«Яктылык» мәктәбенең озайтылган көн төркеме тәрбиячесе Завәһирә Сәхабетдин кызы МОСТАКАЕВАга!

0f3d5Авылдашым! Сине туган көнең белән кайнар кот­лыйм. Иң изге теләкләремне юллыйм. Нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә тигезлеге һәм шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, кызыңның һәм улыңның күңел җылысын тоеп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телим. 

Иң матур теләкләр белән Ильяс ШӘКҮРОВ.

Гөлҗиһан Эмил кызы ГАЙСИНАга!

5cd41818931fcff9f10a67ee2577d4c6Ихлас күңелдән туган көнең белән тәбриклим һәм йөрәгемнән чыккан иң изге теләкләремне юллыйм. Исәнлек, иминлек, кайгы-хәсрәтсез озын гомер телим. Улларыгызны тигезлек белән үстереп, шатлык-сөенечләрен генә күрергә насыйп булсын. Барлык хыялларың, теләкләрең чынга ашсын, эшләрең уң, табыннарың мул булсын.

Иң изге һәм матур теләкләр белән иреңнең сыйныфташы Ильяс ШӘКҮРОВ.