«Идел-йорт» фестиваленең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды

voSN00LIe4A

Камышлы районыннан үзешчән театр коллективлары әгъзалары 20нче «Идел-йорт» төбәкара фестиваленең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнаштылар.

21 декабрь көнне, Шамил Закиров исемендәге XX юбилей төбәкара «Идел-йорт 2020» конкурсына йомгак ясалды.

Фестиваль ТАССР төзелүнең 100 еллыгы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы кысаларында, 2020 елның 13 октябреннән 21 декабренә кадәр уздырылды, аның нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе төбәкләренең иң яхшы үзешчән театр коллективлары сайлап алынды.

1992нче елда Республика халык иҗаты фәнни-методик үзәге тарафыннан беренче тапкыр театр коллективлары бәйгесе оештырыла. 1998нче елда бәйге төбәкара статуста үткәрелә башлый һәм аңа “Идел-йорт” исеме бирелә. “Гран-при” дәрәҗәсенә лаек булган коллективка Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында үз спектакльләрен күрсәтү мөмкинлеге бирелә. 2018нче елдан бәйге Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Шамил Зиннур улы Закиров исемен йөртә башлый.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә узды. Гран-прига Актаныш районының Киров авылы халык театры лаек булды. Коллективка 1 миллион сум бүләк ителде. Тагын бер гран-при иясе — Башкортстан Республикасы Стәрлебаш районы Стәрлебаш авылының «Эстәрле» халык театры.

Катнашучыларны һәм кунакларны  Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде. “Әлеге фестиваль елдан ел камилләшә бара. Белгәнебезчә, 2021нче ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Ә Актаныш халкы өчен 2021нче ел  Татар дәүләт театры оешу белән истә калсын иде. Аларның бүгенге көндә бөтен күңелләре, җаннары белән әлеге эшкә бирелүе татар дәүләт театры дәрәҗәсенә ирешүгә нигез булып тора. Киләсе елда, әлеге театрның Россиянең төбәкләренә гастрольләрен оештыруны без үз өстебезгә алабыз,” – дип билгеләп үтте ул.

Бүләкләү тантанасы Актаныш районының Киров авыл мәдәният йорты халык     театры башкаруында, “Гран-при”га лаек булган «Җир белән күк арасында» спектакле белән тәмамланды. Режиссер – Алсу Хузина, спектакль Талха Гыйниятуллинның пьесасы буенча куелган.

tatar-congress.org

voSN00LIe4A

«Өмет» театры актеры Илшат Галимов (сулда), режиссеры Наил Галимуллин (уңда), Камышлы авылының җирлекара үзәк китапханәсе мөдире Римма Галимуллина (уртада).

«САМАР ТАТАРЛАРЫ» МЕДИА-ПОРТАЛЫ РЕДАКЦИЯСЕННӘН:

Исегезгә төшереп үтәбез, Камышлы районыннан Иске Ярмәк авылы мәдәният йорты каршында иҗат итүче «Өмет» һәвәскәр һәм Камышлы халык театрлары Казан шәһәрендә узучы 20нче «Идел-йорт» төбәкара үзешчән театр коллективлары бәйгесендә  катнашкан иделәр.

Гөлшат Зәйнәшеваның  «Чиккән яулык» («Рамай») пьесасын сәхнәләштергән өчен Иске Ярмәк авылының «Өмет» театры (режиссеры — Наил Галимуллин), Әсгат Мирзаһитовның «Аналар көтәләр улларын» спектаклен сәхнәләштергән өчен Камышлы халык театры (режиссеры - Гүзәлия Шакирова) катнашучы дипломнары һәм акчалата сертификатлар белән бүләкләнгәннәр. Шулай ук Камышлы халык театры режиссеры Гүзәлия Шакировага үзешчән  театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткәне өчен һәм «Өмет» театры актеры Илшат Галимовка «Иң яхшы эпизодик роль» номинациясендә дипломнар һәм акчалата сертификатлар тапшырылган.

Үзешчән коллективларга алга таба да зур уңышлар телибез, иҗат чишмәләре һәрвакытта ургылып аксын!

Просмотров: 1067

Один комментарий

  1. Бездэ булдырабыз Эфэрин.