Бәйләүнең серләрен белүче…

i (1)1952 елның язында  Иске Ярмәк авылында яшәүче  Габделхак ага һәм Миниса апа Ганиевлар гаиләсен тагын да тулыландырып, дүртенче балалары — кызлары Асия туа. Ул, кул арасына керә башлауга, эшкә өйрәнеп, балачактан ук җитез, уңган кыз булып үсә. Мәктәп елларында, буш вакытларында абыйларына, әтисенә һәм үзенә  оекбашлар, бияләйләр, перчаткалар бәйли.

8  сыйныфны яхшы билгеләргә генә тәмамлап,  Куйбышев шәһәренең  сәүдә техникумына  укырга керә. Унышлы гына  укып бетереп, кулына диплом ала һәм белгечлеге буенча эшкә урнаша. Аннан сылу кыз Шамил исемле чибәр егет белән таныша. Яшьләр язылышып, алтын балдаклар кигәч, гөрләтеп  туй уйныйлар. 

Мирный бистәсендә яшәүче Гафиятуллиннар гаиләсен сөендереп, ике уллары Рафаэль һәм Руслан туа. Бүгенге көндә алар тормышлылар. Рафаэль бораулаучы (бурильщик) булып эшли, аның да ике улы бар: Эдуард аэрокосмик университетында укый, Марсель  — мәктәп укучысы. Руслан инженер булып эшли, аның бер кызы, ике улы бар: Әлинә Самар шәһәрендә суд секретаре  вазифасын башкара, Дамир — мәктәп укучысы, ә Камил  балалар бакчасына йөри.

Хезмәт ветераны Асия ханым 45 елдан артык сәүдәлектә сатучы булып та, ревизор булып та, кибет мөдире булып та эшли. Хезмәт елларында бик күп мактау кәгазьләренә, әллә ничә тапкыр «Социалистик ярыш җиңүчесе» дигән билгеләргә ия була. Яратып башкарган эше күңеленә рәхәтлек бирә.

10 ел элек пар канатын — Шамил Камил улын бакыйлыкка озатып, бер ялгызы гына калгач, Камышлыга кайтып, бер бүлмәле фатир сатып ала. Пенсия яшендә булса да, авылыбызның «Самарочка» кибетенә  өлкән сатучы булып эшкә урнаша. Ачык йөзле, тәмле сүзле ханымны барлык кеше дә ихтирам итә.

Буш вакытларында Асия апа бизәкле оекбашлар, тапочкалар, читекне хәтерләткән балтырлы нәрсәләр бәйли. Инде бу шөгыле аның өчен хобби гына түгел, канына сеңеп кергән чиргә әверелгән. Бәйрәмнәрдә, туган көннәрдә якыннарына-дусларына күз нуры, йөрәк җылысы салып бәйләгән әйберләрен бүләк итә.

i (1)2

3

Афәрин, Асия ханым! Үзеңә илһам, юаныч, канәгатьлек бирә торган кул эше тапкансың. Киләчәктә дә кешеләрне куандырып яшәү өчен исәнлек, иҗади уңышлар телисе килә.

Җәмилә МИНЕГАЛИМОВА, җирле «Ак калфак» оешмасы әгъзасы.

Камышлы авылы.

Просмотров: 935

2 комментариев

  1. КлараСунгатулина Гайдельшинова в пишет:

    Молодчина!Куз тимэсен

  2. Бар бит эле оста куллы шэхеслэребез . Исэнлек СЕЗГЭ.