Милләт-милләт дип сөйләнгәннәр дә балалары белән ана телендә сөйләшә алмый

0b7df2483adffe4b9c334a9610 декабрьдә Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1993), СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1979) Ринат Мөхәммәдиевнең туган көне. Язучы «Интертат»ка үзен иң борчыган мәсьәлә турында сөйләде. 

Проблемалар күп. Алар арасында иң аянычлысы — без бик күп башка халыкларга караганда да тизрәк темплар белән үзебезнең тамырлардан ераклашу, аерылу юлында.

Мин элек гаҗәпләнә идем: ни өчен рус халкы үзенең баласына һаман Иван, Николай, Михаил дип, үзләренең традицион, моннан 10-15 буын элекке бабаларының исемен бирә? Ә бездә һәр буын үзенең исемен алыштырып килде. Миңа бу сәер тоела иде.

Бүген улыңа Мөхәммәтҗан дип исем кушсаң, шикләнә башлыйлар — андый исем юк кебек. Яисә башка чын татар исемнәре — Хәбибулламы анда, минем әти исеме Мөхәммәтсафамы… Болар гаҗәп тоела.

Үз-үзен хөрмәт иткән, киләчәге булган һәм киләчәген тәэмин иткән халыклар милли тамырларыннан аерылмаска тырышалар. Ә без бик тә ашыгып, кабаланып, каядыр ашкындык. Һәр 5-10 ел саен татар балаларының, ирләренең, хатын-кызларының исеме алышынып торды.

Бер уйласаң, бу кечкенә генә проблема кебек. Ә бит безнең гореф-гадәтләрдә дә, яшәү рәвешендә дә, эстрадабызда да, әдәбиятыбызда да, мәдәниятебездә дә шушы ук хәлләр кабатлана.

Бөтен үсеш юлларыбызны үзебезнең әйләнә-тирәдәге халыкларга ярарга тырышу, якынаю юнәлешенә борып куярга тырышабыз. Китте бер заман: Европа, дөнья, Америка дип шаша башладык. Бөтен хыялыбыз шунда чыгу. Шулар безне танысын, шулар безне күрсен дип омтылабыз һәм, дөресен әйткәндә, без үзебезнең милли тамырларыбыздан аерылабыз.

Карагыз әнә, кыргыз, үзбәк, азәрбәйҗан, төрекләрне. Безнең кардәш халыклар, моннан 100 ел элек нинди җыр белән куансалар, бүгенге эстрадалары да, бүгенге җырлары да шуңа бик якын, ерак китмәгән, тамырлары саклана. Ә без, Көнбатышта яисә рус мәдәниятендә ниндидер хәрәкәт башланса, аны-моны уйлап тормыйча шулар артыннан ташланабыз, үрнәк алырга ашыгып, һаман мөгез чыгарырга, кемгәдер ошарга тырышыпмы, тулысы белән шуңа мөкиббән булып китәбез.

Менә шушы әйберләр мине бик нык борчый.

Бүген безне иң борчыган мәсьәлә ул — татар теленең критик бер ноктага килеп терәлүе. Хәтта милләт-милләт дип сөйләнгән кешеләр дә үз балалары, оныклары белән ана телендә сөйләшә алмый хәзер. Мин ул кешеләр белән аралашам, күбесен беләм — Мәскәүдә дә, Казанда да, Россиянең төрле төбәкләрендә, Берләшкән Дәүләтләр оешмасының төрле төбәкләрендә дә шулай. Мисалларын һәркем үзе белә…

Татар авылында туып-үскән, татар язучысы мин, Мәскәүдә чыгып килгән рус телле газетаны 15 елдан артык җитәклим. Бөтен эшем юкка дисезме? Түгел! Чөнки татар халкының бүгенге көндә, рәсми мәгълүматларга караганда, 75-80 проценты рус телендә генә китап укыйм дип җавап бирә. Ярый әле ул китапны укыса дигән сүз…

Телебезнең бетүе дип әйтәсем килми, телебезнең кулланылыш, хәрәкәт даирәсе нык кысыла бара, кызганыч.

Татар теленең югалтуларын бик күрсәтмичәрәк, аны ничектер тотрыкландырып килүче бер чыганак бар иде, ул — татар авыллары. Кызганыч, соңгы елларда татар авылларының хәле бик тә мөшкел. Мин башка милләт авыллары турында сөйләмим, рус авыллары бәлки бездән дә авыррак хәлдәдер. Әмма аларның теле шәһәрләшкән, алар шунда яши. Ә безнең татар телебез, кызганычкамы, бәлки бәхетебезгәдер — авылда иде. Безнең әдәбиятыбызга килүчеләр, тел галимнәре яисә татар телен шәһәрдә кулланучы даирәләр барысы да авылдан чыккан кешеләр иде. Барысы булмаса да, күпчелеге авылдан чыкты.

Ә бүген авылларда мәктәпләр, кызганыч, кыскара бара. Булганнарына да бер кул, ике кулдагы бармаклар белән санарлык кына балалар килә.

Мәсәлән, үзебезнең туган авылны алыйк. Мамадыш районында Кече Кирмән дип аталган ул авылда, без беренче класска барган 1956 елда, утызар балалы 3 беренче класс иде. Ә узган ел шул авыл мәктәбенә бер бала барган. Быел бер бала да юк беренче класска барырга.

Шушы әйберләр коточкыч күренеш. Без әгәр дә бүген телебезне, милләтебезне, үзебезнең тамырларыбызны сакларга кирәк дип ниндидер максат куябыз икән, ниндидер конкурслар, премияләр оештырып яисә ниндидер стратегия документлары кабул итү белән генә чикләнә алмыйбыз. Җырчылар, шагыйрьләр, җыр чыгаручылар саны арта анысы. Әмма зәвык һәм профессиональ таләпләр юкка чыгып бара. Алга таба милләтебезне яшәтү турында борчылабыз икән, без татар авылларына җан өрергә тиеш. Тамырларыбыз, гореф-гадәт, тел чишмәләребез шунда. Әгәр авылда кешеләргә эш һәм тормыш итү өчен шартлар тудырсаң, киткәннәрнең күбесе кайтачак. Халык барыбер авылга омтылып яши.

Үзебезнең республика авылларында гына булса да, 10 класска кадәр, булмаса инде, соң чиктә 4 класска кадәр бөтен фәннәрне дә ана телебездә укытуны булдырырга кирәк.

Без авыл кешесен хуҗасыз, менә шушы заманның бөтен проблемалары белән бергә-бер калдырдык, авылга ярдәм турында уйламадык.

Бу мәсьәләләрне хәл итәргә вакыт. Беренче чиратта күзгә килеп төртелгән проблемалар — шушы.

Ни өчен Сталин вакытында да балаларга үз ана телендә белем алырга рөхсәт булган? Патша хакимияте вакытында да бу мөмкин булган, көчләп чукындырган вакытларда да телне тыя алмаганнар. Ә бүген балалар бакчасыннан ук сабыйны ана теленнән аерып куялар. Нинди канун, нинди халыкара декларацияларга нигезләнеп эшләнелә бу?! Югарыдан «давай» дигәнгә баш болгап утыручылар күбәйде. Нәрсәнедер югалтудан куркабызмы, юкса «әйт» дигәнгә «тәйт» дип баш кагып утырмас идек. «Чабаталы морза» язмышын кабатлыйсы килми берәүнең дә. Ә бит алар бар байлыкларын югалтсалар да, динен, телен югалтмаган.

«Чабаталы морза» язмышын кабатлыйсы килми берәүнең дә. Ә бит алар бар байлыкларын югалтсалар да, динен, телен югалтмаган.
Болайга китсә, телсез, милли тамырларыннан ваз кичкән республиканы Казан губернасы дип иглан итәргә дә күп сорамаслар. Үз ана телен белмәгән, оныткан халык белән бөтенләй башкача сөйләшә башлаячаклар.

Бу тарихтан килгән проблема. Россиядә милли стратегия һәм милли мәсьәләләр һәрвакытта, беренче чиратта, татарга барып төртелгән. Чөнки ул - күпсанлы, үзенең дәүләте, югары мәдәнияте, уку системасы булган халык.

Мин өйрәндем, кызыксынып өйрәндем: Россия Федерациясенең бер генә милли республикасында да милли мәктәпләргә прокурорлар җибәрү булмады. Бу бары тик Татарстанда, Татарстан авыл-шәһәрләрендә генә булды. Безнең Дәүләт Советы, кызганыч, моңа каршы бер сүз дә әйтә алмады. Хәтта әйтергә тиеш булган кешеләр дә авызын ачып сулыш алырга кыймый утырды. Бәхетсезлегебезгә, Туфан Миннуллиннар китеп өлгергән иде шул.

Мин моны чын күңелдән әйтәм, чөнки 72 яшь тулган көнемдә алдашып утыра алмыйм, турысын сөйләргә кирәк дип саныйм.  

intertat.tatar

Просмотров: 727

Комментирование запрещено