“Укучыларымны үз балаларымдай яратам”

???????????????????????????????Укытучы… Һәр кешенең күңеленә якын сүз бу! Кем генә бу исемне зур хөрмәт белән телгә алмый икән? Мөгаллимә бала өчен икенче әни булып тора, дияргә дә була, чөнки мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, укытучы нарасый белән янәшәдә атлый.

Кечкенә балалардан зур шәхесләр үстерүче, белем һәм тәрбия бирүче, олы тормышка юл күрсәтүче хөрмәт иясе ул – укытучы. Гомере буе “мәктәп тормышы” дигән диңгездә йөзә.

Һәр кеше мөгаллим була алмый. Бу дәрәҗәле һөнәргә киң күңелле, акыллы, эш сөючән, белемле, сабыр, мәрхмәтле, гадел, ә иң мөһиме, балаларны ихлас яратучы шәхес кенә лаек.

Самар шәһәренең “Яктылык” мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләүче Гермус кызы Рәмзия Зарипова нәкъ шундый сыйфатларга ия. Аның күңелендә “балалар”, дип язып куелган, дияр идем мин бу ханым турында.

Укучылары өчен үлеп торучы, мәктәбенә бөтен йөрәге белән бирелгән, үз хезмәтенә мөкиббән китеп, нарасыйлар, аларның ата-аналары алдында җаваплылык тоеп, эшен тирәнтен белеп, аны ихластан башкаручы Рәмзия Зарипова олуг хөрмәткә һәм соклануга лаек.

Милләттәшебез менә инде 31 ел буена укытучы булып эшли. Шуларның 14 елы “Яктылык” мәктәбендәге хезмәткә багышланган. Ул Самар дәүләт университетында югары белем алган.

Рәмзия Зарипованың фидакарь хезмәтен югары бәяләп, аңа Самар Губерна Думасы, Самар шәһәр Думасы, Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф министрлыгы, Самарның мәгариф департаменты тарафыннан Мактаунамәләр тапшырылган.

Зур хәрефтән язарлык Мөгаллимә белән күрешеп, мәктәп тормышы, укыту эше, сөекле укучылары турында сүз алып бардык.

Бу теманы кузгаткач, аның шатлыгы эченә сыймады, күзләре нурланып китте. Җәй буе хезмәтен, балаларны сагынып торган Рәмзия ханым Зарипова бу турыда бик теләп, рәхәтләнеп сөйләшеп утырды.

- Рәмзия апа, үзегез турында берничә сүз әйтеп үтсәгез иде. Кайсы якларда туып-үстегез, кайда белем алдыгыз?

- Мин Ульян өлкәсенең Яңа Малыклы районында урнашкан Лабит авылында туып-үстем. Сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, Сенгилей шәһәрендә педагогия училищесында укып, башлангыч сыйныфлар укытучысы һөнәрен үзләштердем.

Аннары туган авылыма кайтып, мәктәпкә урнаштым. Унҗиде ел шунда эшләгәннән соң, Самарга күчеп килдем.

- Әти-әниегез сезгә нинди тәрбия бирделәр?

- Йомшак та, кирәк чакта таләпчән дә булдылар. Без гаиләдә биш бала. Эш белән тәрбияләнеп үстек. Һәрберебезнең үз бурычы булды. Мәктәптән кайтып, ашап-эчәбез дә, әти-әнинең фермадан кайтканнарын көтеп тормыйбыз, үз эшебезне башкарабыз.

Әти-әниебез мәктәп оештырган барлык чараларда безнең белән бергә катнашалар иде. Тегәргә дисеңме, рәсем ясарга дисеңме – барысын да булдырдылар. Без бөтен конкурсларда гел беренчелекне ала идек. Бик актив булдылар.

- Ни өчен нәкъ укытучы һөнәрен сайларга булдыгыз?

- Бу – минем балачак хыялым. Кечкенә чакта, курчакларны тезеп утыртып, дәрес аңлата, күрше балаларын җыеп, үзләрен укыта идем.

- Авылдан Самарга күчеп килгәч, сез “Бердәмлек” гәҗитәсендә эшләдегез. Журналист хезмәте күңелегезгә хуш килдеме?

- Әйе. Мин бигрәк тә тәҗрибәле, тормыш күргән олы яшьтәге кешеләр турында язарга яраттым. Гәҗитә тарафыннан игълан ителгән бәйгедә басмабызның укучылары мине үзләренә иң ошаган журналист буларак сайлап алдылар. Шулай булуга карамастан, мине укытучы эше үзенә тартып торды.

Шулай бервакыт “Яктылык” мәктәбенә соңгы кыңгырау кичәсе турында репортаж ясарга бардым. Тантанада шигырь сөйләүче балаларны, аларның һавага күгәрченнәр очыруын карап торгач, күңелем тулып, күз яшьләремне тыя алмадым. Мәктәпне шулхәтле сагынган булганмын.

Шуннан соң яңадан үз эшемә кайту турында уйлана башладым. Бигрәк тә “Яктылык”ның беренче директоры Хәридә ханым Дашкина да мине күргән саен мәктәпкә эшкә чакыра иде. Моның өчен мин аңа бик рәхмәтле. Шулай итеп, 2006 елда “Яктылык”ка урнаштым һәм 14 ел инде биредә хезмәт итәм.

- Авыл мәктәбе белән шәһәр мәктәбендә эшләүнең аермасы бармы?

- Авыл мәктәбе булсынмы, шәһәр мәктәбе булсынмы – һәр җирдә йөрәгеңне биреп, чын күңелдән эшләргә кирәк. Балаларны, хезмәтеңне ярату, ата-аналар белән аралаша белү мөһим.
Минем бүген шулхәтле дәрес, дип, вакытны санап утырырга түгел. Кичкә, төнгә кадәр эшләгәнебез дә бар. Авылда да шулай иде. Анда укучыларым белән барлык район чараларына йөрдем. Аларның тормышы белән яшәдем.

- “Яктылык” мәктәбендә һөнәри сыйфатларыгыз үстеме?

- Әлбәттә, үсте. Мөдиребез, укытучылар бик булыштылар. Алар ярдәмендә компьютерда эшләргә өйрәндем, техник чараларны үзләштердем.

Ана телен камилләштердем. Татар теле буенча өлкә конкурсында катнашып, беренче урын алдым.

Ел саен Самарда, Казанда квалификацияне күтәрү курсларына барабыз. Менә читтән торып укыту буенча да белемебезне үстердек. Үсеш булмаса, хәзерге заманда эшләп булмый.

- Читтән торып укыту дигәннән, мондый ысулның нинди кимчелекләрен яисә өстенлекләрен күрәсез?

- Безгә дә, укучыларга да, ата-аналарга да авыр. Өй эшләрен төнгә кадәр тикшереп утырабыз, иртән 4 – 5тән үк торып, яңа биремнәр әзерлибез. Һәрбер баланы сорап өлгермәгәч, үзләренә күп язма эшләр бирергә туры килә. Әле бит интернет та еш кына эшләмичә торырга мөмкин.

Балалар белән кара-каршы аралаша алмыйсың. Мәктәптә һәрберсенең эшен, тәртибен күзәтәсең бит ул.

Бер генә нәрсә бар инде – мондый форматта белем алган укучылар мөстәкыйльлекә өйрәнәләр.
Ә менә тәрбияне ничек бирергә? Мәктәптә балалар күз алдыңда. Аларның тәртибен контрольдә тотасың. Кирәк чакта кисәтү ясыйсың, кирәк вакытта мактап куясың.

Мин мәктәпкә йөреп укыту ягында. Әлбәттә, бу мәҗбүри чара бит инде. Вакытлы гамәл булып, тизрәк элеккеге укыту процессына кайтырга насыйп булсын. Укучылар, хезмәттәшләрең белән күрешү, аралашу кирәк.

- “Яктылык” мәктәбендәге хезмәтегез нәрсәсе белән күңелегезне бизи?

- Директорыбыз Радик әфәнде Газизов – тәҗрибәле, акыллы, оста җитәкче. Коллективыбыз бик дус, мөнәсәбәтләребез яхшы, шөкер. Ата-аналар белән тыгыз элемтәдә торабыз.

Мәктәбебездә татар халык педагогикасына, милли гореф-гадәтләребезгә, динебезгә нигезләнгән тәрбия бирелә. Бу бигрәк тә мөһим роль уйный. Шуңа күрә балаларыбыз да олылар сүзен тыңлыйлар.

Гомумән, “Яктылык”та үзеңне уңай хис итәсең, үз татарларың белән аралашасың, рәхәтләнеп ана телендә сөйләшәсең. Мәктәбебезнең исеме җисеменә туры килә. Биредә яктылык, ямьлелек, күңеллелек хөкем сөрә. Җанга рәхәт. Аллаһыга шөкер, эшкә теләп барам. Ял вакытында мәктәпне сагынам, укучыларымны юксынам.

- Сез – мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап кергән балаларга беренче булып белем орлыкларын салучы кеше. Бу, әлбәттә, зур җаваплылык. Нинди принципларга таянып эш итәсез?

- Беренче сыйныфка килгән бала оясыннан чыккан кош кебек бит ул. Үзләрен өйдәгечә уңай хис итсеннәр өчен тиешле шартлар булдырырга кирәк. Күбрәк уен формаларын кулланып укытырга. Җылы мөнәсәбәт күрсәтергә. Кимчелекләренә басым ясамаска. Бездә төрле милләт балалары укый. Үзара хөрмәт күрсәтергә, дус булырга өйрәтергә кирәк.

- Сезнеңчә, укытучы, белемнән тыш, тәрбия дә бирүчеме? Яисә тәрбияне ата-ана бирергә тиеш, дип саныйсызмы?

- Тәрбия белемнән дә беренчерәк кирәк әле ул. Тәртип булмаса, уку да аксаячак. Укучылар тынычланмыйча, мин дәресне башламыйм. Әлбәттә, тәрбияне күбесенчә әти-әни бирә. Әмма без, укытучылар да, зур роль уйныйбыз. Без һәр дәрестә, һәр тәнәфестә тәрбия эшен алып барабыз. Нинди генә теманы алсак та, без аны тәрбия белән бәйлибез. Ул укыту белән бергә бара. Әти-әниләр һәм мәктәп тәрбияне бергә алып барырга тиешләр.

- Укучыларыгыз арасында аеруча яратканнарыгыз бармы әллә барысын да бертигез күрәсезме?

- Бертигез күрәм. Әмма иң тәртипсез балаларга күбрәк игътибар бирелә.

- Мин дә шуны сорыйм, дигән идем. Тормышта шундый хәл күзәтелә – укытучылар тәртипсез укучыларын күбрәк яраталар кебек. Бу нидән икән?

- Бала бит юкка гына тәртип бозмый ул. Димәк, өендә аңа игътибар, наз җитеп бетми. Әти-әнисе аерылган гаиләләрдә шундый нарасыйлар еш очрый. Миндә дә шундыйлар булды. Андый укучыны кочаклап, башыннан сыйпыйсың да, ул тынычлана. Аңа күп игътибар кирәк. Шул чакта бала үзен кирәкле дип хис итә.

- Укытып чыгарган укучыларыгызны сагынасызмы?

- Әйе, сагынам. Еш кына фотоальбомнарны актарып утырып, һәрберсен исемә төшерәм.

- Ә үзегез беренче укытучыгызны хәтерлисезме?

- Әлбәттә, хәтерлим. Күрше Зирекле авылыннан Әзгат кызы Рауза Шәрәфетдинова. Бик акыллы, мәрхәмәтле, гадел, төпле белем бирүче укытучы. Аралашып яшибез.

- Соңгы кыңгырау кичәсендә укучыларыгыз белән саубуллашканда нинди хисләр кичерәсез?

- Һәрвакыт елыйм. Дүрт ел эчендә укучыларга бик тә ияләнәсең. Һәрберсе үземнеке кебек. “Минем малаем, минем кызым”, — дип йөртәм үзләрен. Балаңны чыгарып җибәрүе җиңел түгел бит. Алар да елашалар.

- Мәктәпне тәмамлаган укучыларыгыз аннан соң сезнең белән элемтәдә торалармы?

- Әйе, күрешергә киләләр, шалтыраталар, бөтен бәйрәмнәр белән тәбриклиләр.

Иң беренче сыйныфымның укучыларына быел 40 яшь тула инде. Урамда машинада узып киткәндә күрсәләр, борылып килеп, кирәк җиргә илтеп куялар. Ерактан ук: “Апа, исәнмесез!” — дип кычкырып татарча сәламлиләр.

- Ата-аналар белән ничек эш итәсез? Аларның ярдәмен тоясызмы?

- Башлангыч сыйныфларда укучы балаларны мәктәпкә әти-әниләре йөртә бит. Шуңа күрә алар белән көн саен күрешәбез, аралашабыз. Дәресләрдән соң утырып сөйләшәбез.

Аллаһыга шөкер, һәрвакыт ярдәм итәләр, активлык күрсәтәләр. Нарасыйларына карата ясаган кисәтүләрне дә аңлап кабул итәләр, ачуланмыйлар. Бердәм булып, бергәләп эшлибез, шөкер.

- Сездә төрле милләт балалары укый. Үзара аралашулары ничек?

- Бервакыт сыйныфымда хәтта сигез төрле милләт иде! Беренче мәлләрдә бер-берсенә карашалар. Күбесе урысча белми, ана телендә генә сөйләшә. Бер ай эчендә дуслашып китәләр, бер-берсенә булышалар, аңлаталар.

Шунысы игътибарга лаек – башка милләтләр татар телен яратып үзләштерәләр.

Олимпиадаларда катнашып, призлы урыннар яулыйлар. Миндә бер урыс кызы укыды, хәзер ул унберенче сыйныфны тәмамлады инде. Татар телендә шулхәтле яхшы сөйләшә, матур итеп шигырь сөйли иде. 

- Дәресләрдән тыш, нинди чаралар үткәрәсез?

- Ун ел җәйге лагерьны җитәкләп килдем. Анда балалар бик яратып йөриләр. Ашыйлар, йоклыйлар, уйныйлар. Шәһәр буенча экскурсияләр оештырабыз, теплоходта йөзәбез, театрга барабыз.

Еш кына ачык дәресләр бирәбез. Бөтен бәйрәмнәрне билгеләп үтәбез. Бөек язучыларыбызга, шагыйрьләребезгә багышланган шигърият кичәләре уза.

Төрле милләт балалары өчен “Яктылык” – дуслык утравы” исемле бәйрәм оештырыла. “Әбием сандыгы” дип аталган чарада борынгы әйберләр турында сүз алып барыла, мөнәҗәтләр әйтүчеләрне чакырабыз. Гаилә бәйрәме дә бик матур уза.

- Быел беренче сыйныфны укытасыз. Нинди хисләр кичерәсез?

- Беренче сыйныфны алганда өстеңә бик зур җаваплылык йөкләнә. Балаларны белем юлына бастырып, төпле гыйлем бирү турында уйлыйсың. Максатларыбызны тормышка ашыруны күзаллыйсың – мәктәпне яратсыннар, тәртипле булсыннар, яхшы укысыннар. Әти-әниләре белән яхшы мөнәсәбәтләр урнаштыруны ниятлисең.

- Эшегез авыр. Дәресләрдән соң әле дәфтәрләр тикшерәсез, планнар язасыз, биремнәр әзерлисез. Буш вакытыгыз калса, нәрсә белән шөгыльләнергә яратасыз?

- Кул эшләре белән шөгыльләнәм. Бәйләргә яратам. Татар милли ризыкларын пешерәм. Бу эшләремне җырлый-җырлый башкарам.

- Сезнеңчә заманча укучылар элеккегеләрдән аерылалармы?

- Безнең заманда тәрбиягә күбрәк игътибар бирелә иде, дип уйлыйм. Ул вакытта Октябрь балалары (октябренок), пионерлар бар иде бит. Начар укысак, тәртип бозсак, пионерга алмаслар, дип борчыла идек. Укучылар һәрвакыт төрле эшләр белән шөгыльләнделәр. Ул чакларда картларга булышып йөрү, начар укучы сыйныфташларга ярдәм итү бар иде.

- Укучыларыгызның уңышлары куандырамы?

- Әле дә ничек шатландыра! Аларның уңышлары – минем эшемнең нәтиҗәләре бит. Димәк, дөрес юлдан барам. Бәйгеләрдә, конференцияләрдә катнашып, призлы урыннар яулаганнарына алардан да күбрәк мин сөенәм әле. Җыр, бию, шигърият конкурсларында да оста чыгыш ясыйлар

- Рәмзия ханым, укытып чыгарган балаларыгызның язмышлары белән кызыксынып яшисезме?

- Әйе. Кайда белем алалар, кайда эшлиләр – барысы белән дә кызыксынам, сорашып торам. Нарасыйлары тугач: “Апа, балабызны укырга сезгә бирәчәкбез”, — диләр. Мондый сүзләр ишетү – минем өчен зур бәхет.

- Урыс шәһәрендә яшәүче балаларга татар телен өйрәтәсез. Кыенлыклар туамы? Нарасыйлар ана телендә сөйләшсен өчен нинди чаралар күрергә кирәк?

- Татар телен һәр укучы төрлечә үзләштерә. Өйләрендә ана телендә аралашмагач, авыр, әлбәттә. Мәктәптә укытып кына яхшы өйрәнеп булмый шул. Әти-әнисе, әби-бабасы татар телен өйрәткән балалар күренеп тора. Алар татарча бик яхшы сөйлиләр. Нарасыйлар кечкенәдән гаиләдә татар телен ишетеп үсәргә тиешләр. Өйдә дә, мәктәптә дә өйрәтү, аралашу мөһим. Бигрәк тә хәзер моның өчен интернетта бик күп мөмкинлекләр тудырылган. Аудио һәм видеоязмалар, махсус сайтлар бар. Барысы да үзебезнең тырышлыктан тора.

- Ярты гомерегез мәктәптә уза. Эшегез рәхәтлек китерәме? Аны нидән күрәсез?

- Эшемнең уңай нәтиҗәләрен күрү рәхәтлек бирә. Укучыларымның уңышлары – шул зур шатлык. Дәфтәрләрен тикшергәндә яхшы билгеләр куйганда да, диктантны дөрес язсалар да, теманы аңласалар да, матур сызык сызсалар да, матур түгәрәк ясасалар да куанам. Балаларның яхшы укуы, яхшы тәртибе, ата-аналарның уңай мөнәсәбәте – барысы да рәхәтлек китерә.

- Тормышны яңадан башларга туры килсә, берәр нәрсәне үзгәртер идегезме?

- Бер нәрсәне дә үзгәртмәс идем. Бары тик укытучы булыр идем. Бу – минем вазифам, минем һөнәрем.

- Рәмзия апа, Сез — бәхетле кешеме?

- Мин үземне бәхетле кеше, дип саныйм. Аллаһыга шөкер, әти-әнием, туганнарым исән-сау. Гел ярдәмгә килергә әзерләр. Яшәргә урыным бар. Сөекле ирем хөрмәтен тоеп гомер итәм. Яраткан эшем, газиз укучыларым бар. Мөдиребез, коллективыбыз һәрвакыт хуплап, ярдәм итеп торалар. Барысына да рәхмәтлемен. Раббыбызга шөкер кылам.

Рамзия-Зарипова05.24 02 09.01 01 09.01 (3) DSC_0090 DSC_0103 DSC_0106 DSC_1531 DSC_1589 DSC_1846 IMG-86ebb919e5a161fa1e4843aa4a419e39-V IMG-58eb6e29b048345f48c35d25eb2a9a77-V IMG-20f73e26728cdca5aa2f532a54bb28ef-V IMG-0b6f30b56d0b754093d8cc36bdb2f402-V image-0-02-05-ce6d34a8154403f621b499c025d629748c8545909dc60bb29cfe275f86d034fb-V image-0-02-05-080105fc1999439220a1fb553e7db3188b135b04014fd959c4a8cd3584ae96e7-V DSC_1907

Миләүшә ГАЗИМОВА. 

 «Самар татарлары» журналы, № 3 (28), 2020 ел.

 

 

Просмотров: 918

Комментирование запрещено