Кайнана белән килен арасындагы мөнәсәбәтләр турында нинди генә мәзәкләр йөрми. Тик нигәдер аларның барысында да кайнана явыз бер хатын булып күрсәтелә. Ә бит киленнәр арасында да иренең әнисен кызган табада биетүчеләр бар. “Бердәмлек” редакциясенә килгән бер хат нәкъ шул турыда.
…Әнкәй мине, кияүгә чыккач, каенана-каенатаңны хөрмәтләп яшәсәң, бәхетле булырсың, алар сөйгән иреңнең әти-әнисе, беркайчан аңа газиз кешеләрен яманлап сөйләмә, дип тәрбияләде. Үсеп җитеп, тормышка чыктым. Ирем гаиләдә бердәнбер бала булганга, өйләнешкәч кайда яшәргә дигән сорау тумады, без аның әнисе (хәзер гүр иясе инде, урыны оҗмахта булсын) белән калдык. Утыз ел эчендә савыт-саба шалтырамый тормагандыр, тик шулай да каенанам белән тату яшәдек, дип әйтер идем. Мин аңа борынгыдан килгән гадәт буенча “әнкәй” дип дәшсәм, ул миңа “кызым” дип кенә торды. Без хуҗалыкны бергә алып бардык, ашау-эчү дә уртак булды. Улыбызны үстерешкәнгә, без эштә чакта аңа күз-колак булып торганга, мин әнкәйгә аеруча рәхмәтлемен. Тик үзем генә киленнән уңмадым.
Биш ел элек улыбыз өйләнде. Әтисе белән моңа бик шатландык. Тизрәк бәби алып кайтысыннар, бергәләп үстерер идек, дип хыяллана башладык. Мин дә өйдә тагын бер хуҗабикә барлыкка килүенә куандым.
Тик килен безне үз гаиләсе дип санарга ашыкмады. Безнең белән тырт-мырт кына сөйләшә, “әти-әни” сүзләрен теш арасыннан кысып чыгарган кебек кенә чыгара. Хуҗалык буенча ярдәм итү турында сүз дә юк. Баштан ояладыр, үзен хуҗабикә дип тоймыйдыр, дип уйладым. Бер көнне эш тапкан булып: “Кызым, әйдә пилмән ясыйк әле”, — дип үзен аш бүлмәсенә чакырдым. “Кибеттә пилмән беткәнме әллә?” – дип җавап бирмәсенме?! Эш кешесе дә түгел исә, көне буе өйдә. Бер ел әнә шулай ике гаиләгә ашарга пешереп, артларыннан юып-җыеп тордым. Эштән курыкмыйм анысы, тик килен: “Рәхмәт, әнкәй”, — дип бер генә тапкыр әйтсә дә, күңелем булыр иде.
Ирем, мине жәлләп, “кызыбыз”га берничә тапкыр шелтә белдерде, ә килен: “Әти-әниең мине кыерсыта”, — дип улыбызны да безгә каршы котырта башлады. Мөнәсәбәтләрне ачыклаудан тәмам туйган улыбыз, ипотекага фатир алып, хатыны белән бездән аерылып чыгарга мәҗбүр булды. Әтисе белән моны бик авыр кичерсәк тә, каршы килмәдек.
Аерым яши башлагач, килен бик яхшы хуҗабикә булуы ачыкланды. Аш-суга да оста, фатирында да чисталык, бөтен җире ялтырап тора. Моны күреп, бик шатланам. Дөрес, без анда көтелмәгән кунак. Әгәр барырга булсак, киленнең шунда ук ниндидер “көтелмәгән эшләре” килеп чыгып, өйдән китү ягын карый. Моны аңлап алгач, ирем белән аларга йөрми, үзләрен генә кунакка чакыра башладык. Килгән саен, әлбәттә, җиләк-җимешен, яшелчәсен, кайнатмаларын төяп җибәрәсең.
Сүз уңаеннан, килен дачага да без булмаганда, шашлык пешереп ял итәргә генә килә. Ярдәм итәргә кирәк дисәң: “Җирдә казынырга мин суалчан түгел”, — дип җавап бирә. Аныңча, без суалчан булып чыгабыз бит инде?!
Дөрес, быел бәрәңге алышырга килде. Бакчаның өчтән бер өлешен казыгач, килен: “Без үзебезнең өлешне алдык. Калганын үзегез казып бетерерсез”, — дип кайтып китәргә җыена башлады. Улыбыз каршы килгәч, бөтен бакчага талаш китте. Күршеләрдән яхшы түгел бит! Әтиләренә күз кыстым да: “Без дә арыдык инде, керик, балалар”, — дип боларны кайтарып җибәрдек. Аннан әкрен генә тынычлап бәрәңгене үзебез алып бетердек.
…Әле дә ирем белән бер-беребезгә терәк булып яшибез. Икебезнең берсе бакыйлыкка күчсә, ялгыз картлык куркыта. Киленгә кайсы җиребез белән ошамадык, ни өчен безне шулай яратмый икән? Кулдан килгәнчә ярдәм итеп торабыз, тормышларына кысылмыйбыз. Үзе бер дә картаймас дип уйлыймы икән ул?!
Кодалар тәртипле, интеллегент кешеләр, ни өчен кызларында каената-каенанага карата хөрмәт тәрбияләмәгәннәр икән? Мин бит килен безне үз әти-әнисе кебек яратсын дип әйтмим, тәмле сүзе, яхшы мөнәсәбәте җитә.
Туган-тумачага киленнән уңмадык дип сөйләп булмый, аны барысы алдында да мактап кына торабыз. Газетага язуымның сәбәбе – эчемне бушатасым килүдә. Шуңа исемнәребезне дә язмыйм, кирәк түгел. Әгәр хатымны берәр санда бастырсагыз, кызларның әниләренә шуны әйтер идем: балаларны яшьтән гаилә тормышына әзерләргә, иренең туганнарын да якын күрергә, аеруча әти-әнисен хөрмәт итәргә өйрәтергә кирәк.
Сания В.
Самара шәһәре.
Просмотров: 808