Матур күңелле татар кызы ул!

CI09E80vmxAСаф татарча сөйләшүче, өлкәннәргә ихтирам күрсәтеп, аларга ана телендә матур итеп “апа”, “абый”, дип эндәшүче яшьләребез бигрәк тә күңелне эретеп җибәрәләр дә инде!

Өстәвенә, акыллы, уңган, үз милләтләрен хөрмәтләүче, күркәм холыклы, һөнәрләрен ихлас яратучы кешеләр дә булсалар, бу күңелгә бигрәк тә хуш килә.

Алар белән аралашу ләззәт китерә, киләчәгебезнең ышанычлы кулларда булуына, татар телебезнең сакланып калуына зур өмет барлыкка килә.

Гүзәл татар кызларыбызның берсе – Илшат кызы Ильмира Яхина (кыз фамилиясе – Мәҗитова) белән сөйләшкәндә дә шундый фикер туды.

Ильмирага 23 яшь. Ул, “Яктылык” мәктәбен яхшы билгеләргә тәмамлап, укытучы һөнәрен сайлап алган. Самарның дәүләт социаль-педагогия университетында укыган. Биология һәм химия фәннәреннән белем бирәчәк.

Елховка районының Мулла авылында үскән кыз икенче сыйныфны тәмамлагач, аларның гаиләсе Самарга күчеп килә. Өченче класска ул “Яктылык” мәктәбе бусагасын атлап керә. Ике туган апасы да монда гыйлем алганга, баланы кайда укырга бирергә, дигән сорау тумый.

“Яктылык”тан ерак яшәсәләр дә, Ильмираны бирегә китерәләр.

Ә быел ул туган мәктәбенә үзе укытырга килә! Менә бит язмыш дигәннәре.

Әти-әнисе кызны кечкенәдән мөстәкыйльлеккә, җаваплылыкка өйрәтеп үстергәннәр.

Ильмирадан ни өчен мөгаллимә хезмәтен сайлаганы белән кызыксындым. Ул, анасы эзеннән китеп, шушы һөнәргә өстенлек биргән икән. Әнисе авылда яшәгәндә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән. Ә менә нәкъ биология фәненә тукталуы табиб булган әтисенә бәйле. Балаларны сөюе дә зур йогынты ясаган.

- Табигатьне бик яратам. Моңа мәхәббәтем кечкенәдән, әби-бабам исән чаклардан килә. Хәзер дә ирем һәм абыем белән еш кына урманга барып, анда җаныбызны ял иттерәбез. Туебызны да табигать кочагында – Циолковский исемендәге санаторийда уздырдык. Шуңа күрә дә биология фәне миңа якын, — дип тә аңлатты яшь милләттәшебез үзенең укытучы һөнәрен сайлап алуын.
Ильмираның матур итеп саф татар телендә сөйләшүе колакны иркәли. Моңа аны әби-бабасы, әти-әнисе өйрәткән.

- Мин, урыс телен белсәм дә, икенче сыйныфка кадәр авылда гел татарча сөйләштем. Гаиләбездә һәрвакыт ана теле яңгырый. Бала татар телен белсен өчен аны моңа сабый чагыннан өйрәтә башларга кирәк. Шул вакытта гына ул телне камил беләчәк, — ди Ильмира.

“Яктылык”та татар халык гореф-гадәтләренә, мәдәниятенә, динебезгә нигезләнгән тәрбия алган кыз мәктәп чараларында актив катнашкан. Өченче сыйныфтан алып, ул “Йолдыз” бию театрына йөри. Җитәкчеләре Инзилә Рәлиф кызы үзләрен оста итеп биергә өйрәтә. Алар шәһәребездә, өлкәбездә узган бик күп бәйрәмнәрдә, конкурсларда искиткеч матур биюләр күрсәтәләр.

“Мирас” исемле мәктәп музее эшендә дә катнашып, Ильмира бирегә килүче кешеләргә экспонатлар турында сөйли.

Татар теле буенча шәһәр, өлкә, халыкара олимпиадаларда призлы урыннар яулый ул. Ә татар шигърияты бәйгеләрен аеруча ошата.

- Җирле шагыйребез Гакыйль абый Сәгыйровның “Әнкәйгә” шигырен бигрәк тә яраттым. Самарда узган бер конкурста шуны сөйләп, гран-при алгач, ул бигрәк тә популяр булып китте. Беренче мәлләрдә бу шигырьне сөйләгәндә, күз яшьләремне тыя алмый идем. Шулхәтле йөрәгем аша үтте ул шигъри юллар, — дип кичерешләре белән уртаклаша кыз.

Шәһәребездә оештырылган җиңел атлетика буенча ярышларда “Яктылык” мәктәбенең данын яклый ул.

Ильмира Самарда үткәрелгән “Татар кызы” бәйгесендә дә үзенең уңган-булганлыгын күрсәтеп, икенче урын яулый.

Казанга “Татар яшьләре көннәре”нә барып, татар теле, мәдәнияте, гореф-гадәтләре, Ислам дине буенча белем өсти, тәҗрибә туплый.

Мәктәп мөдире Радик Газизов үзләрен әйдаманнар мәктәбенә дә җибәрә. Анда алар лидерлык сәләтләрен үстерәләр.

- Туган мәктәбеңә эшкә килү нинди хисләр уята? – дип сорадым аңардан.

- Олы тормышка басып, хезмәт юлын башлау, әлбәттә, дулкынлану хисләре тудыра. Шунысы куандыра – барысы да таныш, якын булган мәктәпкә эшкә урнаштым. Биредә башта башлангыч сыйныфларда тәрбияче булачакмын. Монда практика үткәндә бу укучылар белән эшләдем инде. Шуңа күрә үзләрен яхшы беләм.

- Ильмира, хәзер бөтен яшьләр интернетта утыра. Син дә шулайдыр инде. Аннан үзең өчен нинди мәгълүмат аласың?

- Файда китерә торган материалларны үзләштерәм. Әле университетта укыганда массаж ясаучы курсларына йөрдем. Өч ел шуның белән шөгыльләнәм инде. Шуңа күрә шул тармакка кагылган мәгълүматларны өйрәнәм.

- Буш вакытларыңны ничек үткәрәсең?

- Авылда чәчкәләр үстерәм, урманда йөрергә, җиләк, гөмбә, дару үләннәре җыярга яратам. Балаларны биергә өйрәтәм.

- Кешеләрдә нинди сыйфатларны өстен күрәсең?

- Мәрхәмәтле, гадел, ихлас, чын күңелдән ярдәмгә килүче кешеләрне якын күрәм. Үз хезмәтен тирәнтен белеп башкаручылар мактауга лаек. Үзем дә шуңа омтылачакмын.

- Ә ирең Ильмирның нинди сыйфатларын ошаттың?

- Намуслы, җаваплы, уңган, хезмәт сөючән булуына кызыктым. Юморга да оста.

- Ата-анаң белән мөнәсәбәтләрең нинди?

- Үз әтием белән дә, үги әтием Рәфик, әнием белән дә, шөкер, искиткеч яхшы, ышанычлы мөнәсәбәтләрдә. Алар миңа һәрвакыт ярдәмгә киләләр, хуплыйлар. Аллаһының рәхмәтләре яусын үзләренә.

- Ильмира, укытучы булып эшләячәксең. Мөгаллим нинди булырга тиеш?

- Иң беренче чиратта, үз эшенең остасы, тирән гыйлемле булырга тиеш. Кирәк вакытта – йомшаклык, кирәк чакта таләпчәнлек күрсәтергә. Балалар белән уртак тел таба белергә.

- Үрнәк алырлык кешеләрең бармы?

- Ул – минем әнием. Үзе дә — җаваплы кеше. Мине дә шуңа өйрәтте.

Практика вакытында дәресләргә әзерләнгәндә үземнең укытучыларым үрнәк булып торды.

- Үзеңә карата дөрес тәнкыйтьләү сүзләрен ничек кабул итәсең?

- Аңлап кабул итәм. Бу, үзеңне читтән күреп, кимчелекләреңне төзәтер өчен кирәк.

- Ә кешеләргә кимчелекләре турында турыдан-туры әйтергә кирәк, дип саныйсыңмы?

- Кирәк чакта әйтергә кирәк. Ул вакытта да башкалар алдында түгел, үзенә генә белгертергә. Һәм, кешене үпкәләтмичә, әдәпле сөйләшергә.

- Тормыштагы иң шатлыклы вакыйгаларың?

- Сеңелемнең дөньяга килүе, кияүгә чыгуым иң бәхетле вакыйгалар булды. Төрле чараларда, бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яулавым зур шатлык китерде.

- Авыр мәсьәләләрне хәл иткәндә кем белән киңәшәсең?

- Иң беренче чиратта, әнием һәм ирем белән. Алар мине һәрвакыт аңлыйлар, чын күңелдән булышырга тырышалар.

- Киләчәккә нинди ниятләр белән яшисең?

- Хезмәтемне лаеклы башкарып, укучыларыма төпле белем, яхшы тәрбия бирергә. Шулай ук, дәресләрдән тыш, алар өчен биология буенча кызыклы түгәрәк оештыру теләгем бар.

Аллаһыдан гаилә бәхете, сәламәт балалар тудырырга, якыннарымның исән-сау булуларын сорыйм.

- Теләкләрең тормышка ашсын, Ильмира. Матур, эчтәлекле җавапларың өчен рәхмәт. Тормышта зур уңышларга ирешеп, татар халкының күркәм вәкиле булып яшәргә насыйп булсын.

DSCF2424DSCF8310 FVssQBulHqA GHig9dHdCu0 i (1) i (2) Rusakov Photo-57 PicsArt_06-16-02.58.00 PicsArt_04-24-09.41.49 PicsArt_04-24-08.21.4211 K0sY7-9JqtY im-upload-image-1523390857156 IMG_6576-1 i i (3)

Миләүшә ГАЗИМОВА. 

 «Самар татарлары» журналы, № 3 (28), 2020 ел.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотров: 1059

Один комментарий

  1. Ильмира бик акыллы , ягымлы татар кызы ! Ходай бяхетлярен бирсен! Ильмир белян Ильмира матур яшясенняр