңелебездән котлый­быз. Сезгә исәнлек-саулык, кояш­лы, аяз көннәр, озын гомер, гаи­лә бәхете, пар канатлы булып, ти­гез гомер кичерүегезне телибез. Ту­ар таңнар яңа сөенечләр, килер көннәр яңа шатлыклар алып килсеннәр.

Ничек түләп бетерербез

Гомер биргән өчен безгә.

«Балам» диеп, янып-көеп

Яшәгәнгә рәхмәт сезгә.

Күпме генә рәхмәт әйтсәк тә

                                           без,

Бик аз булыр кебек күңелгә.

Бәхет, шатлык кына юлдаш

                                   булсын,

Әткәй, әнкәй, сезгә гомергә.

Изге теләкләр белән улы­гыз Салават, киленегез Рита, оныкларыгыз һәм онык­чыкларыгыз.

* * *

Похвистнево районының Мәчәләй авылында туып-үскән, хәзерге көндә Самарада яшәүче

Халит Мөгаллим улы Субеевка – 50 яшь!

Сөекле улым, кадерле тор­мыш иптәшем, әтиебез, туга­ны­быз! Без сине чын күңелдән юби­леең бе­лән котлыйбыз. Озын го­мер, тә­неңә исәнлек, җа­ныңа ты­ныч­лык, гаиләңә иминлек, бәхетнең тулысын, мәхәб­бәт­нең олысын телибез. Алда­гы көннәреңдә дә гел шулай изге­лекле, юмарт, ярдәмчел, безнең барыбызга да терәк булып кал, калган гомерең дә шатлыкта, муллыкта, рәхәттә үтсен.

Туган көнең белән котлыйбыз,

Ак бәхетләр сиңа телибез.

Гомер юлың озын булсын,

Кайгы-хәсрәт урап үтсен.

Иң изге теләкләр белән әниең Рәкыйбә, тормыш ип­тәшең Сәйдә, балаларың Ре­нат, Кәрим, Галия, ту­ганна­рың Суфия, Фатыйх, Әминә, Зө­фәр, Вәсилә, Мәрь­ям, Миңнур, Асия, Нурия гаиләләре белән.

Просмотров: 1363

Комментирование запрещено