Россия Конституциясе көне белән!

09661fddd44609e123a27762f72b3a0e_L12 декабрьдә Россия Федерациясе Конституциясе көне билгеләп үтелә.

Төп закон  Кеше хокукларын һәм ирекләрен  иң зур хәзинә дип игълан итте. Конституциядә сәламәтлекне ныгытуга, белемгә, сүз ирегенә хокуклар регламентланып кына калмаган, ә гарантияләнгән. Конституциябезнең төп принциплары илебезнең тотрыклы үсешен, дәүләтнең нигезле икәнен гарантияли.  Россиядә барлык законнар Конституциягә каршы килмәслек итеп эшләнә. Конституция нигезендә мөһим социаль программалар гамәлгә ашырыла, тормышыбызга яңа технологияләр актив үтеп керә, гражданнарыбызның иҗади сәләтләрен ачу, төрле милләт  вәкилләренең татулыгын, дуслыгын ныгыту өчен шартлар тудырыла. Хокукларыбыз безгә  бурычлар  да  йөкли.  Барыбыз да күпмилләтле илебезнең киләчәге өчен җаваплылык тоеп, Конституция нормаларын белергә, ихтирам итәргә һәм үтәргә бурычлы.

Хөрмәтле милләттәшләр! Сезне ихлас күңелдән Конституция көне белән котлыйбыз. Исәнлек-саулык, иминлек, бәхет, күңел көрлеге һәм матур тормыш телибез.  Илебезнең төп Канунының һәр маддәсе үтәлсен, Конституция халыкка хезмәт итсен.

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

 

Просмотров: 1174

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>