“Урда бүресе. Самарканд арысланы”

IMG_20201203_1513573 декабрьдә Журналистлар йортында Дмитрий Агалаковның “Ордынский волк. Самаркандский лев” дип аталган тарихи романы презентациясе уздырылды. Автор сөйләвенчә, роман урта гасырның ике гиганты — Урта Азияне яулап алучы Тимур һәм Алтын Урда ханы Тохтамыш каршылыгына багышланган.

Төгәлрәк, романда әмир Тимур һәм Тохтамышның 1391 елның җәендә Кондырча буенда булган бәрелеше тасвирлана. Бу факт бик күп Россия галимнәрен кызыксындыра. Алар арасында Альфред Халиков, Риза Бариев кебек татар профессорлары да бар. Галимнәрнең күбесе Тимурның җиңүен Алтын Урда һәм Урта Идел буе тарихында мөһим роль уйнавын билгеләп үтәләр. Кайбер башка тикшеренүчеләр, мәсәлән, Вадим Егоров, Урда тарихындагы бу сугышның әһәмияте бик зур түгел, дип раслый. Чөнки җиңелүенә карамастан, дәүләтнең икътисади көче элеккечә үк зур булган, Тохтамыш та үз урынын саклап калган. Алтын Урда җимерелү тарихы Европа һәм Америка тарихчыларының игътибарын да җәлеп итә.

Шуңа да карамастан, әлеге бәрелешкә кагылышлы бәхәсле сораулар туа тора. Әлегә кадәр Тимур һәм Тохтамыш гаскәрләренең кайда очрашуы төгәл билгеле түгел. Тамерланның «Җиңү китабы» буенча, бәрелеш 1391 елның 18 июлендә Сок һәм Кондырча елгалары кушылган урыннан ерак булмаган. Самара тарихын өйрәнүчеләр бу темага берничә фараз тәкъдим итәләр. Аларның берсе буенча, сугыш хәзерге Курумоч аэропорты урнашкан җирдә булган. Кайбер галимнәр — Тимур белән Тохтамыш Самара өлкәсенең Сергиевск районында, икенчеләре Иске Буян авылы тирәсендә узган дип үз дәлилләрен китерәләр. Тарихчы Емельян Гурьянов фаразлавынча, Самарканд һәм Алтын Урда гаскәрләре хәзерге Кошки авылы янында очрашканнар. Галим авылның исеме төрекчәдән “көтүчеләр тукталышы, хәрби лагерь” дип тәрҗемә ителгән “Кош” сүзеннән килеп чыккан ди. Шулай ук монгол теленнән “хәрби бүлекчә” буларак тәрҗемә ителүче “кошун” сүзен дә исәпкә алсаң, Тимур белән Тохтамыш нәкъ менә Кошки авылы тирәсендә сугышкан, дип әйтергә дә була…

Тарихчылар ничек кенә бәхәсләшмәсеннәр, бүгенге көнгә кадәр сугыш узган урын төгәл билгеле түгел. Шулай ук сугышта катнашучыларның санын да ачыклап булмый. Кайбер мәгълүматларга караганда, бу сугышта һәр яктан йөз меңнән өч йөз меңгә кадәр кеше катнашкан, Тохтамыш гаскәрләре күпкә зуррак та булган. Кондырча буендагы сугышның бер көн түгел, өч көн дәвам итүе турында да фикер бар…

Кыскасы, Тимур һәм Тохтамыш сугышкан урын буенча тарихчыларның уртак фикере булмау сәбәпле, казу эшләре оештырырга әлегә мөмкин түгел, шунлыктан фаразларны дәлилләүче артефактлар да юк. Бу сугыштан соң Тохтамыш качып котыла. Кайбер тарихчылар шушы сугыштан соң Алтын Урда куәтен югалта, дип саныйлар. Ләкин бит әле Тимур белән Тохтамышның 1395 елда Терек елгасы буенда сугышуы билгеле һәм шуннан соң гына, 1460 еллар тирәсендә, Алтын Урда көчен җуя башлый.

2003 елдан бирле Красный Яр районының Иске Буян авылы янында «Русь. Берләшү чоры» дип аталган этнофестиваль уза. Баштагы елларда Тимур һәм Тохтамыш сугышының берничә эпизодын күрсәтәләр иде. Тора-бара ул тарихта язылган вакыйгалардан бик нык аерылып, борынгы рус гаскәрләре киемнәре һәм кораллары, сугышу ысуллары күрсәтелә башлады. Оештыручыларның сүзләренә кара-ганда, әлеге чара Алтын Урда чорында төбәк тарихын күрсәтүгә игътибар бирә, икенчедән, туристлар өчен уздырыла. Янәдә, аларга кызыклы тамаша күрсәтүне төп максат итеп куялар. Ә тарихи дөреслек кайда соң? Бәлки бу чараны рус гаскәрләренә килешлерәк исемгә алыштырырга кирәктер?

Китап авторы Дмитрий Агалаков фикеренчә, нәкъ менә Кондырча буендагы сугыштан соң Русь дәүләте Урда басымыннан арынган. Алайса ник Русь әле тагын йөз елга якын Алтын Урдага ясак түләп торган?

Әлеге чор тарихы белән кызыксынучы газета укучыларыбыз Дмитрий Агалаковның “Ордынский волк. Самаркандский лев” дип аталган китабын Самара китапханәләреннән алып укый һәм үз фикерләрен безгә язып җибәрә алалар.

IMG_20201203_152836IMG_20201203_151357

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

«Бердәмлек»

Просмотров: 1287

Один комментарий

  1. Урысларның татар тарихын бозып, үз ягына аударып, таптап-имгәтеп торулары — бер дә яңалык түгел. Чөнки үзебезнекеләр тирән кереп, чын хакыйкәткә кагылырга куркалар.
    Мәсәлән, Аркаимның моннан биш мең ел элек төрки-татарлар яшәгән фәнни үзәк, абсерватория һәм көчле ныгытылган крепость булуы моннан ун еллар элек ачыкланып, бөтен дөнья шау-гөр килгән вакытта да безнекепәр тын да чыгармады. Үз кадеребезне үзебез белергә теләмәү менә шуннан башлана да инде!