“Туган телем — үзем өчен, башка телләр — көнем өчен”

ELV_JWfX0AE3M0lСамараның “Яктылык” мәктәбендә татар теле буенча шәһәр олимпиадасы быел онлайн форматта узды. Бәйгедә шәһәр мәктәпләрендә укучы егермеләп бала катнашты.

- Гадәттә, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте һәм “Яктылык” татар мәктәбе уздырган олимпиадалар зур һәм матур чара булып истә калалар — килгән кунаклар өчен мәктәп һәм “Мирас” музее буенча экскурсия оештырыла, укучыларыбыз көче белән әзерләнгән кон-церт тәкъдим ителә иде. Быел, кызганычка, мондый массакүләм чаралар уздырырга рөхсәт юк. Тик мәктәп администрациясе рус мәктәпләрендә укучы татар балалары көтеп алган олимпиаданы бөтенләй уздырмыйча кала алмады. Онлайн форматта гына булса да, ана телен өйрәнүгә тагын бер этәргеч булыр дип, эшкә кереште.

Татар теле кермәгән мәктәпләрдә укучылар өчен бу биремнәр, бәлки, кыенрак та булып тоелгандыр. Әти-әниләр ярдәме белән эшләнгән булса да, гадәти булмаган олимпиада хәтердә калачак, — дип сөйләде “Яктылык” мәктәбенең укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ринат Сәгъдиев.

Олимпиада биремнәре мәктәп сайтына эленгән иде. Катнашучылар сорауларга җавап биргәннән соң, компьютер программасы укучының ничә балл җыйганын, кайда нинди хата җибәргәнен күрсәтә.

Тест формасында төзелгән биремнәр кызыклы, шул ук вакытта әллә ни катлаулы да түгел иде. Мәсәлән, башлангыч сыйныф укучылары табышмакларга җавап эзләргә, мәкальне тәмамларга, җөмләдәге артык сүзне эзләп табарга тиеш иде.

Өлкән сыйныф укучыларына да шундыйрак сораулар бирелде. Моннан тыш алар фразеологизмнарны табарга, тәкъдим ителгән исемлектән якташ шагыйрьләрне, татар язучыларын һәм рәссамнарын күрсәтергә тиеш иделәр.

Жюри әгъзалары эшләрне тикшереп чыккач, җиңүчеләр билгеләнде. Шулай итеп, 1 — 2нче сыйныф укучылары арасыннан — Камилә Рәх-мәтуллина, 3 — 4нче сыйныфлар төркеменнән Рәсим Галиев беренчелекне яулаганнар, 9 — 11нче сыйныф укучыларыннан Наил Ишмө-хәммәтов иң күп балл җыйган. Ә менә 5 — 8нче сыйныф укучылары Линар Мостафин һәм Альбина Булатова беренче урынны бүлешкәннәр.

 

Алия АРСЛАНОВА.

«Бердәмлек»

Просмотров: 1001

Комментирование запрещено