Әлфия СӨЛӘЙМАНОВА: «Кешеләр ышанычы – минем эшемә югары бәя»

Әлфия кәләшне тантанага әзерлиКөз – туйлар вакыты. Һәр пар бу тантананың кабатланмас истәлек булып калуын тели. Самарада никах туйлары уздыру белән шөгыльләнүче Әлфия Сөләйманова студиясе яшьләргә әлеге чараны үзенчәлекле итеп үткәрергә ярдәм итә. Без Әлфия ханым белән очрашып, бу һөнәргә ничек килүе, хезмәтендә кемнәр ярдәм итүе, нинди планнар белән янып яшәве турында сөйләштек.

- Әлфия, ничек итеп туйлар оештыра башладыгыз?

- Татар халкында: “Кеше яраткан эшен яхшы эшли”, — дигән мәкаль бар. Бу минем турыда инде. Озак вакыт йөк ташу компаниясендә логист булып эшләдем. Хезмәт урынымда уникешәр сәгатькә “югала” идем, еш кына ял көннәрендә дә эшкә чыгарга туры килде. Кызыбыз тугач, мондый график ирем Илфатны да, мине дә канәгатьләндермәде, әлбәттә.

Тормыш иптәшем 10 елдан артык мәҗлесләр алып барды. Аны “Татар төне” проекты оештыручысы буларак та беләләр. Мин аңа туйларга әзерләнергә ярдәм итә идем.

Яшь парлар еш кына Илфатны артистлар, мәҗлес узасы урынны бизәүче һәм башка туй белгечләрен сайларга ярдәм итүен соралалар иде. Декрет ялында утырган чакта мин үземне декоратор буларак сынап карарга булдым. Килендәшем Лилия һәм якын дустым Инзилә Гыйззәтуллина да ярдәмгә килделәр. Әкренләп аниматор вазифаларын да үз өстемә алдым. Ә бераздан яшь парларга тормышларындагы иң мөһим чарага әзерләнүдә тулысынча ярдәм итә алуымны аңладым. Махсус курслар тәмамалап, бәйрәмнәр оештыручы-координатор һөнәрен дә үзләштердем.

- Сезнең ярдәм белән бүген Самарада да заманча милли туйлар популярлык яулады. Шулай да кайберәүләр спиртлы эчемлекләрдән башка мәҗлес күңлесез үтә дип уйлый. Сез моның белән килешәсезме?

- Бер генә дә килешмим. Әлбәттә, мондый туйлар алып баручыдан зур осталык таләп итә. Банкет өлеше күңелле узсын өчен ярдәмгә Казаннан шактый тәҗрибәле алып баручылар чакыртабыз. Алар мәгъ­нәле җыр-шигырьләр баш­карып, әдәпле мәзәкләр сөйләп кунакларның күңелен күрәләр, яшьләрне котлыйлар.

Безнең студия туй көне истә калсын өчен күп көч куя. Яшьләр белән иң элек туй буласы көнне, урынын билгелибез. Аннан алып баручыларны, артистларны сайлыйбыз, рус һәм татар телләрендә чакырулар әзерлибез, тантана узачак урынны бизәү турында сөйләшәбез. Кияү белән кәләшнең образын тудыруда да ярдәм итәбез.

Тантана узган көнне дә бөтен эшне контрольдә тотабыз. Кунакларны каршы алып, билгеләнгән урыннарга утырту, артистларның чыгышларын координацияләү һәм башка бик күп нәрсә безнең өстә. Кияү белән кәләшкә һәм аларның якыннарына тормышларындагы иң мөһим вакыйга белән ләззәтләнергә генә кала. Яшьләр иң мөһим көннәрен безгә ышанып тапшыралар икән – бу минем эшемә югары бәя.

- Никах һәм туй уздыру буенча онлайн консультация бирәсезме?

- Һәрвакыт шәхсән очрашырга яисә видеоэлемтә аша аралашырга тәкъдим итәм. Консультациям бушлай, ул 30-40 минут дәвам итә.

- Әлфия, сезнең хезмәт күпме тора?

- Без яшьләрнең ихтыяҗына һәм бюджетына карап эш итәбез. Кемдер туйга 50 кунак чакыра, ә кемдер – өч йөзгә якын. Берәүләргә безнең белән киңәшү дә җитә, ә икенчеләре бөтен оештыру эшләрен тапшыра.

- Шундый тыгыз эш графигыгыз белән гаиләгезгә вакыт каламы?

- Иң мөһиме — тормыш өстенлекләрен дөрес билгеләү. Минем өчен беренче чиратта — гаилә һәм балаларым. Көн тәртибен дә гаилә планнарыннан чыгып төзим. Мәсәлән, иртән иремне – эшкә, балаларымны мәктәпкә озатам, аннан соң кичке сәгать дүрткә кадәр эшлим. Дөрес, туйлар сезонында график бераз үзгәрә һәм ял көннәрендә дә өйдә тормыйм. Илфат: “Синең өчен тәүлектә 25 сәгать”, — дип шаярта. Бу чынлап та шулай.

- Әле – анда, әле монда барасыз… Ничек бар җиргә дә өлгерәсез сез? Үзегез руль артындадыр, мөгаен?

- Юк, ирем: “Хатын-кыз бакта күпме бензин калганы, бөкеләрне ничек узарга икәнлеге турында уйларга тиеш түгел”, — дигән фикердә. Шуңа кирәк чакта мин такси чакыртам, ә юлда рәхәтләнеп китап укып барам.

Гомумән, мин күп укыйм. Бүлмә саен бер китап ята. Танышларым: “Бу китапларны ничек берьюлы укысың?! Фикерләр чуала бит”, — дип гаҗәпләнәләр. Бу шулай тоела гына. Ә чынбарлыкта, күп укыган кешенең баш мие яхшырак эшли башлый, фикер йөртү сәләте арта.

- Әлфия, командагыз зурмы?

- Барлыгы дүрт кеше. Зур штат хезмәткәрләрем булмаса да, ярдәмчеләрем җитәрлек, Аллаһыга шөкер! Милли туйлар алып баруны Лилия һәм Инзиля белән башлап җибәргән булсам, хәзер уң кулым — сеңелем Галия. Тормыш иптәшем Илфат бүген дә төп остазым булып кала, без аның белән бөтен нәрсәне киңәшеп эшлибез. Ике яктан да әти-әниләр нык ярдәм итәләр, үзебез эштә булганда балалар алар белән кала. Яраткан эшемдә уңышларга ирешүемдә бу кешеләрнең өлеше зурдан. Мин аларның барысына да рәхмәтлемен.

- Туйларда көтелмәгән хәлләр килеп чыкканы булдымы?

- Андый-мондый җитди хәлләр булганы юк. Минем тарихта иң зур җитешсезлек – бер туйда кунаклар өстәлендә чәчәкләр бәйләме җитеп бетмәве. Командам бу мәсьәләне тиз арада хәл итте һәм беренче кунак килгәндә бар да тәртиптә иде инде. Әнә шундый җитешсезлекләр булмасын өчен мин яисә берәр ярдәмчем туй буласы урынга алдан ук килеп, барысын да тикшереп чыгабыз.

- Әлфия, сез башыгызга яулык бәйләп йөрисез. Моңа ничек килдегез?

- Ничектер үзеннән-үзе килеп чыкты. Башымны ябып йөргән саен үземне ышанычлырак хис иттем. Хәзер инде яулык — гардеробымның аерылгысыз өлеше. Миндә бер иллеләп яулык бардыр.

- Сез яңа проект та башлап җибәрдегез бугай?

- Әйе, Галия белән Самарада яулыклар сату буенча берничә нокта ачтык. Товар ассортименты шактый бай, бәяләр дә кыйбат түгел. Күбесенчә тыныч төсләргә өстенлек бирәбез. Хатын-кызларыбызга берничә яулыктан торган җыелмалар да тәкъдим итәбез, аларны матур итеп бәйләргә дә өйрәтәбез.

Күптән түгел үзебезнең хатын-кызлар киеме линиясен башлап җибәрергә булдык. Безнең күлмәкләр сыйфатлы тукымадан, тыйнак ябык булачак. Бу проектыбыз да уңышлы булыр, дип өметләнәбез.

- Әлфия, бервакыт сез шоколад һәм хуш исле үләннәр салып әзерләгән чәйләр белән дә сату итә идегез. Ни өчен бу юнәлешне ташладыгыз?

- Дөресен генә әйткәндә, вакыт юк. Шулай да якын киләчәктә студибез сатып алучыларны элеккеге кебек Бельгия шоколадлары һәм чәй җыелмалары белән сөендерер, дип уйлыйбыз.

- Сез шундый киңкырлы шәхес, искиткеч! Киләчәктә дә хезмәтегездә зур уңышлар теләп калабыз! Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, Әлфия!

R&A_302Әлфия кәләшне тантанага әзерли

Әңгәмәдәш Алия АРСЛАНОВА.

 «Самар татарлары» журналы, № 3 (28), 2020 ел.

Просмотров: 857

Комментирование запрещено