«Таң алдыннан чут-чут сайрый»…

F4LKW0ipnjw2214 декабрьдә Самараның опера һәм балет академия теат­рында Идел буе рус халык хоры һәм Татарстан Республикасы Дәү­ләт җыр һәм бию ансамбленең берләштерелгән зур концерты узды. 

Халык җырларының һәм биюләренең матурлыгын һәм бөеклеген күрсәтү өчен Идел буеның иң танылган ике кол­лективы бер концерт про­грам­масында берләште.

Идел буе рус халык хоры тамашачыларга туган ягыбыз турында легендалар, җырлар һәм биюләр күрсәтте. Һәрбер номер Идел буе халкының тормышы, гореф-гадәтләре, мә­хәббәте һәм бөеклеге, кү­ңел­ләргә үтеп керерлек ли­ри­касы турында сөйләде. Татар мә­дәни тарихының һәм аның кү­ре­нек­ле вәкилләренең тере танык­лы­гы булып саналган Татар­стан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артистлары да та­машачыларга коллектив­ның ал­тын фондында калган иң ях­шы номерларын тәкъдим иттеләр.

Бу концерт башта 26 ок­тябрьгә билгеләнгән иде. Лә­кин, коронавирус пандемиясе сәбәпле, аны 14 декабрьгә күчерергә туры килде. Пан­демия чигенмәде, ләкин әле­ге вакыйганы түземсезлек бе­лән көткән якташларыбыз, “Як­тылык” татар мәктәбенең “Йолдыз” бию театрының кеч­кенә артистлары һәм аларның әти-әниләре, явыз чирдән мас­калар белән араланып, кон­церттан калмаска булдылар. Мәктәп хореографы Алия Су­рина концерттан алган тәэ­сир­ләре белән уртаклашып:

- Урыннарыбыз амфи­те­атрда иде. Сәхнәдәге күре­неш уч тө­бендәге кебек күренә. Ата-аналарның күбесе «Волж­ский» рус халык хоры чыгышын бе­ренче тапкыр күрде булса ки­рәк, бик ошатып, алкышлар белән каршы алдылар. Ә инде сәхнәгә Казан артистлары чык­кач, без барыбыз да аларга кушылып, “Ай былбылым”ны да җырладык, “Ярмәк вагын” да тыпырдап утырдык. Кеч­кенә “Йолдызчыкларыбыз” про­фессиональ артистларның күз явын алырлык матур кос­тюмнарына карап сокланды­лар. Концерттан соң без Татарстан Республикасы Дәү­ләт җыр һәм бию ансамбле артистлары белән истәлекле фотога төштек. “Йолдыз” ар­тистларының шатлыгы чик­сез иде. Балалар күңелендә әле­ге концерт якты эмоцияләр бу­лып озак сакланыр әле, дип уй­лыйм. Әлбәттә, мондый дә­рәҗә­­дәге артистлар белән очрашу нә­­ни артистларга яңа үрләргә ом­тылу өчен этәр­геч булып тора­чак. Шун­дый зур профессионал­лар бе­лән бер сәхнәдә ба­сып то­рыр­га, хәтта аралашырга да мөм­кинлек бир­гәннәре өчен кон­церт­ны оеш­тыручыларга бик зур рәх­мәт әй­тәсем килә, — диде.

Самара өлкәсенең «Ту­ган тел» татар җәмгыяте пре­зиден­ты Ильяс Гомәр улы Шә­күров та: “Әлеге концертны көтеп алдым, бик теләп бардым, — ди. — Концерт башланыр ал­дыннан мин артистларны Са­мара татар җәмәгатьчелеге исе­меннән сәламләдем һәм зурлап килгәннәре өчен рәх­мәт әйттем. Татарстан Рес­публикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең концерт но­мерлары тамашачылар кү­ңе­лендә ике борынгы һәм бөек милләт образын уеп кал­дыручы мәдәни бәй­рәмгә әверелде. Әмма башта күңе­лемдә берникадәр канә­гать­сезлек хисләре туды. Чөн­ки Казан артистларының чы­гышы башланыр алдыннан тамашачылар белән татар телендә исәнләшү, сәламләшү дигән нәрсә булмады, кон­ферансье бөтен номерларны да рус телендә игълан итеп торды, гомумән, концерт про­граммасы татар халкы өчен түгел, ә башка милләт халкы өчен әзерләнгән сыман бу­лып тоелды. Аннан, безнең “Яр­мәк вагы”н никтер үзгәртеп “Себерчә” дип атаганнар. Мо­ңа да кәефем төште. Ләкин, тулаем алганда, концерт уңай тәэсир калдырды. Зал шыгрым тулы, тамашачылар арасында милләттәшләребез бик күп иде. Концерт тәмамлангач, Казан артистлары, минем уйларымны сизенгәндәй, та­машачыларга саф татар те­лендә рәхмәт­ләрен әйтеп, киләсе очрашу­ларга кадәр сау­буллаштылар”, — дип фикере белән бүлеште.

Самараның «Ялкынлы яшь­лек» ансамбле артисты, өлкә татар “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе урынбасары Ай­сы­лу Әбдиева да, Самара һәм Ка­зан артистлары чыгышын юга­ры бәяләп, коллективларның профес­сиональлеген һәм һәр но­мер­ның сәнгати сыйфатын бил­геләде:

- Оркестр һәм ансамбль хо­ры тамашачыларны моңлы татар халык көйләре һәм җыр­лары белән таныштырды­лар, дәртле, комедия эпизодлары белән баетылган татар бию­ләре күңелемне җилкендерде…

Мондый концертлар Самара сәхнәләрендә кабатланыр дип, көтеп калабыз.

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

«Бердәмлек»

Просмотров: 613

Комментирование запрещено