Яшәсен татар моңы

Screenshot_20201209-14585511Самара өлкәсенең “Дуслык” иҗади-иҗтимагый җәмгыяте үткәреп килгән “Мирас” халыкара татар мәдәнияте фестивалендә катнашучылар, бүгенге шартларда бәйгене ничек уздырырлар икән дип, бик борчылганнар иде. Оештыручылар моның да юлын тапты – фестивальне дә, бәйгенең гала-концертын да онлайн форматта уздырдылар.

Хәер, моннан алар оттылар гына бугай, чөнки бәйгечеләр саны тагын да артты һәм географиясе киңәйде. Ә гала-концертны “Татар-Дуслык” сайтының YouTube каналында бер көн эчендә биш йөздән артык кеше караган. Онлайн форматта булса да, ул югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Өлкә губернаторы Дмитрий Азаров, Самара өлкәсе Администрациясе вәкиле Надежда Осипова, Татарстан премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Шакировның котлаулары аны тагын да күтәреп җибәрде.

Гала-концертны Венера Ганиева һәм “Мирас” I Халыкара татар мәдәнияте фестиваленең Гран-при иясе Альмира Сәетова “Сөембикә” җыры белән ачып җибәрделәр. Бу сәләтле якташыбызның күңелгә үтеп керерлек моңлы тавышы, сәхнәдә үзен чын артистларча тотуы белән сокланмаган кеше юктыр, мөгаен. Ул фортепьянода да оста уйный. Бу юлы яшь сәләт иясе “Музыкаль-инструменталь башкару” номинациясендә I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.

Самараның “Яктылык” татар мәктәбе “Йолдыз” бию ансамбле җитәкчесе Алия Суринаның (ул “Хореография” номинациясендә 1 урын алучылар арасында) чыгышы да зур тәэсир калдырды. Ул биегәндә аяклары идәнгә тими, гүя сәхнәдә өчып йөри төсле, аңа кушылып биисе килә.

Ә “Нәфис сүз” номинациясендә чыгыш ясаучылар арасыннан Камышлы районы Иске Ярмәк авылы кызы Альмира Сәлахованы билгеләп үтми булмас. Монда, һичшиксез, Халикъ Садри исемендәге Мәдәният йортында эшләп килүче шигърият түгәрәге җитәкчесе Әлфия апа Ба-һаутдинованың өлеше зурдан.

Гомумән, төрле номинацияләрдә I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булган бәйгечеләр арасында самаралылар шактый иде. Аларның исемлеге белән “Татар-Дуслык” сайтында танышып була.

Гала-концерт “Мирас” фестиваленең гимны белән тәмамланды. Ахырда “Мирас” халыкара татар мәдәнияте фестивале директоры Ис-кәндәр Сәетов “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасына, өлкә татар милли-мәдәни автономиясенә, өлкә һәм шәһәр администрацияләренә, Бөтендөнья татар конгрессына һәм зур хезмәт куйган жюри әгъзаларына рәхмәт белдерде.

Алия АРСЛАНОВА.

«Бердәмлек»

Просмотров: 676

Комментирование запрещено