Айдар Фәйзрахманов:«Татарга карап башкалар үзгәрсеннәр»

MbJxyrrW7Vc11Татар дәүләт филармониясенең һәм Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов татар сәнгатен Европа илләренә ияреп үзгәртергә ярамый дигән фикердә. Алайса нигә үзгәрергә тырышабыз соң? Милли сәнгатебез ни хәлдә? Җырчыларга караганда җырлаучыларның артуының сәбәбе нидә? Әңгәмәдә әнә шул сорауларга җавап эзләдек.

– Айдар абый, 2020 ел нинди вакыйгалары белән истә калды?

– Минем өчен бик авыр ел булды. Кеше үзенең авырткан җирен сөйли ди, мин дә үземнекен искә алам инде. Быелның июлендә хатынымны югалттым. Мин һаман шушы кайгы белән яшим. Шуңа күрә бу ел хәтердә кайгы, хәсрәт елы булып калды. Без бергә 38 ел яшәдек, игелекле балалар үстердек. Онык сөю шатлыкларына ирештек дигәндә генә сыңар канатлы булып калдым. Ялгызлык бик авыр икән. Шуңа күрә кешеләргә, бер-берегезнең кадерен белеп, ихтирам итеп, яратып яшәгез, дип әйтәсем килә. Гаиләнең кыйммәте олыгайган көндә тагын да арта. Яшь чакта тормыш корабыз, анысын булдырабыз, монысына ирешәбез дип йөгерәсең бит ул. Инде еллар узып, бөтенесен булдырып бетергәч, рәхәт картлыкка ирешкәндә генә ялгызың калгач, күп нәрсәләр мәгънәсез булып кала. Менә шушы мәгънәсезлектән чыгуның бердәнбер чарасы – эш. Хезмәт, иҗат белән дөньяга тотынып, алга таба эшләргә көч табарга мөмкинлек бирә.

– Шул эшләрнең берсе – «Олы юл әйтте…» циклының чираттагы концерты…

– Циклның алтынчы концерты «Ышаныч» дип атала һәм 30 гыйнварда, минем туган көнемдә тәкъдим ителәчәк. «Ышаныч» халык шагыйре Равил Фәйзуллин иҗатына һәм минем иҗатыма багышлана. Ышанып яшәргә кирәк. Халкыбызга, телебезнең киләчәгенә, сәнгати юнәлешебезгә, сау-сәламәт милләт булуыбызга ышанмасак, яшәү өметсез булыр иде. Ышаныч алга таба яшәүгә өмет тудыра. Бу концертта бары тик Равил Фәйзуллин шигырьләренә язылган җырлар яңгыраячак. Аларның күпчелеге мин язган җырлар, шул ук вакытта элеккеге җырларны да искә алачакбыз. Флера апа Сөләйманова башкаруындагы «Сагыш» (Җәүдәт Фәйзи музыкасы), Рафаэль Сәхабиев, Зилә Сөнгатуллина башкаруындагы «Иясез шатлык», Вафирә Гыйззәтуллина башкаруындагы «Аккошлар» җырын без экраннан тыңлаячакбыз. Болар – бер гасырны үтеп чыккан, сыналган җырлар. Равил абыйның үзен дә сәхнәгә чыгарып шигырьләр укыту, теләге булса, җырлату ниятем дә бар.

Әйткәнемчә, бу – алтынчы концерт. Моңарчы төгәл бер генә авторга багышлап концертлар оештырмаган идек. Беренчесе «Олы юл» дип аталса, икенчесе «Алып калыр өмет» дип аталды. «Карурман аша» дигәне Илһам ага Шакиров иҗатына багышланды. Аннан ары «Борчылма» дигәне сәхнәгә менде. Бу атама да Равил абый шигъриятеннән алынды. Аңа минем карчыгым да килгән иде, бик матур итеп карап утырды… Аннан «Тәгәри тормыш арбасы» туды. Алтынчысы – «Ышаныч», өмет белән сугарылган концерт.

 

– Равил Фәйзуллинның иҗаты үзенчәлекле, фәлсәфи һәм, бер караганда, аның шигырьләре җыр тексты була алмый да кебек…

– Аның шигърияте мине иҗат юлына басканнан бирле озата килә. Ул – иҗат мәйданына үзенең юлы белән килеп кергән, рифма белән түгел, фәлсәфәсе белән истә калган шагыйрь. Аны аңлар өчен кат-кат укырга кирәк. Яшерен-батырын түгел, баштарак мин дә аның фәлсәфәсен аңламадым. Тора-бара ул миңа ачылды һәм байтак әсәрләренә көй язу насыйп булды. Чыннан да, күп кенә җырчылар, Айдар абый мондый шигырьгә ничек җыр язып була, дип гаҗәпсенә. Әмма минем дөньяга карашым, эчке халәтем аның шигърияте белән тәңгәл килде һәм берсеннән-берсе эчтәлекле җырлар туды. Мин аңа бик рәхмәтле. Дөньяны, милләтне, яшәү рәвешен күзаллау, әлеге күзаллауның чынбарлыкка туры килүе – аның шигырьләре әнә шуңа өйрәтә.

– «Ышаныч» нинди әсәрләре белән истә калачак?

– Беренче Бөтендөнья сугышында әсирлеккә төшеп, Лейпцик төрмәсенә эләккән татарларның «Карурман» җыры яңгыраячак. Архив язмаларын заманында фольклорчы Фәнзилә Җәүһәровадан, галим Искәндәр Гыйләҗевтан һәм ике журналисттан алган идем. Әлеге язмаларда Илһам абый җырлый торган «Карурман» җырына юлыктым. Ләкин аның сүзләре бүтән иде. Без әлеге язма уңаеннан кыска метражлы фильм эшләттек. Анда әсирләрнең җырлавы яңгырый һәм әлеге язманың төп нөсхә булуы аңлатыла. Һәм без шушы нөсхәгә нигезләнеп, аның сәхнә вариантын эшләдек, клип төшердек. Илһам абый исән чакта, «Кара урман» җырын кайдан ишеткән идегез, ул сезнең репертуарга ничек килеп керде, дип сорамаганмын, шуңа үкенәм. Бәлкем моны белүчеләр дә бардыр. Әсирләр башкаруындагы җыр Илһам абый башкаруындагы җырга якын. Алар анда «Үргәнеч, Хива» дип җырлыйлар. Болар – Үзбәкстан калалары. Мин аны Урта Азия татарлары булмадымы икән дип фаразлыйм. Бик үзенчәлекле һәм хәзерге халәтебезгә бик туры килә торган җыр икенче сулыш алды. Беренче тапкыр башкарыла торган тагын берничә җырыбыз бар.

– Әлеге цикл нәфис сүз жанрын үзенә күрә тернәкләндерү дә, шулаймы?

– Без аны нәфис сүзне, әдәбиятны пропагандалау өчен башлап җибәрдек тә инде. Шунысы сөендерә: хәзер бу юнәлештә җанлану барлыкка килде. Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе игълан иткән бәйгеләр дә һичшиксез матур нәтиҗәләрен бирер. Чөнки бит шигъриятнең нигезендә татар теле, татар сүзе ята. Шәхсән үзем әлеге циклны халыкның шигърияткә тартылуын күргәнгә килдем. Тамашачы шигырьне хәтта җырга караганда да йотлыгыбрак тыңлый. Шуңа күрә концертларыбызда шигъри юллар җырга кереш булып яңгырый башлады.

– Бүген нәфис сүз жанры ни хәлдә?

– Элеккеге вакытлар белән чагыштырганда бик түбән дәрәҗәдә. Безгә Фәйзи Йосыпов, Әзәл Яһүдин, Айрат Арслановлар мәктәбен югалтырга ярамый. Әлеге традицияләрне дәвам итүчеләр дә юк түгел. Әйтик, яшьләрдән Алмаз Мирзаянов, хәтта Данир Сабировның да шигырь сөйләгәнен яратып тыңладым. Бу егетләр нишләп әлеге юнәлештә ныграк эшләми икән дип тә уйладым. Чөнки алар шигырьне тоеп, тамашачыга үтемле итеп җиткерә белә. Егетләрдә бу мизгелдә ясалмалык юк. Тамашачыны алдап булмый бит аны, ясалмалыкны кабул итми ул, ихласлыкны таләп итә. Рәшит Сабиров, Җәвит Шакиров та – матур әдәбиятны пропагандалаучылардан. Сер түгел, жанр сүрелгән иде. Ә бит ул – татар телен, әдәбиятын күтәрүдә шулкадәр үтемле чара. Президент каршындагы комиссиянең «Tatar сүзе» конкурсына өметем зурдан. Ул инде әдәби сүзнең халыкка никадәр тансык булуын бүгеннән раслады, чөнки аңа ике меңнән артык кешедән гариза килде. Катнашучылар арасында ике яшьлек бала да, 87 яшьлек бабай да, профессионал актерлар да бар. Алай гына да түгел, бәйге чит илләргә сибелгән милләттәшләребезнең дә игътибарын җәлеп итте. Нәтиҗәдә, алар өчен аерым номинация булдырылды. Димәк, «Tatar сүзе» безне берләштерде дигән сүз дә бит бу. Әлбәттә милләтне туплау, татар телен үстерү буенча бик күп сөйләргә була. Ләкин мин матур сүз сөйләүгә караганда эшләп күрсәтү яклы. «Олы юл» циклы шул үрнәкләрнең берсе.

– Элек сез татар эстрадасы сәхнәсен мунча ләүкәсе белән чагыштырган идегез. Хәзер ул ни хәлдә? Уңай якка үзгәреш бармы?

– Мин һәрвакыт халыкны әлеге вазгыятьтән өстен куйдым. Ул сайлап ала, яхшылыкны күрә белә. Миңа төрле концертларда чыгыш ясарга туры килә. Фольклор ансамбленең чыгышы, нинди генә концерт булмасын, һәрвакыт күтәреп алына. Чөнки халык матурлыкны, сәнгатьне күрә белә. Сәхнә бит ул уңга-сулга селтәндем дә, чыгып киттем түгел. Иң әүвәл үзеңнең сәхнәгә нәрсә әйтергә теләп чыгуыңны аңлау кирәк. Нинди күңел байлыгы җиткерәсең син халыкка? Тамашачы соңгы елларда нәкъ менә күңел байлыгына талымлы булуын күрсәтте. Мин моңа шатланам. Чөнки эстрада да үзгәрә, үсештә булуын күрсәтә. Әлбәттә, анда төрлесе бар, чүп-чары бетте. дип тә әйтеп булмый. Әмма ул һәрвакыт булган. Шул ук вакытта сайлап алу мөмкинлеге дә бар бит. Икенче яктан, ничек кенә карасак та, сәхнәгә чыккан һәрберсе татар телендә чыгыш ясый. Дөрес, соңгы елларда авылларда җырлап урам әйләнү юкка чыкты. Әмма ул җырлаучылар хәзер сәхнәгә килеп чыкты. Үзлегеннән шигырь язучылар күбәеп китте. Бу да – үзенә күрә сәнгатькә тартылуның бер билгесе. Безгә исә сайлау мөмкинлеге бар. Базарда да бит үзеңә ошаганын, туры килгәнен сайлыйсың. Җыр да – күңел ризыгы. Аны да сайлап алырга була.

– Быел пандемия елы, чикләүләр ансамбльгә ничек тәэсир итте?

– Нәрсә генә булса да, без беркайчан да кул кушырып утырмадык. Без иҗат иттек, ансамбльнең техник яктан дәрәҗәсен күтәрү юнәлешендә эшләдек. Актерлар камилләште, яңа килгән балаларны репертуарга керттек, алга таба планнар кордык. Әйтик, Татарстанның һәр районында шигърият һәм фольклор әсәрләре белән концерт куярга исәбебез бар. Элек без бу эшне мәктәп балалары өчен башкара идек. Хәзер исә авыл тамашачыларын җыярга исәп бар. Ярты зал гына җыйсак та, чыгымга эшләсәк тә, бу эшне башкарырга кирәк. Халыкны без тәрбияләмәсәк, кем тәрбияләр? Уфтанып, төшенкелеккә бирелеп, татар милләте бетә дип, диванда кул кушырып утыруда ни мәгънә дә, үзең җиң сызганып эшкә алынсаң ни мәгънә? Үзең пешергән өчпочмакның да тәме үзгәрәк бит.

– Айдар абый, без һаман татар җанлы балалар тәрбияләү мәсьәләсенә килеп төртеләбез? Үз мисалыгыздан чыгып аңлатсагыз иде, бүгенге вазгыятьтә мөмкин эшме бу?

– Алланың биргәненә шөкер, балалар да, оныклар да татар җанлы. Алар ана телендә сөйләшә, моннан тыш тагын берничә тел белә. Моның нигезе бер: гаилә. Безнең гаиләдә башка телдә аралашу мөмкин хәл түгел. Үзем дә 4 сыйныф татар мәктәбендә, калган алты елын урыс мәктәбендә укыган кеше. Мәктәп елларында татар әдәбиятын тирәнтен үзләштерү мөмкинлеге дә булмады. Мин аны югары уку йортында укыганда, эшләгәндә өйрәндем. Чөнки күңелгә ана теленә мәхәббәт һәм үз милләтем белән горурлык оеткысы салынган. Милләтең белән горурлык хисе булмаса, алга китеш була алмый.

Мин бер күренешне бик сәерсенеп кабул итәм. Безнең кыйблабыз ни өчендер башка милләтләргә карап үзгәрә. Ни өчен киресенчә түгел ул? Нишләп башка милләтләр безгә карап үзгәрми? Башкаларга үрнәк булырлык итеп иҗат итәргә кирәк. Безгә карап үзгәрсен Европа илләре! Нигә әле без сәхнәгә Европаның төрле агымнарын менгезергә тиеш? Үзебезнекен булдырыйк! Менә татар нинди, татарның сәнгате нинди дип горурланырлык булсын. Әйтик, фольклор ансамбле белән 40тан артык илдә булдык. Кая гына барсак та, безнең белән сокландылар. Безгә сәнгатебезне Европа илләренә тәкъдим итүдән туктамаска кирәк.

vatantat.ru

Просмотров: 690

Комментирование запрещено