«Сеңелкәш» фильмы Италиядә халыкара кинофестивалендә бүләк алды

s1200Конкурс программасында Кытай, Һиндстан, Россия, Чехия, Германия һәм Италиядән 12 фильм катнашкан. 

«Сеңелкәш» фильмы Италиядә «Витторио Венето» Х Халыкара балалар фильмнары кинофестивалендә яшьләр фильмнары арасында иң яхшысы булды. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Конкурс программасында Кытай, Һиндстан, Россия, Чехия, Германия һәм Италиядән 12 фильм катнашты. Фестивальне 1995 елда Витторио Венетода (Италия) нигез салынган «400 Colpi» ассоциациясе оештырган. Максаты — яшь аудиторияне фестивальләр, уку курслары һәм кинематографик күзәтүләр аша аралашу һәм мәдәни үсеш чарасы буларак кинога якынайту.

«Сеңелкәш»не күрсәтү Мәскәү, Санкт-Петербург, Плёсе, Ялта, Светлогорск, Выборг, Волоколамск, Смоленск, Бөек Новгород, Төмән, Владимир, Тамбов һәм Туапседагы кинофестивальләр кысаларында узды. Шулай ук картина Лондонда, Брюссельдә һәм Венада махсус күрсәтелде.

Картинаны Башкортстан Республикасының халык шагыйре Мостай Кәримнең «Безнең өйнең яме» повесте буенча режиссер Александр Галибин төшерде.

«Сеңелкәш» фильмы хәрби драмасы Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Мостай Кәрим исемендәге фонд ярдәме белән «Мотор Фильм Студия» кинокомпаниясе тарафыннан төшерелде. Лента 2019 елның 19 сентябрендә Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулу уңаеннан экраннарга чыкты. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 1093

Один комментарий

  1. Тәэсирле , эчтәлекле, мавыктыргыч әсәр…