Казан дәүләт консерваториясе «Хуҗа Насретдин» музыкаль комедиясен чыгарды

VVS_5942Музыкаль комедиянең яңа редакциясен «Татарика» оркестры өчен композитор һәм музыкант Ильяс Камал әзерләгән 

Казан дәүләт консерваториясенең Опера студиясе «Хуҗа Насретдин» музыкаль комедиясенең яңа редакциясен тәкъдим итте. Музыкаль спектакль С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында күрсәтелде. 

Казан консерваториясе әлеге куелышны композитор Җәүдәт Фәйзинең тууына 110 еллыкка багышлаган иде. Спектакль алдыннан композитор биографиясеннән һәм әсәр турында кыскача мәгълүмат бирелде.

Музыкаль комедиянең яңа редакциясен «Татарика» оркестры өчен композитор һәм музыкант Ильяс Камал әзерләгән. Спектакльгә аның үз оригиналь язмалары да кертелгән.

Спектакльне карарга килгән әдәбият галиме Миләүшә Хабетдинова Нәкый Исәнбәт либреттосы буенча куелган музыкаль комедияне язучы һәм галимнең юбилеена иң зур бүләк дип бәяләде.

Спектакльне сәхнәгә куючы режиссёр — Ринат Бекташев. Опера студиясенең сәнгать җитәкчесе — Әлфия Җаббарова.

Рольләрдә — Казан консерваториясе студентлары. Хуҗа Насретдин роле инде танылып килүче яшь җырчы Илгиз Мөхетдиновка тапшырылган.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 691

Комментирование запрещено