Кешелекле булу үрнәге

Галия11Өлкән буын кешеләре бүгенге яшьләрне “интернет һәм социаль челтәр балалары” дип атый, күп вакытта җавапсыз­лыкта һәм әхлаксызлыкта шелтәләп алырга да кыенсынмый. Бәлки шулайдыр да. Ә менә Самара шәһәренең “Яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру агентлыгы”нда гражданлык-патриотик эш­ләр бүлеге менеджеры булып эшләүче Галия Гыйнәт кызы КАШЕВСКАЯ моның белән бер дә килешми, чөнки яшьтәшләре арасында ярдәмгә килергә әзер булган игелекле, киң күңелле кешеләр шактый күп икәнлеген бик яхшы белә.

- Соңгы елларда өлкәбездә волонтерлык хәрәкәте зур үсеш алды. Үз теләге белән яр­дәм итүчеләрнең күпчелеге – студентлар. Алар һөнәри бе­лем алырга да, хәйриячелек бе­лән шөгыльләнергә дә өл­герәләр, — дип сөйли Галия.

Самарада узган футбол чем­пионаты вакытында да, ко­рона­вирус пандемиясе баш­лан­гач та, волонтерлар ярдәмгә килде­ләр. Үз-үзеңне изо­ля­ция­­ләү режимы кертелгәч, ил кү­лә­мендә “Без — бергә” дип атал­ган волонтерлар хәрәкәте киң колач җәйде. Волонтерлар, эш­мәкәрләр, “Гомумроссия ха­лык фронты” иҗтимагый хәрә­кәте активистлары өлкән яшь­тәге һәм сәламәтлеге чик­ләнгән кешеләргә азык-төлек һәм дару­лар сатып алырга ярдәм итә­ләр.
Менә Галия Гыйнәт кызы да, үз-үзен изоляцияләп, өйдә тик утыра торган кешеләрдән түгел. Дөньяны биләп алган пандемиягә каршы торуда файдалы буласы килеп, ул үз теләге белән “Без — бергә” волонтерлар штабын табып ала һәм шунда эшли башлый.

- Олы кешеләрнең күбесе интернеттан файдалана бел­ми, шуңа үз-үзеңне изо­ляцияләү чорында аларга аеруча кыен туры килә. Ничек эшлибезме? Ярдәмгә мохтаҗ кеше кайнар телефоннарның берсенә шалтыратып, нинди ашамлыклар яисә дарулар кирәклеге турында хәбәр итә. Аның исем-фамилиясе, адресы һәм телефон номеры язып алына һәм шәһәр районындагы штаб филиалларына җибә­релә. Районнарга билгеләнгән волонтерлар адресларны бү­лешеп, эшкә керешәләр. Һәр волонтер инструктаж уза, битлек, перчатка һәм анти­септик белән тәэмин ителә. Шуннан соң гына ул кибеткә яки даруханәгә бара һәм кирәкле товарлар сатып ала.

Азык-төлек китерер ал­дыннан волонтерлар пенсио­нерга шалтыратып заказны кайсы вакытта һәм кем ки­терәчәген хәбәр итәләр. Һәр гаризага аерым номер бер­кетелә, олыларга аны отып ка­лырга кирәк. Шул номер­ны әйткән кешегә генә ишек­не ачарга ярый. Бу өлкән яшь­тәге кешеләрне мошенник­лар­дан саклау өчен кирәк. Ка­гыйдә буенча, волонтерга фа­тирга керергә ярамый.

“Без — бергә” акциясе өлкә районнарында да киң тарал­ган. Язга кадәр штабка 100 мең­нән артык кеше мөрәҗәгать итте. Без аларга ярдәм итә алуыбызга бик шатбыз, — дип сөйли Галия ханым.
Волонтерларның хезмәтен өлкә һәм шәһәр хакимияте дә югары бәяли. Мәсәлән, Яшьләр көне кысаларында Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров “Без — бергә” акциясенең 20 волонтерына “Бөтенроссия үзара ярдәм акциясен оеш­тыруга керткән өлешегез өчен” медальләре һәм Россия Федерациясе президенты гра­моталарын тапшырды. Бү­ләк­ләнүчеләр арасында Га­лия Гыйнәт кызы да бар иде. “Без йөрәк кушуы буенча яр­дәм итәбез, хезмәтебез өчен акча да, башка матди фай­­да да көтмибез. Шулай да, губернатор тапшырган бүләккә чын күңелемнән шат­мын”, — дип тыйнак кына шат­лыгы белән уртаклаша Галия.

Кызганычка, өлкәбездә эпи­демиологик вазгыять әлегә кадәр киеренке, 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә өйдә калырга киңәш ителә. Шуңа “Без — бергә” акциясе эше дәвам итә. Хәзер штаб 3500гә якын волонтерны берләштерә, һәм алар төгәл график буенча эшлиләр. Теләге булган һәр кеше акциягә кушыла ала.

Илгә шундый бәла-каза килгәндә, берләшә бел­гән, бер-беренә ярдәмле, игъ­тибарлы булган милләт кенә кыенлыкларны җиңеп чыга ала. Волонтерлар безгә кешелекле булу үрнәге күрсәтә.

Алия АРСЛАНОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 744

Комментирование запрещено