“Милләтемә хезмәт итүдән ләззәт табам”

image-2020-08-17 10-18-53Тольятти шәһәренең татар милли хәрәкәтен искә алсаң, иң беренче чиратта, бу тармакта җан-фәрман эшләүче Сәйхулла кызы Зөлфия Галиханова күз алдына килеп баса. Милли җанлы, татарлар өчен үлеп торучы, чын күңелдән халкыбыз язмышын кайгыртучы Зөлфия апа якты йолдыз булып балкый.

Ул — баскан җирдән ут чыгара, дәрт-дәрманы ташып торган ханым! Һәр кешегә ачык йөзле, елмаеп, ихластан сөйләшә, ярдәмчел, һәр эшен җиренә җиткереп башкара, йөрәге тулы мәрхәмәт аның.

Зөлфия ханым — Тольятти шәһәре, Самар өлкәсе татарлары алдында зур абруй яулаган шәхес. Башкаларга ихтирам күрсәтеп яши, үзен дә хөрмәтлиләр, яраталар. Татар халкының милли гореф-гадәтләрен саклаучы милләттәшебез мактауга һәм соклануга лаек.

Аның хезмәтен түрәләр дә югары бәяләп, аңа Самар өлкәсе Губернаторының, Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары, Тольятти шәһәр башлыгының Мактаунамәсе тапшырылган.

Без Зөлфия Галиханова белән сөйләшеп, аның тормышы, милли хәрәкәттәге эше турында сүз йөрттек.

- Зөлфия апа, кайсы якның чишмә суларын эчеп үстегез?

- Мин Дәүләткол авылында тудым. Өченче сыйныфны бетергәч, дүртенче класстан Камышлыга йөреп укырга кирәк иде. Шуңа күрә әти-әнием шунда күченеп урнаштылар.

Мәктәпне тәмамлагач, Богырыслан шәһәрендә медицина училищесында белем алдым. Туган авылыма кайтып, шәфкать туташы хезмәтен башкардым.

Авыл клубында берничә ел режиссер булып эшләдем һәм 2005 елга кадәр андагы барлык чараларны үткәрүдә катнаштым.

Аннары тормыш дулкыннары мине Тольятти шәһәренә китерде. Бүгенге көндә биредә “Автоград” исемле мәдәни үзәктә хезмәт итәм.

- Сез – бик тә шәп, актив хатын-кыз. Нәселегездә барысы да шундыймы?

- Күбебез шундый. Әти-әнием дә бик уңган-булган, җитез кешеләр иде. Авылда яшәп ятучы энем дә барысын да булдыра. Ул эреп ябыштыручы (сварщик) булып эшли. Хезмәтен бик оста башкара.

- Милли хәрәкәткә кайчан, ничек килеп кердегез? Җәмәгать эшегез турында сөйләсәгез иде.

- Яшь чактан ук җәмәгать эшләрендә актив катнашып килдек. Медицина училищесында укыганда, авылга каникулга кайткач, агитбригадалар белән концертлар куеп йөри идек.
Тольяттида яши башлагач, бервакыт шәһәр татар мөхтәриятендә мәдәни-агарту хезмәте җитәкчесе булып эшләгән авылдашыбыз Раилә Сафина кунакка чакырды. Яңа елны бергә каршы алдык. Шулай автономия хезмәткәрләре белән танышып, дуслашып киттек.

Аннары, Раилә киткәч, мөхтәриятнең рәисе Җәмил Вәлиуллин мине аның урынына эшкә чакырды. Шулай итеп, 2007 елдан бирле анда хезмәт итәм. Алты ел бу оешманың башкарма директоры булдым. Бүгенге көндә дә автономиянең барлык чараларын оештыруда җиң сызганып эшлим.

- Сез – Тольятти шәһәре татар милли-мәдәни мөхтәриятенең 10 еллыгына багышлап, “Сохранить и приумножить” исемле китап чыгардыгыз. Мин, аның макетын ясаучы кеше буларак, сезнең бу хезмәтне җаныгыз-тәнегезне биреп башкаруыгызны күрдем. Кышның салкын, карлы көннәрендә көн саен кичләрен Тольятти – Самар юлын таптадыгыз. Шундый китап бастыру идеясы ничек барлыкка килде? Халыкны куандырып булдымы?

- Идея әллә кайчан барлыкка килгән иде инде. Тик, акча булмау сәбәпле, тормышка ашырыла алмыйча торды. Һәм, бәхетебезгә, мәрхәмәтле кешеләр ярдәме белән китапны бастырдык. Бу эшне җитәкләп, башкарып чыгарга кем ярдәм итә алыр икән, дип, “Бердәмлек” гәҗитәсенең баш мөхәррире Рәфкат абый Әһлиуллин белән киңәшкәч, ул, бер дә икеләнмичә, тарихчы Шамил Галимовны тәкъдим итте.

Шамил әфәндегә, Миләүшә, сиңа һәм акча биргән иганәчеләребезгә бик зур рәхмәтләрем. Сезнең белән китапны басмага әзерләгәндә шулкадәр җиренә җиткереп, һәр хәрефне, өтер-ноктаны җентекләп тикшереп эшләгәнегезгә исләрем киткән иде.

Һичшиксез, бу китап халык өчен бик кирәкле булды. Аны укып, күпләр мөхтәриятнең барлыгын белделәр һәм безнең эшләрдә катнашырга теләк белдерделәр.

Аннары бу бит – тарих. 1986 – 1987 еллардан алып, Тольятти татарлары тормышына кагылган мәгълүматлар бирелде анда. Ул вакытта бездә Сабан туйлары уздырыла башлаган. “Туган тел” исемле татар-башкорт җәмгыяте эшләп килгән. Шуларга багышланган материалларны эзләп таптык.

2001 елда шәһәр татар милли-мәдәни мөхтәрияте оештырылды, һәм аны Җәмил Вәлиуллин җитәкләде. Аннары Рәшит Нурмөхәммәтов, Рәүф Кирасиров рәис вазифаларын башкардылар. Бүгенге көндә автономияне Тольятти шәһәренең имам-мөхтәсибе Ислам хәзрәт Гомәров җитәкли.

Төрле елларда төрле журналистлар мөхтәрият, активистларыбыз турында язган мәкаләләрне җыеп, китапка тупладык. 20 көн буена көн-төн эшләргә туры килде. Архивларда утырырга кирәк булды, әлбәттә.

Һәр хезмәтне яратып башкарырга кирәк шул. Нинди эшкә тотынсам да, күңелемне биреп тырыштым.

- Тольятти шәһәренең “Идел” дип аталган җыр һәм бию татар ансамблен җитәклисез. Бу хезмәтегез нәрсәсе белән күңелегезгә якын?

- Мин гомерем буе җыр-моңга гашыйк. Җырлаган кешеләрне, биючеләрне, гармунчыларны яратам. Ата-анам да бик матур җырлыйлар иде. Әни “Ярмәк вагы”н иң оста биючеләрнең берсе булды.

Мин – иҗади шәхес. Вакытында җырладым да, биедем дә, бөтен бәйрәмнәргә сценарийларны үзем яздым.

“Идел” ансамблен җитәкләвем күңелемә рәхәтлек бирә, ләззәтләндерә. Бездә балалар да, олы яшьтәге кешеләр дә бар. Һәрберсе үзенчә сәләтле.

Төрле җирләргә конкурсларга йөрибез. Телевизион тапшыруларда катнашабыз. “ТНВ-Планета” каналында “Җырлыйк әле!” тапшыруында да чыгыш ясадык. Самарда үткәрелгән “Мирас” фестивален калдырганыбыз юк. Талантлы җырчыларыбыз, биючеләребез призлы урыннар яулап киләләр.

“Идел”нең уңышлары – эшебезнең нәтиҗәләре. Бу, әлбәттә, минем өчен зур бәхет булып тора.

- Мөхтәрият нинди чаралар уздыра?

- Бик күп чаралар үткәрәбез без. “Язлар моңы” фестивале, “Татар кызы” бәйгесе, Сабан туйлары, төрле бәйрәмнәргә багышланган кичәләр. Быел беренче мәртәбә 5 – 14 яшьлек балалар өчен аерым “Татар кызы” конкурсын оештырдык.

Мөхтәриятебезне мәчетебез имамы Ислам хәзрәт Гомәров җитәкләгәч, Мәүлид бәйрәмендә дә катнаша башладык, шөкер.

Самар өлкәсе “Ак калфак” татар хатын-кызлары җәмгыятенең филиалы да бездә уңышлы эшләп килә.

Балаларга, яшьләргә бик күп игътибар бирәбез. Олыларның да күңелен күрәбез.

- Зөлфия ханым, Сез уйлап тапкан һәм оештырып килгән “Язлар моңы” татар фестиваленә Бөтендөнья татар конгрессы югары бәя биргән. Әлеге чара ничә ел үткәрелә, анда кемнәр катнаша?

- Бу бик тә матур фестиваль җиде ел үткәрелде инде. Быел дөньядагы авыр хәлләр аркасында ул оештырыла алмыйча калды.

Әлеге чарада төрле яшьтәге җырчылар, биючеләр, гармунчылар үз осталыкларын күрсәтәләр. Өлкәбезнең төрле почмакларыннан киләләр. Гали, Камышлы авылларында, Сызран шәһәрендә яшәүчеләр бик теләп чыгыш ясыйлар. Ульян өлкәсенең Димитровград шәһәреннән дә еш катнашалар. Яшьләрнең бик күп булуы шатландыра.

- Камышлыда 1988 елдан бирле уздырылган “Уйнагыз, гармуннар!” бәйгесен дә сез оештырып, алып баргансыз икән.

- Әйе, бу чараны без оештырып җибәрдек. Шулай бервакыт ул чакта клуб директоры булган Әгътәс абый Гыйззәтов, Казанга барып кайткач: “Анда гармунчылар бәйгеләрен үткәрәләр. Без дә бу эшне ерып чыга алырбызмы икән?” – дигәч, мин аңа: “Бөтен нәрсәне дә булдырабыз!” – дип җавап бирдем. Һәм кулыбыздан килде дә.

Ул вакытта авылыбызда 108 гармунчы иде. Шуларның егермесе беренче бәйгедә катнашты, икенчесендә 45 кеше булды.

Шулай ел саен 2005 елга кадәр бу чараны матур гына оештырып килдек. Тора-бара ул район күләмендә үткәрелә башлады. Башта авылларда аерым-аерым узды. Аннан инде иң-иң осталарын сайлап алып, район конкурсы була иде.

Берникадәр вакыт бәйге иң оста гармунчыларыбызның берсе, чараны оештырырга ярдәм иткән физика укытучысы Наил Сафин исемен йөртте.

Иске Ярмәк авылында үткәрелүче “Уйнагыз, Гали гармуннары!” фестивален оештыруда да катнашырга, беренче сценариен язарга насыйп булды. Ул тәүге тапкыр Камышлыда булды. Аннары Ярмәктә уздырыла башлады.

Бу конкурсларның нәтиҗәләре уңышлы, чөнки биредә күп егетләр-кызлар иҗади үсеш алып, тормышта уңышларга ирештеләр.

- Шулай ук 1988 елда драматург Туфан Миңнуллинның “Бер яшьлектә, бер картлыкта” спектаклен сәхнәләштергәнсез. Димәк, Сез – театр яратучылар исемлегендә.

- Әйе, бик тә яратам. Әнием дә бик оста итеп күп рольләрне башкарды. Аның катнашындагы “Ул кайтты” спектаклен әле дә сагынып искә алалар.

“Бер яшьлектә, бер картлыкта” спектакленнән тыш, тагын “Саф күңелгә тап төшмәс”, “Карт гашыйк” , “Хаҗи әфәнде өйләнә” спектакльләрен дә куйдым.

- Үзегезнең уйнаганыгыз бармы соң?

- Мин Казанда режиссерлар курсларын, аннары өстәмә белем алу институтында режиссерлык факультетын тәмамладым. Укытучыбыз — Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевның: “Режиссер үзе спектакльдә уйнарга тиеш түгел”, дигән сүзләрен бер дә онытмыйм.

Ул бит уй-кичерешләрен һәр артист аша тамашачыларга җиткерергә тиеш. Әгәр дә спектакльдә катнашса, үзенең роленә басым ясап, калганнарга игътибар кими төшәчәк.

Ә болай яшь чакларда уйнадым. “Күршеләр” спектаклендә катнашканымны хәтерлим.
Әле тугызынчы сыйныфта укыганда ук Гәрәй Рәхимнең “А-ля-Шэр туны” исемле хикәясен сәхнәләштергән идем. Аны күрше авылларга да барып күрсәттек. Класс җитәкчебез Мөзәгит абый Бәдретдинов та – сәнгатьне яратучы кеше иде.

- Димәк, режиссерлык сәләтегез ул вакытта ук бәреп чыккан. Балачакта кем булырга хыяллана идегез соң?

- Артист булырга теләдем. Мәктәптән соң укырга керергә ниятем дә бар иде. Тик ул вакытта бу һөнәргә андый хөрмәт юк иде. Әти-әнием моны игътибарга алмадылар, шаяртып кына куйдылар.

- Театр турында сүз кузгаткач, бу темага кагылышлы бер гамәлегезне искә төшереп алыйк инде. Сез Камышлы татар халык театрының 80 еллыгы хөрмәтенә “Яучылар” спектакленең телевизион версиясен ясатып, дискларны халыкка тараткансыз. Бу – үзенчәлекле идея. Ул ничек барлыкка килде һәм ничек тормышка ашырылды?

- Без ул спектакльне Камышлы халык театрының режиссеры Гүзәлия Шакирова белән сәхнәгә куйган идек. Тамашачылар аны елына ике тапкыр карап бардылар. Ул вакытта эшләгән җирле “Нур” телевидениесеннән дә күрсәтеп тордылар. Шуңа да карамастан, һәр спектакль аншлаг белән узды. Халыкка шулхәтле ошады ул. Өч ел сәхнәдән төшмәде.

Шуннан мин ул вакытта клуб мөдире булган Раилә Сафинага һәм мәдәният идарәсе җитәкчесе Эдуард Сафинга мөрәҗәгать иттем. “Артистларыбыз бу спектакльдә бигрәк оста уйныйлар. Тамашачылар да бик яратты. Әйдәгез, аның телевизион версиясен ясатыйк”, — дип, тәкъдим ясадым. Алар ризалаштылар. Бу үзенә күрә бер зур вакыйга булды.

- Зөлфия апа, Сез – чын мәгънәдә татар халык гореф-гадәтләрен саклаучы ханым. Самар өлкәсендәге “Милли туйлар” фестивалендә актив катнашып, ЗАГСта никахны татар йолалары буенча рәсмиләштерүдә дә хезмәт куясыз.

- Әйе, бу эшне ел саен сентябрь аенда башкарып киләбез. Иң беренче үз авылыбыз ЗАГСында Камышлы халык театрының артистлары белән туй йолаларын күрсәттек. Аннары Тольяттида да катнаша башладык. Автозавод районы ЗАГСында, бал-май каптырып, көянтә белән суга барып, биючеләрне, җырчыларны, гармунчыларны чакырып, әлеге чараны бик матур итеп үткәреп киләбез.

- Сез матур-матур мәкаләләр дә язасыз бит әле. Журналист сәләте кайдан килгән икән?

- Үземне журналист, дип санамыйм мин, күңелем тулган чакларда мәкаләләр язгалыйм. Моңа сәләт кайдан килгәндер инде, белмим. Мәктәптә иншаларны бик яхшы яза идем.

Һәрбер мәкаләмне бөтен күңелемне биреп иҗат итмәсәм, ул тулы булмый кебек. Яфракның ничек селкенәненә кадәр җентекләп язсам гына, кичерешләремне күрсәтә алам.

- Үзегез татар телен камил беләсез. Балаларыгызга, оныгыгызга ана телен өйрәтеп булдымы?

- Әйе, шөкер, барысы да саф татарча сөйләшәләр. Татар шигырләрен, җырларын яраталар. Гаиләбездә гел ана телебездә аралашабыз.

- Сезнеңчә, нарасыйны татар теленә ничек өйрәтергә?

- Ана сөте белән керергә тиеш ул. Әни кешегә бала әле карынында чагында ук татар телендә сөйләшергә, җырлар җырларга кирәк.

Баланы сабый вакытыннан әти-әнисе ана телендә сөйләргә өйрәтергә тиеш. Гаиләдән башларга! Өйдә гел татарча аралашырга. Шул вакытта гына нәтиҗәләрен күрергә була.
Без Бөтендөнья татар конгрессы оештырган төрле чараларга йөрибез. Анда чит илләрдә яшәүче татарлар да килә. Алар үз илләренең дәүләт телен һәм ана телен генә беләләр. Бездән дә яхшырак итеп саф татарча сөйләшәләр! “Өйнең бусагасын атлап кергәч тә, тик татар телендә генә сөйләшәбез”, — диләр.

Гаиләдә нинди телдә аралашалар, бала шуны өйрәнеп үсә!

- Коронавирус пандемиясе мөхтәрият эшенә дә үзгәрешләр керткәндер?

- Әйе, чараларыбыз кичектерелеп тора. “Язгы моңнар” фетиваленә тулысынча әзерләндек. Бер-ике көн генә калган иде. Аны да үткәреп булмады. Сабан туйлары да узмады бит инде.

Шулай да “Автоград” мәдәни үзәгебездә онлайн форматында концертлар күрсәттек.

Балаларыбыз да шигырьләр сөйләгәннәрен, җырлаганнарын видеога төшереп җибәрделәр. Шулай итеп, аралашу бөтенләйгә тукталмады.

- Сез – иҗади кеше. Мондый шәхесләргә нинди сыйфатлар хас?

- Мин — хисле, туры әйтә торган кеше. Кечкенә чактан ук алдаша белмим, һәрчак дөресен әйтәм.
- Ә башкаларда нинди сыйфатларны өстен күрәсез?

- Гадел, намуслы, күркәм холыклы шәхесләрне якын итәм. Сиңа турыга әйтсеннәр. Кеше аркылы ишетү авыр бит ул. Без гаиләдә дә ошамаган нәрсәне уртага салып сөйләшәбез. Әти-әниләр заманыннан ук шулай.

- Тольятти татарларының милли үзаңын ничек бәялисез?

- Тольяттидә яшәүчеләр – төрле төбәкләрдән килгән халык бит. Һәрберсенең үз менталитеты, үз культурасы. Без һәр кешенең үзенчәлеген кабул итә белергә тиеш.

Татарлар арасында төрлеләре бар. Кемдер милли җанлы, татар халкы өчен янып-көеп яши. Кемдер битараф.

Мине шунысы куандыра – яшьләребезнең, балаларыбызның милли үзаңы бар. Менә, мәсәлән, безнең мөхтәрият эшендә катнашкан нарасыйларны гына алыйк. Алар вата-җимерә булса да, татарча сөйләшәләр, милли чараларда катнашырга ашкынып торалар. Һәр сүзеңне тыңлап, ышанып, күңелләрен биреп тырышалар, аңламаганнарын сорыйлар.

- Татарларыбызның киләчәге бармы?

- Бар. Безнең халкыбыз әз генә сүнеп-сүрелеп торса да, яңабаштан ялкынланып, янып китә.
Үзен татар дип санаган һәрбер кеше ана телендә сөйләшергә, милли мохитта яшәргә тиеш. Балаларны да шуңа өйрәтергә кирәк.

Үзләре татарча белмәгән ата-аналар да балаларын безнең мөхтәрияткә китерәләр, аларга ана телен өйрәтергә телиләр.

Төрле чакларны күрергә туры килде. Соңгы елларда милләтебезгә, татар теленә игътибар күп бирелә, шөкер. Шатлыгыбызга, Тольяттида безне түрәләр дә хуплыйлар, төрле чараларга чакырып торалар, нинди генә сорау белән барсак та, булышырга тырышалар, Сабан туйларын уздырырга да ярдәм итәләр.

Татарны беркайчан да баса алмаганнар. Милләтебез яшәячәк. Әлбәттә, үзебезгә дә бик күп тырышырга, киләчәк буында милли үзаң үстерергә кирәк.

- Тормышыгызда иң бәхетле вакыйгалар нинди булды?

- Тормыштагы һәр мизгелне татып яшәү – минем өчен бәхет.

- Бүгенге татар яшьләре нинди, дип уйлыйсыз? Аларда өмет бармы?

- Әйе, өмет бар. Алар бөтенесен булдыралар, үзләренә дөрес юл күрсәтергә генә кирәк. Алда әйтеп үткәнемчә, безнең мөхтәрияткә йөрүче балаларның күбесе татарча белми, әмма үзләштерергә тырышалар. Елап-елап татар телендәге чараларда катнашырга телиләр.
Без, гомумән, нарасыйлар, яшьләр белән бик күп эшлибез. Моның өчен, шөкер, мөмкинлекләребез дә бар. Башка җирләрдә андый юк әле – безнең мөхтәриятнең үзенең ике катлы зур бинасы бар, җиһазландырылган. Аппаратура да үзебезнеке. Репитицияләр, җыелышлар уздырыр өчен урын эзләп йөрергә түгел. Аллаһыга шөкер.

- Сезнең үз балаларыгыз да милли хәрәкәттә актив катнашалар, дип беләм.

- Әйе, кызым Алия — бүгенге көндә шәһәр мөхтәриятендә мәдәни-агарту хезмәте җитәкчесе. Бөтен эшне үзе алып бара, барысына да өйрәнде, тырышып, яратып хезмәт итә. Бәйрәмнәргә сценарийлар да яза, үзе оештыра да, театральләштерелгән тамашалар әзерли.

Алия күбесенчә яшьләр, нарасыйлар белән эш итә. “Кояшкай” исемле балалар ансамблен җитәкли. Үзләрен төрле төбәкләргә чараларга алып бара. Мәскәүдә Нәүрүз бәйрәмендә дә булдылар. Казанга лагерьларга да йөриләр.

Мөхтәрияттә бөтен гаиләбез эшли. Һәрберебезнең үз вазифасы бар.

Улым Алмаз җырлый. 2017 елда ул “Язлар моңы” фестивалендә Гран-при алды.

22 яшьлек оныгым Илнур “Татар кызы” бәйгесен бик матур итеп алып барды.

- Киләчәккә нинди өметләр белән яшисез?

- Исәнлектә-сулыкта, балаларыма үрнәк, кадерле ана, кадерле әби булып яшәргә язсын. Аллаһы Тәгалә Иман һәм зиһен байлыгы, камил акыл бирсен. Раббыбызга шөкер, кызым, улым, оныгым акыллылар, сүземне тыңлыйлар, киләчәктә дә шулай булсын иде.

Яшьләргә шуны әйтәсем килә – һәр эшне вакытында тормышка ашырырга кирәк, иртәгәгә калдырмаска. Гомер бит ул, бер мизгелдәй, бик тиз үтә. Алда ни буласын әйтеп булмый. Үткәненә үкенергә түгел, яшь чакта янып, дөрләп яшәргә тырышыгыз.

Мин үзем бай эчтәлекле, матур тормыш үттем, дип саныйм. Гел хәрәкәттә, халык белән аралашып гомер кичерәм. Бер эштән дә чирканмадым. Хастаханәдә санитар булып та эшләдем, атка атланып, көтү дә көттем.

Үз милләтемә хезмәт итүдән ләззәт табам, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклауга һәм үстерүгә өлешемне кертәм, шөкер. Балаларым һәм туганнарым белән шатланышып, дус булып яшәдек һәм яшибез. Алга таба да шулай булсын.

Татар милләте яшәсен. Без – бай тарихлы горурланырлык халык. Мирасыбызны саклап, аны яшь буыныбызга тапшырыйк. Лаеклы уллар һәм кызлар үстерик!

image-2020-08-17 10-31-12image-2020-08-17 10-32-04 image-2020-08-17 10-27-59 image-2020-08-17 10-25-53 image-2020-08-17 10-22-59 image-2020-08-17 10-21-37 image-2020-08-17 10-19-56 image-2020-08-17 10-19-06 image-2020-08-17 10-18-53 1 image-2020-08-17 10-45-59

Миләүшә ГАЗИМОВА. 

 «Самар татарлары» журналы, № 3 (28), 2020 ел.

 

 

 

Просмотров: 1266

2 комментариев

  1. Рэхмэт
    Зелфиякэй хезмэтлэрен эйтеп бетерерлек тугел ничек барсынада элгерэсен
    Булган
    Унган
    Дэулаткыл кызы
    Сингорурланабыз
    Синен белэн

  2. Зульфия апа-ВЫСШИЙ ЧЕЛОВЕК. Все самые лучшие слова этой замечательной женщине с искрееней, непрвторимой улыбкой.Обожаю ее…Очень отзывчива и будучи от нас далеко-ВСЕГДА РЯДОМ