Денис авылы мәктәбенең укучылары ГТО-ны уңышлы тапшыралар

12020  ел безнең өчен бик үзенчелекле булды. Күбрәк вакытны өйдә генә укып үткәрсәк тә, белемне тулысынча үзләштерергә тырыштык. Укытучыларга да җиңел булмады, әмма алар һәрвакыт безгә ярдәмгә килделәр. Кайчан соравыбыз килеп чыкса -  шунда элемтәгә кердек, хәтта ял көннәрендә дә.

Спорт залыннан башка үзең генә физик культура белән шөгыльләнергә, әлбәттә, кызык түгел, әмма бит заман таләпләрен үтәмичә дә булмый. Шулай да мөмкинчелек булганда ярышларда катнашырга, призлы урыннар яуларга да өлгердек.

Бүгенгесе көндә мәктәбебезнең 75 процентыннан артык укучыларыбыз «Эшкә һәм Ватанны сакларга әзер» комплексы нормаларын уңышлы гына тапшыралар. Алтын, көмеш, бронза билгеләре дә байтак.

1

Бөтен укучылар, әти-әниләр исеменнән яраткан укытучыларыбызга, мәктәп хөзмәткәрләренә чын күңелдән рәхмәтләребезне белдерәбез. Яңа елда шау-гөр килеп мәктәптә укырбыз, дип өметләнеп калабыз.

Алинә НАГУМАНОВА, Денис авылы мәктәбенең 10 сыйныф укучысы, ВФСКГТО комплексының көмеш һәм алтын билгеләре иясе.

Шенталы районы.

Просмотров: 849

Один комментарий

  1. Исправьте пожалуйста фамилию Нагуманова