“Туган мәктәбемдәге хезмәтем хәерле сәгатьтә башлансын”

bSYc53fQqekЯшьләр – безнең киләчәгебез, өлкән буынның өмете. Ватаныбызның куәте, аны үстерү, ныгыту – аларның кулында. Аллаһыга шөкер, бүгенге күп егетләребез, кызларыбыз акыллы, максатлы, җаваплы, сәламәт яшәү рәвеше алып баралар, олыларны – олы, кечеләрне – кече итә беләләр.

Бигрәк тә Самарның “Яктылык” мәктәбендә укыган балалар шундый сыйфатларга ия. Алар зур ышаныч тудыралар. Шуларның берсе- Фаик кызы Айгөл Нуретдинова (кыз фамилиясе – Нуриҗанова).

Самарда туып-үскән кыз беренче сыйныфтан “Яктылык”та белем ала. Гел “4”, “5” билгеләренә генә укыган Айгөл мәктәптән соң Самар шәһәренең дәүләт социаль-педагогия университетын кызыл дипломга тәмамлый. Биология һәм химия укытучысы һөнәрен үзләштергән 22 яшьлек Айгөл Нуретдинова быел үзе гыйлем алган “Яктылык” мәктәбенә эшкә килә.

Аның тормышындагы шушы олуг вакыйга алдыннан без, яшь милләттәшебез белән әңгәмә корып, төрле темаларны кузгаттык.

- Айгөл, “Яктылык” мәктәбенә укырга ничек эләктең?

- Әбием шуннан ерак түгел яшәде. Балачагымда аңа барган саен мәктәп яныннан үтеп киткәндә ни өчендер нәкъ шушында укырга керергә ашкындым. Бинасының тышкы ягыннан ук яктылык бөркелә бит аның. Кечкенә чактан күңелем тартылды. Әти-әнием мине бирегә укырга китергәч кенә, татар мәктәбе булуын белдек.

- Анда нинди фәннәрне аеруча яратып укыдың?

- Миңа бигрәк тә Фәния апа Гыйләҗева алып барган татар әдәбияты һәм Гөлчәчәк апа Нуруллина укыткан алгебра фәне ошый иде.

- Синеңчә, мәктәптә нинди белем һәм тәрбия бирелә?

- Анда татар халык педагогикасына, милли гореф-гадәтләребезгә, динебезгә нигезләнгән бик яхшы тәрбия һәм тирән белем бирәләр.

Мәктәптә без ана телебезне, мәдәниятебезне, тарихыбызны белеп, саклап, аларны үстереп яшәргә өйрәндек. Татар мохитендә үстек. Әлбәттә, моны бездә әти-әниебез дә тәрбияләде, әмма, өйдә башланып, мәктәптә дәвам итсә, нәтиҗәләре тагын да уңышлырак була бит.

- Укыганда нинди чараларда катнаша идең?

- Биедем дә, татарча шигырьләр дә сөйләдем, театральләштерелгән тамашаларда бик яратып катнаштым. Татар теле һәм әдәбияты буенча шәһәр, өлкә, халыкара олимпиадаларда призлы урыннар яулый идем.

Инде университетта укыганда шәһәребездә узган “Татар кызы” бәйгесендә дә катнашып, “Уңган кыз” номинациясендә җиңдем.

- Ни өчен нәкъ укытучы һөнәрен сайлап алдың?

- Балаларны бик тә яратам. Алар белән уртак тел табам. Гел бала-чага белән аралашып үстем.

- Айгөл, үзең белем алган мәктәпкә эшкә урнашкансың. Нинди хисләр кичерәсең?

- Бу – минем өчен зур шатлык һәм олы вакыйга. Әлбәттә инде, бик тә дулкынланам. Миңа анда бөтен нәрсә якын, үземнең укытучыларым. Шуңа күрә хезмәт юлымны башлап җибәрергә җиңелрәк булыр, дип өметләнәм.

Дәресләр укыту белән бергә, Аллаһы теләсә, әле башлангыч сыйныфларда тәрбияче дә булачакмын. Бу да — тәҗрибә туплау өчен бик яхшы чара, дип саныйм.

- Буш вакытларыңда нәрсә белән шөгыльләнәсең?

- Мин — маникюр ясау остасы. Бу күңелемә ләззәт тә, аз гына булса да керем дә китерә. Кешеләргә матурлык бүләк итәргә яратам.

- Тормышыңда берәр нәрсәне үзгәртер идеңме?

- Раббыбызга шөкер, барысы белән дә канәгать мин. Әлбәттә, киләчәккә ниятләр зур. Әмма булганына шөкер итеп яшим. Укытучы һөнәрен сайлавыма да куанам. Балалар белән эшләячәгем бәхет өсти.

- Үзеңне уңышлы кеше, дип саныйсыңмы?

- Төрле чак була инде ул. Ләкин дә Аллаһы Тәгалә Үз ярдәменнән ташламый, шөкер. Әлбәттә, уңышлы булыр өчен һәрвакытта да үзеңә бик нык тырышырга кирәк.

- Олылардан ишеткән иң яхшы киңәш нинди булды?

- Һәрхәлдә дә кеше булып калырга. Мәрхәмәт кылырга.

- Синең өчен тормышта иң мөһиме нәрсә? Гаиләме яисә карьера ясаумы?

- Икесе дә – мөһим нәрсә. Әмма минем өчен гаилә беренче урында тора.

- Киләчәктә нәрсәгә өйрәнергә теләр идең?

- Иң беренче чиратта, укытучы хезмәтемне үстерергә, тәҗрибә тупларга телим. Кеше бер урында басып торырга тиеш түгел, һәрчак үсештә булырга, гыйлемне гомер буе камилләштерергә кирәк. Хәерле белем бирә торган һәрнәрсәгә дә әзер мин.

- Әти-әниеңнең тәрбиясе нинди булды?

- Мин — гаиләдә бердәнбер бала. Әтием Фаик, әнием Раилә мине иң яхшы әйберләр белән тәэмин итсәләр дә, иркә бала булып үсмәдем, чөнки алар миңа шулай ук яхшы тәрбия дә бирделәр. Барысына да үз көчең белән ирешергә өйрәттеләр.

- Әти-әниең белән мөнәсәбәтләрегез ничек?

- Алар – минем иң якын кешеләрем. Үзләренә барысы өчен дә чиксез рәхмәтлемен. Кияүгә чыккач, алардан аерым яшим. Тик көненә берничә тапкыр шалтыратып, хәлләребезне белешеп торабыз. Исән-сау булып, озак еллар яши күрсеннәр.

- Ирең Рөстәмнең нинди сыйфатларына кызыгып кияүгә чыктың?

- Игелекле, ярдәмчел, намуслы, кайгыртучан, акыллы, эшчән булуын ошаттым. Мине чын күңелдән ярата, кадеремне белә. Мин дә аны сөям, хөрмәт итәм.

- Ә үзеңнең холкың нинди?

- Мин – хисле, йомшак күңелле кеше. Тиз кызып китәм һәм тиз суынам.

- Кимчелекләрең? Алар өстендә эшлисеңме?

- Тиз кызып китүне кимчелекләрдән саныйм да инде. Хисләргә бирелгән чакта кирәкмәгән сүзләр дә әйтелергә, кирәкмәгән адымнар да ясалырга мөмкин бит ул. Шуңа күрә үз өстемдә эшлим, әлбәттә. Авызымны ачканчы баштан яхшылап уйлыйм, тынычланырга тырышам.

- “Ватанчы” (патриот) булу – синең өчен нәрсә ул?

- Туган, яшәгән җиреңне, йортыңны хөрмәт итү, ярату. Үз Ватаныңа, халкыңа, милләтеңә, динеңә, гореф-гадәтләреңә, сайлаган һөнәреңә тугры булу.

- Сәламәт яшәү рәвеше алып баруга карашың?

- Начар гадәтләрем юк. Берничә ел ныклап спорт белән шөгыльләндем.

- Айгөл, татар телен бик яхшы беләсең? Моңа кем өйрәтте?

- Гаиләбездә барыбыз да татарча сөйләшәбез. Кечкенәдән әбиләрем, әти-әнием өйрәтеп үстерделәр. Мәктәптә дә яхшы белем бирделәр.

Баланы сабый чагыннан өйдә ана теленә өйрәтергә кирәк. Үз милләтемнең тугры вәкиле буларак, мин, Аллаһы бирсә, үземнең нарасыйларны да татар теленә өйрәтәчәкмен. Телсез милләт югала!

- Үрнәк алырлык кешеләрең кем?

- Минем өчен әти-әнием үрнәк булып торалар. Аларның сыйфатларына, бер-берсенә күрсәткән мөнәсәбәтләренә сокланып яшим. Үз гаиләмдә дә шундый мохит булдырырга тырышам.

- Заманча яшьләребезне ничек бәялисең?

- Яшьләребез — алга киткән егетләр, кызлар. Техниканы бик тиз үзләштерәләр. Барысыннан да хәбәрдар. Бер генә нәрсә күңелгә ятмый – бик күп вакытларын компьютер алдында үткәрәләр.

- Татар кызы булуың белән горурланасыңмы?

- Әйе, горурланам. Милли, дини бәйрәмнәрне билгеләп үтәбез, йолаларны үтәргә тырышабыз. Әти-әнием үз халкыбызга, динебезгә мәхәббәт тәрбияләп үстерделәр. Чын татар хатын-кызларына хас булганча, әнием ирне ир итә белә. Мине дә шуңа өйрәтте.

- Китаплар укырга яратасыңмы?

- Бик теләп укыйм. Хәсән Туфанның шигырьләрен яратам. Мәктәптә укыганда да шигърият бәйгеләрендә сөйләргә аның иҗатын сайлап ала идем.

- Сыйныфташларыңны сагынасыңмы? Аралашасызмы?

- Бүгенге көндә дә аралашып, хәлләребезне белешеп, бер-беребезнең тормышы белән кызыксынып яшибез. Очрашу кичәләре оештырабыз. Күпләре үз гаиләләрен кордылар инде.

- Син – аралашучан кешеме? Башкаларда нинди сыйфатларны якын күрәсең?

- Әйе, мин күзгә-күз аралашырга яратам. Ихлас, эчкерсез, гадел кешеләр күңелемә хуш килә.

- Уку йортларын тәмамлагач, тормышка караш үзгәрәме?

- Мәктәптән соң әле барыбер балаларча уй-фикер йөртәсең. Ә инде университетны тәмамлагач, җитди мәсьәләләр турында уйланасың, ниятләрең дә үзгәрә.

- Тормыш девизың бармы?

- Төгәл девизым юк. Кешеләрне рәнҗетмичә, хәлемнән килгәнчә ярдәм итеп, әти-әниемнең лаеклы кызы, иремнең яхшы хатыны булып яшәргә тырышам.

- Укытучы нинди булырга тиеш?

- Тирән белемле, йомшаклыгы да, таләпчәнлеге дә чамалы булырга тиеш. Укучы укытучыдан курыкмаска, аңа ышанырга һәм шул ук вакытта үзен ихтирам итәргә, тыңларга тиеш.

- Үзеңдәге нинди сыйфатларыңны яратасың?

- Гадел, ярдәмчел, җаваплы булганыма шатланам.

- Киләчәккә нинди өмет-теләкләр белән яшисең?

- Иң мөһиме – әти-әнием, ирем, якыннарым исән-сау, янәшәдә булсыннар. Раббыбыз өй тутырып акыллы бала-чага үстерергә насыйп итсен. Туган мәктәбемдә яратып сайлап алган укытучы хезмәтем хәерле сәгатьтә башланып, аны лаеклы башкарырга язсын.

(56)

(163) bSYc53fQqek CNMJUv-bfnU lHO4dGct6Ao ?????????????????????? vbJe19dbRLg

Миләүшә ГАЗИМОВА. 

 «Самар татарлары» журналы, № 3 (28), 2020 ел.

 

Просмотров: 1062

Один комментарий

  1. Аллага шекер. Сез эйбэт,бэхетле булсагыз, без бэхетле ата, аналар