Камышлы, Кләүле һәм Исаклы районнары мөхтәсибе, Иске Ярмәк авылы имамы Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәримгә – 45 яшь, ә ел башында мөхтәсиб булуына 25 ел тула!
Үз мәхәлләсе өчен җан атып йөргән бу олы йөрәкле, ихлас күңелле имамыбызның эшләгән эшләре, кылган изге гамәлләре бихисап. 25 ел дәвердә ул авылдашларының ышанычын яуларга, абруй казанырга өлгерде. Шулай булмый мөмкин дә түгел, чөнки Габдулла хәзрәт авылны бер мәхәллә итеп тату яшәтүгә, рухи тәрбия бирүгә күп көч куя. Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен ул “Бөтендөнья татар конгрессы” иҗтимагый берләшәмәләренең халыкара Берлеге медале белән бүләкләнде.
Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим үсеп килүче буынны тәрбияләүгә дә зур игътибар бирә. Дин сабаклары алган балалар Самарада һәм Казанда уздырылып килүче дини бәйгеләрдә катнашалар, еш кына призлы урыннар яулыйлар. Ә хәзрәт тарафыннан уздырылып килүче балалар Сабан туенда алар татар халкының гореф-гадәтләре, милли мәдәнияте, җыр-моңнары белән танышалар. Үзенең дүрт баласын да тормыш иптәше белән шәфкатьле һәм тәүфыйклы итеп тәрбиялиләр.
Габдулла хәзрәт – киңкырлы шәхес. Ул Иске Ярмәк авылының тарихы белән кызыксына һәм анда яшәүче кешеләрнең шәҗәрәләрен төзү белән шөгыльләнә, Мәдәният йорты каршындагы һәвәскәр театрда да уйный. Авыл зиратын, борынгы каберлекләрне, чишмәләрне тәртиптә тоту кебек изге эшләр дә аның инициативасы белән оештырыла…
Без шундый тынгысыз имамыбыз булуына сөенеп яшибез. Хөрмәтле Габдулла хәзрәт! Сезне 45 яшьлек юбилеегыз белән ихлас күңелдән котлап, изге теләкләребезне юллыйбыз — озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, ныклы сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәтләргә бирешмичә, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле булып калыгыз.
Иске Ярмәк мәхәлләсе аксакаллары активы.
Камышлы районы.
* * *
Хөрмәтле Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим!
Сез игелекле өлкәдә хезмәт итү юлын сайлагансыз һәм халкыбызның динен, милли үзаңын үстерү юнәлешендә зур эшчәнлек алып барасыз. “Бердәмлек” газетасы укучылары сезне дин һәм әхлак темаларына язылган эчтәлекле мәкаләләр авторы буларак та беләләр. Четерекле сораулар килеп чыкканда, катлаулы мәсьәләләрне дә гади генә итеп аңлатып бирәсез, һәрдаим безгә ярдәм итеп торасыз.
Хөрмәтле Габдулла хәзрәт! Гаять әһәмиятле һәм изге эшчәнлегегездә уңышлар телибез. Алга таба да халкыбызга үгет-нәсыйхәт биреп, туры юлга өндәп яшәргә насыйп булсын.
“Бердәмлек” газетасы хезмәткәрләре.
Просмотров: 1180
Рәхмәт барчагызга да
Ике дон’я бэхете телэп калабыз!
БУЛМАС ДИМЭ ЯШЬ ХЭЗРЭТ БИЕК УРЛЭР ЯАУЫЙ. ИССЭНЛЕК СЕЗГЭ.ЗУУР РЭХМЭТ
ЮБИЛЕЕГЫЗ МОБЭРЭК БУЛСЫН.