“Татар пятачок”ларын кайтарыйк

OdAjyQSheiMЭпидемиологик вазгыять кискен булу сәбәпле, бер ел буе мәдәни чаралар онлайн-форматта уздырылып килә. Өлкә һәм шәһәр татар милли оешмалары да эш планна­рына кертелгән бәйгеләрне һәм милли бәйрәмнәрне үткәрмәскә яисә кичектерергә мәҗ­бүр булдылар. Шуңа да аралашуга һәм татар җыр-моңнарына сусаган милләттәшләребез­нең күбесе Самарада “Татар мәдәнияте көне” уздырылуы турындагы хәбәрне бик шатланып кабул иттеләр. Бу чара үткән ял көннәрендә Самараның “Заря” мәдәният сараенда күңелле һәм җылы атмосферада үтте.

Бәйрәмнең төп өлеше башланганчы кунаклар декоратив-кулланма сәнгате ос­тасы Гөлнара Насыйрованың кул эшләре, “Бердәмлек” газетасының штаттан тыш фотохәбәрчесе Әнәс Мингалиевнең фото­күргәзмәсе белән хозурландылар. Ә җир­ле эшкуарлар Мәүлет һәм Римма Низамов­лар җитештергән чәкчәк, бавырсак, тал­кыш кәләвәләр, икенче буын умартачы Мөх­тәр абый Гыйниятуллин алып килгән бал, умартачылык продукциясе һәм бал кушып пешерелгән тәм-томнарны күчтәнәчкә дип сатып алырга ашыктылар. Бар да элеккеге кебек… Хәер, халык саны гына азрак, бугай. Милли оешмалар җитәкчеләреннән өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров кына күренә. “Күбесе мас­сакүләм чараларга йөрергә курка һәм аларны аңларга мөмкин. Ләкин мил­ләт­тәшләребез пандемиягә кадәр дә мил­ли бәйрәмнәргә, татар концертла­рына бик йөрми иде бит. Кызганычка, ха­лык­та ана теленә, милләт язмышына бита­раф­лык сизелә”, — дип уфтанды Ильяс Го­мәр улы.

Бәлки шулайдыр да. Бу көнне дә бит бәйрәмгә күбесенчә милли хәрәкәт активистлары җыелган иде. Әнә, Пох­вистнево районының “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Илһамия Кәримова, «Бердәмлек» газетасының күп­тәнге дусты, Шенталы районының Де­нис авылы мәктәбе укытучысы Рөстәм Нуретдинов ара ерак дип тормаганнар, бәйрәмгә килеп җиткәннәр. “Әлбәттә сәламәтлекне саклау – бик мөһим. Тик халыкка рухи азык та кирәк. Милли чараларны бик сагындык, күзгә-күз карап сөйләшү, җырлашу, аралашуларны телевизор карау белән чагыштырып булмый, әлбәттә”, – дип сөйләде Самарада яшәүче Рәфыйк Сатдаров.

“Заря” мәдәният сараеның сәнгать җитәкчесе Тәскирә Сханова бәйрәмнең Роспотребнадзор таләпләренә туры ки­тереп уздырылуын белдерде һәм мил­ләттәшләребезне биредә узган башка ча­раларга да чакырды. “Самара өлкәсендә төрле милләт халыклары яши. Алар бер-берсенең мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен белергә һәм хөрмәт итәргә тиеш. Шул очракта гына милләтара дуслык булачак. Әле күптән түгел генә биредә чу­ваш мәдәнияте көнен бик матур итеп уздыр­ган идек. Киләчәктә дә шун­дый чаралар булып торыр, дип өметләнә­без”, — диде ул.
Әнә шулай сөйләшеп-аралашып торган арада өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте советы әгъзасы Альбина Мәхмүтова бәйрәмнең төп өлешен башлап җибәрде. Ул кунакларны өлкә һәм шәһәр татар милли оешмалары, аларның җитәкчеләре һәм эшчәнлеге белән таныштырды, өлкәбездә татар телендә нәшер ителүче газеталар, сайтлар турында да сөйләде. Тамашачылар кызыклы викторинада кат­наштылар, бергәләп табышмакларга җа­вап эзләделәр, мәкальләр әйттеләр. Ә иң активлары “Идел” татар халык эстрада ансамбле бүләкләренә ия булдылар.

Татар халык мәдәнияте белән тирәнрәк таныштыру максатыннан Альбина чарада катнашучыларга күптөрле сораулар әзер­ләгән иде. Ә Гөлнара Насыйрова милли киемнәр, бирнә сандыгы, никах йоласы белән таныштырды, Гөлнара Гәрәева исә Мөхтәр Гыйниятуллин җитеш­тергән про­дук­циянең файдасы турында сөйләде, умартачылыкның бу гаиләдә нәселдән нәселгә күчеп килүче кәсеп булуын ассыз­лыклап: “Хуҗабикәләр чәк­чәк, бавырсак кебек татлы ризыкларны да бал кушып катыралар. Шуңа алар те­леңне йотар­лык тәмле була”, — дип тәмам­лады сүзен Гөлнара ханым.

30 елга якын фотокамера объективы аша шәһәр татарлары тормышын күзәткән Әнәс Мингалиевка да сораулар күп булды. Милли бәйрәмнәрнең, мәдәни чараларның иң мөһим мизгелләрен эләктереп алып, халыкка күрсәтә алуы аны чын-чынлап бәхетле итә. Әнәс абый фотограф буларак өлкә “Бердәмлек” газетасында эшләгән елларда танылуы турында сөйләде.
“Бердәмлек” дигәннән, бәйрәмгә ки­лүчеләр арасында аның тугры укучылары шактый булып чыкты. Газетаның 30 еллы­гын да онытмаганнар. “Басманы беренче көн­нән бирле яздырып алабыз, яратып укый­быз. Эчтәлеген һәм тышкы бизәле­шен даи­ми камилләштереп, өр-яңа сәхифәләр белән баетырга тырышасыз. Алга таба да безне шулай куандырып торыгыз”, — дип матур теләкләрен җиткерде Дизилә Талипова. “Татар мәдәнияте көне” турында да ул газетадан укып белгән икән.

Бәйрәм “Идел” татар халык эстрада ансамбленең концерты белән үрелеп барды.

Җырчылар Алинә Шәйхелисламова, Ил­дар Хәкимьянов, яшь талантлар Са­лават һәм Эльвина (кыз саксофонда бик оста итеп уйнады) Хәлимуллиннарны тамашачы яратып, сагынып каршы алды, һәр чыгышларын алкышларга күмеп барды. Алар артистларга кушылып җырладылар да, биеделәр дә.

Ансамбльнең җитәкчесе, “Гали гар­муннары” һәм “Җирнең бәллүр йөрәге” фестивальләре лауреаты Мидхәт Әминов берсеннән-берсе кечкенәрәк гармуннарда, курайда, кубызда виртуоз уйнавы белән алдырды. Ә Лилия Абдуллова-Хә­ли­мул­линаның синтезаторы ар­тистларның һәр чыгышын бизәде.

Уйнап-көлеп, җырлап-биеп ике сә­гать вакыт үткәнен сизми дә калдык. Ә хушлашу алдыннан Мидхәт белән Альбина тамашачылардан: “Татар пятачок”ларын кайтарсак, аена бер менә шулай җые­лып, күңел ачсак, нәрсә диярсез?” – дип сорадылар. Халык җанланып киткәндәй булды. “Бик әйбәт тәкъдим бу”, — дип, хуп­лау белдерделәр. Мидхәт Әминов “Заря” мәдәният сарае җитәкчелеге белән сөй­ләшергә вәгъдә иткәч, залдан алкыш­лар яңгырады. Димәк, озакка хушлашмый­быз, Яңа елда “Татар пятачогы”нда очра­шыр­быз, дип өметләнәбез.

Алия АРСЛАНОВА.

«Бердәмлек»

Просмотров: 1608

Один комментарий

  1. Татар яши, яшәде дә, тагында яшиячәк. Без бергә, бердәм була алсак, якты булыр киләчәк!!!