Соңлаган мәхәббәт

9067Нигә инде, нигә, якын дустым,
Йөрәгемдә учак ягасың?
Яз-җәйләрем дә үтте инде,
Көзләремдә чәчәк атасың.

Нигә инде, нигә, якын дустым,
Күзләремә шулай багасың?
Бер карауда утта яндырасың,
Аннан салкын суга саласың.

Рәхмәт сиңа, рәхмәт, якын дустым,
Очраганга минем юлымда
Дәрт-дәрманым ташып тора сыман
Кулларымны алсаң кулыңа.

Көч бирәсең миңа ярышларда,
Көч бирәсең миңа яшәргә.
Бер тамчы да картаясым килми,
Үз-үземне тиңлим яшьләргә.

* * *

Зөһрә йолдыз — бик чибәр кыз,
Күзеннән нур сибелә.
Иреннәре чакыралар
Шашынып үбешергә.
Керфекләре уклар сыман
Кадалды күңелемә.
Бөтен тәнем, җаным белән
Кайттым мин яшьлегемә.
Башым аңлый аерманы,
Башка җирем аңламый.
«Вакыт узды, тынычлан», — дим,
Ярсу йөрәк тыңламый.
Соңгы сулышыма кадәр
Сине сөеп-назлармын.
Гомеремнең көзләрендә
Тагын кайтты язларым.
Җир әйләнә кояш тирәсендә,
Кулларымда шулай очасың.
Әллә куркып, әллә яратканга
Муенымнан кысып кочасың.
Рөстәм НУРТДИНОВ.
Денис авылы,
Шенталы районы.

Просмотров: 1101

Комментирование запрещено