Укытучысы нинди — укучысы да шундый

Вторник бердэмлек

Педагог Гөлүсә Шакирова-Плотер (уңда) студенты белән.

Соңгы вакытларда телевизорда, газета-журналларда, интер­нет челтәрендә WorldSkills (Ворлдскиллс) сүзен еш ишетергә ту­ры килә. Нәрсә соң ул һәм нәрсә белән шөгыльләнә дип кы­зык­сынып, интернет пәрәвезенә кереп киттем. Озак эзләргә туры килмәде, WorldSkills – халыкара коммерция белән шөгыльлән­ми торган яшьләр хәрәкәте булып чыкты. Ул аерым алынган ил­ләрдә һәм, тулаем алганда, җир шарында да – профессиональ оста­лык конкурслары уздыру аша эшче профессияләрнең үзкыйм­мәтен күтәрү, престижын үстерү һәм яшьләр арасында профессио­наль белем алуны пропагандалау белән шөгыльләнә.

Абау, монда таныш ке­шеләр дә бар икән! Камышлы районының Яңа Ярмәк авы­лында туып-үскән, хәзерге ва­кытта Самарада яшәүче Гөлүсә Мәсгут кызы Шакирова-Плотерның фотосурәте күземә чагылды. Гөлүсәне мин бала чагыннан беләм, аның Идел буе дәүләт колледжында бухгалтер курслары алып баруы ту­рында да хәбәрдар. Шулай ук ул сәүдә йортында бухгалтер да булып эшли бит әле. Мин барысын да үзеннән белергә дип, кулыма телефонымны алдым.

- Ә мин ел саен WorldSkills конкурсында катнашырга те­ләүче студентлар эзләп та­бам һәм конкурска әзерлим, — дип сөйләп китте Гөлүсә Мәсгут кызы. — Эшкуарлык компетенциясе буенча әзер­лекне ярты ел алдан башларга кирәк. Про­фессияләр конкур­сына мин генә түгел, тагын берничә югары категорияле педагоглар да әзерли. Мин, мәсәлән, “1С: бухгалтерия” программасы буенча белем бирәм. Бик күп вакытымны һәм көчемне алуына карамастан, бу конкурсны бик җаваплы һәм кирәкле эш дип саныйм.

Гөлүсәнең студентлары кон­курста еш кына призлы урын­нар да яулыйлар икән. Ул үзе дә анда эксперт ролендә катнаша, чөнки Мәскәүдә курсларда укып кайткан һәм сертификатлы эксперт булырга өлгергән.

- Гөлүсә ханым, ничек барысына да өлгерәсең, гаиләң дә бар бит, — дип сокландым.
- Мин үз эшемне бик яра­там, бигрәк тә студентлар бе­лән эшләве ошый миңа. Уку елы барышында “WorldSkills”­тан тыш башка региональ олим­пиадаларда да эксперт буларак катнашырга туры килә, — дип җавап бирде ул.

- Ә гаиләңә вакытың ка­ламы соң? — дигән сорауга:
- Аллаһыга шөкер, тормыш иптәшем бик акыллы, уңган кеше. Бөтен яктан да мине аңлап һәм ярдәм итеп тора. Туганнардан, хөкүмәттән яр­дәм көтеп, зарланып яшә­мибез, үз дөньябызны үзебез көтәбез,- дип елмайды Гөлүсә.

Әйе, дөньяларының түгәрәк булуына сокланырлык — кызлары Альбина мәктәптә яхшы укуы белән әти-әнисен куандырып тора. Музыка мәктәбенең фор­тепьяно дәресләренә дә йөрергә өлгерә, чит ил телләрен дә өйрәнә. Шуны да әйтеп үтәсе килә, буыннар җебен өзми Плотерлар гаиләсе. Яңа Ярмәктә Гөлүсәнең әнисе Роза апа гомер кичерә. Ял көннәре җиттеме, гаилә төп йортка кай­тып керә, өй-йорт эшләрен­дә булышалар, туганнары белән аралашалар. Роза апага 82 яшь тулуга карамастан, балаларын, оныкларын тәмле кыстыбый­лар, коймаклар, бәлешләр, ба­вырсаклар пешереп көтеп ала, башларыннан сыйпап-сыйпап сыйлый. Гөлүсә дә әнисеннән һич калышмый, уңган, булган хуҗабикә һәм зыялы ханым булып яши.

Гөлүсә ханыма уңышлар теләп саубуллашканда, ул:
- Иртәнге кояш белән бергә уянгач та, Аллаһы Тә­га­ләгә шөкер итәм. Чөнки тор­мышыбыз җитешле, ярат­кан эшебез бар, куйган мак­сат­ларыбызга ирешеп ки­ләбез. Моннан да артык ни теләп була, — дип хушлашты.

Ә мин әле озак кына аның турында уйланып йөрдем. Ул бит үзенең үрнәгендә сту­дентларны да тормыш алып барырга, яраткан һөнәр иясе булырга, дөньяны һәм гаилә­сен төзек, җитешле, Гөлү­сә апалары кебек, уңган-булган булырга өйрәтә. Укытучысы нин­ди, укучысы да шундый бит, әлһәмдүлиллаһи шөкер.

Фәния КӘРИМОВА.

«Бердәмлек»

Просмотров: 875

Комментирование запрещено