Покинул этот мир татарский общественник, меценат, предприниматель Хайдар Ахметсабирович Сафиуллин / Искиткеч кешелекле шәхес китте

IMG-7506С прискорбием сообщаем, что сегодня на 72 году жизни покинул этот мир активный член Самарского областного татарского общества «Туган тел», меценат, предприниматель, инвестор проектов развития сел Новое и Старое Ермаково м.р.Камышлинский, профессор кафедры «Анатомия, акушерство и хирургия» СГАУ, кандидат биологических наук Хайдар Ахметсабирович САФИУЛЛИН.

Похороны состоятся 13 декабря в 14.00 в родном селе Новое Ермаково Камышлинского района.

Выражаем искренние соболезнования родным и близким. Светлая ему память. Пусть Всевышний будет милостив к нему в день Суда. 

Иннәлилләһи вә иннә иләйһи раҗигун!


Президент СОТО «Туган тел»  И.Г.ШАКУРОВ.

***

Арабыздан яз кояшыдай, гел елмаеп торган, якты йөзле, киң күңелле, искиткеч кешелекле шәхес китте. Аның кебек һәркемне олылый һәм хөрмәтли белгән кешеләр булса да, андыйлар тормышта бик сирәк очрый торгандыр.

Әхмәтсабир улы Хәйдәр Сафиуллин кебек тормыш сөючән, тере җанлы, яшәүнең тәмен тоеп, тормышның ямен күрә белеп һәм үзе дә тормышка туктаусыз бәрәкәт өстәп яшәгән кешенең үлеме – ул тетрәндергеч һәм моңа һич тә ышанып булмый торган хәл.

Яшьтән тормыш буйлап бергә атлаган һәм бергә аралашып, хәлләрне белешеп яшәгән кешеләрне югалту –  ул аеруча зур фаҗига. Үзе арабыздан китсә дә, аның мәңге онытылмаслык изгелекләре, якты истәлекләре калды.

Аның исемен телгә алуга күз алдына шат күңелле, ярдәмчел, кешене тыңлый һәм аңлый белгән, бай табигатьле һәм эчкерсез Хәйдәр килеп баса. Аның белән аралашканда яшәү дәрте артып, тормышка ямь һәм бәрәкәт өстәлә кебек тоела иде.

Хәйдәр Сафиуллин турында никадәр сокланып сөйләсәң дә, аз булыр төсле. Ул хәзер куе томан артындагы кебек тоелган киләчәкнедә уңай рәвештә күрә белде. Башка авыллар картаеп, таркалу юлына басканда ул һәрвакытта үзенең туган авылы Яңа Ярмәкне үсеш юлына бастырып, авыл халкында өмет уяту, аларда киләчәккә ышаныч тудыру исәбе белән яшәде. Моны тормышка ашыру, чынбарлыкка әйләндерү өчен ул бернәрсә дә җәлләмәде.

Һәркем үз-үзен генә кайгыртып яшәгән, буталчык заманда да, ул үз авылы, үз халкы өчен янып-көеп яшәде. Өлкәбездә генә түгел, башка төбәкләрдә дә киң танылган, ихтирам казанган галим булса да, ул гади һәм һәркемнең күңеленә якын һәм үз кеше булып яши белде.

Без барыбыз да аның кылган изгелекләре, күпләр тарафыннан аңа әйтелгән рәхмәтләре Аллаһы Тәгалә тарафына ирешеп, урыны оҗмах түрендә булуын телибез. Зур югалту кичергән туганнарының, якыннарының һәм бихисап дус-ишләренең кайгысын уртаклашабыз.

Аны якын күргән, хөрмәт иткән күпсанлы замандашлары, дуслары, танышлары исеменнән Фәрид ШИРИЯЗДАНОВ.


КОНТЕКСТ:

Утлар, сулар кичеп…

Просмотров: 3880

14 комментариев

  1. Вся наша семья выражает искренние соболезнования по поводу кончины нашего друга детства и соратника по научной деятельности Хайдара.Мы сильно скорбим и будем помнить его всегда за доброту, щедрость и гостеприимство.Царство небесное!
    Ильяс и Римма Шайдуллины.

  2. Всем Ассалому алайкум ва рахматуллох. Хайдар абый хорошый добрый человек был, много хорошего для нашего масжиду ,,Новое Ермаково,, помогал дай Аллах в судний день ему пользу. Амиин. Инна лиллахи ва инна илайхи рожиун.

  3. Очень жаль, якшы кеше иде…….

  4. урыны ож,махта булсын, каран,гы гурлэре якты булсын

  5. Дорогой Хайдар! Как же так, ты нас всегда поддерживал,мы снохи ,Нурания, в любое время могли обратиться с любым вопросом,со своими болями,радостью и вдруг ты нас покинул.Это огромная утрата для всех. Будем помнить!Пусть земля будет пухом!

  6. Очень умный , добрый, красивый душой , отзывчивый человек! Про него можно много сказать хороших слов! Он помогал людям во всём! Как жаль , что его с нами больше нет! Ну мы его будем помнить всегда! Светлая память , любим, скорбим! Пусть земля будет пухом!

  7. Хайдар Ахметсабирович внёс большой вклад в подготовку ветеринарных специалистов.Професию которой посвятил всю свою жизнь.Иманды Болл курдас,дос Алланын жумагына тлекшисизбиз.

  8. Хэйдэр абый, авыр туфрагын, ж,ин,ел булсын, урынын, булсын ж,эннэтнен, турлэрендэ. Кин, кун,елле, олы ж,анлы , куплэргэ урнэк булырлык кеше арабыздан китте. Элфия апайга, балаларына, туганнарына ходай сабырлык бирсен. Рэхмэт, Хэйдэр абый барысы эчендэ. Тыныч екла.

  9. Безнен арадан бик шат кюнелле, якты йэзле, ярдэмчел абыебыз китеп барды.кюнел ышанмый шундый кешене югалтканга.
    Хайдэр абыйнын урыны ожмахта булсын. Гаилэсенэ тюземлек, сабырлык.

  10. Хайдар абыйнын урыны ожмахта булсын.Бик куп якшылыклар эшладе,бик якын дустыбыз иде.Охшанып бетеп булмый безнен арабыздан китканена

  11. Кайгыгызны уртаклашабыз урыны ожмахта булсын калганнарга сабырлык бирсен

  12. Соболезнования наши!!!

    Хайдэр абый,урнен жэннэтэ булсен

  13. Бик кызганыч. Гаилэсенен кайгысын уртаклашабыз.САБЫРЛЫК.

  14. Урыны ожмахта булсын Амин