Декабрьнең өченче шимбәсендә Риэлторлар көнен билгеләп үтәбез
Тормышта һәркем күчемсез милек сату яисә сатып алу, вакытлыча фатирга керү кебек четерекле мәсьәлә белән очраша. Бу өлкәдә тәҗрибәсе булган кешеләр профессиональ риэлторлар ярдәменнән файдаланырга киңәш итәләр. Аны да карабрак, таныш-белешләреңнән сорашыбрак, намуслы хезмәт күрсәтүчесен сайлап алырга кирәк. Чөнки “кара” риэлторларга эләгеп, фатирсыз да, акчасыз да калуың мөмкин.
Әңгәмәдәшем Руфия САФИНА менә инде 10 елга якын күчемсез милек өлкәсендә эшли. Без аның бу һөнәргә килүе, риэлтор эшенең үзенчәлекләре турында сөйләшеп киттек.
- Мин Самара архитектура-төзелеш университетының күчемсез милек белән эшләү белгечлеге бүлеген тәмамладым, — дип башлады сүзен Руфия. — Университетны тәмамлагач, кияүгә чыктым һәм, билгеле инде, яшь гаилә буларак, без Артур белән фатир сатып алу турында уйлана башладык.
Студент чагымда ук кешеләрнең фатирларын хосусыйлаштыру белән шөгыльләнә идем, шуңа күрә гаиләм өчен фатир сатып алу мәсьәләсен дә үзем башкарып чыгарга булдым.
Эш барышында мин бу өлкәдә белемнәре җитеп бетмәгән хезмәткәрләр бик күп булуын аңладым. Шул вакытта башыма, бу юнәлештә шактый уңышлы гына эшли алыр идем, дигән уй килде. Өстәвенә, тиешле белемем дә, башлангыч тәҗрибәм дә бар. Шулай итеп, күчемсез милек агентлыгына эшкә урнаштым, ә бераздан, мөстәкыйль эшчәнлек алып барырга җөрьәт иттем.
Риэлтор күрсәтә алган хезмәтләр исемлеге бик озын. Чит ил коллегаларыннан аермалы буларак, Россия риэлторларының күпчелеге алыш-бирешне башыннан алып ахырына кадәр алып бара торган универсаль ярдәмчеләр — юристлар һәм бәяләүче экспертлар да, психологлар һәм реклама агентлары да. Үз-үзеңне тота белү, дөрес һәм матур итеп сөйләшү дә әлеге һөнәрдә бик мөһим. Алыш-биреш үткәрү ысуллары, документлар тутыру формалары гел үзгәреп тора, шуңа да риэлтор һәрдаим чиктәш һөнәрләрдә камилләшергә, яңалыклар артыннан өлгереп торырга, клиентларының мәнфәгатьләрен яклый белергә тиеш.
Мин Руфиянең янып торган күзләренә, үз-үзенә ышанып сөйләвенә карап, риэлтор булырлык бөтен сыйфатлар да аңарда бар, дип уйлап куйдым. Ул бит бу һөнәрне үзләштереп кенә калмаган, ераккарак карап, “Яңа төзелешләр кибете” дип аталган күчемсез милек агентлыгы да ачып җибәргән.
- Агентлыкта әлегә без өч кеше генә эшлибез. Бүгенге көндә бу да җитә. Мин көне буе офиста утырырга яратмыйм, һәрвакыт хәрәкәттә булырга, кешеләр белән аралашырга омтылам, — ди Руфия. Хәзерге вакытта ул оешманың эшен җайга салып җибәрү һәм клиент базасын киңәйтү белән шөгыльләнә.
– Руфия, җитәкче, риэлтор һәм ана вазифаларын алып бару бик авыр түгелме?
– Юк. Минем һөнәрнең бик уңайлы бер сыйфаты бар — эш графигың ирекле, үзеңә ничек җайлы, шулай эшлисең. Әлеге һөнәрне сайлавым да башлыча шуның белән бәйле. Чөнки минем өчен ирем, балалар беренче урында тора. Әни кеше иртәдән кичкә кадәр эштә булырга тиеш түгел, гаилә бәхетле булсын өчен, ана кеше исән-сау, күтәренке күңелле булырга тиеш. Өлкән кызым Самира инде мәктәптә укый, дәресләрдән соң бию түгәрәгенә йөри, нәни Эмилиябез әлегә балалар бакчасында. Үзем өчен дә бераз буш вакыт табарга тырышам – бассейнга йөрим, рәсем ясау белән шөгыльләнәм. Ял көннәрен гаиләбез белән саф һавада, дачада уздырабыз.
Әйбәтләп ял иткәч, эш атнасы да җиңелрәк уза сыман.
– Бүгенге көндә ипотека дигән нәрсә белән очрашмаган кеше бик аздыр, мөгаен. Быел бу юнәлештә үзгәрешләр булдымы?
– Торак милкенең 70 проценттан артыгы нәкъ менә ипотека буенча сатып алына. Быел аның популярлыгы тагын да артты. Әлеге күренеш яңа төзелгән йортларда фатирлар сатып алу өчен кредит ставкалары кимү һәм ташламалы программалар кертелү белән бәйле. Шулай ук икътисад тотрыксызлыгы да халыкны куркыта, шуңа күрә мөмкинлекләре булган кешеләр күчемсез милек сатып алырга тырышалар. Бүгенге көндә акчаны банкта саклау дөрес түгел, минемчә, ә яңа милек бәясен югалтмый, киресенчә кыйбатлана гына.
Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.
Просмотров: 871
Молодец