Удмурт егете татар кызына өйләнгәч, башкорт туган — Башкортстан татарлары ничек яши?

nwdn_file_temp_1608892455405Башкортстан Республикасының Илеш районы Югары Яркәй авылына сәяхәт кылып кайттык. Башкортстанда татарлар күпме? Документта татарларны «башкорт» дип язу һәм башка буталчыклар ни өчен килеп чыккан? Бу сорауларны илешлеләрдән сораштык. 

Башкортстан якларына күптән барырга хыяллана идем. Яңа ел алдыннан теләгем чынга ашты: YouTube хостингындагы татар блогеры Фәгыйлә апа Шакирова белән таң атар-атмас юлга чыктык. Алты сәгатьлек юлдан соң, без Югары Яркәй район үзәге мәйданында юлыбызга очраган кешеләрдән сораштыру уздыра идек инде. Шунысы хак: татарча эндәшкән һәр кеше сиңа татарча җаваплый. Сорау алган вакытта ялгыш кына да бер рус кешесе очрамады. Монда руслар юк микән, әллә татарлар безгә магнит кебек тартылганмы икән?

Халыктан Илеш районында кемнәр күбрәк яшәгәнен, үзләренең нинди милләттән булуларын, җанисәп алганда кем булып язылачакларын һәм документларда кем булып теркәлүләре хакында сораштык.

«Күрше татар авылын башкорт авылы дип язганнар»

Алсу Гайсина, Югары Яркәй:

Мин татар кызы. Югары Яркәйдә алты ел яшим, монда төпләнеп яшәгән бер башкортны да күргәнем юк. Башкортлар бармы дип сорыйм, «Бер-ике килен яки командировкага килгән башкорт булырга мөмкин», — диләр. Гомумән, Башкортстанда татарлар, башкортлар, чувашлар, марилар, удмуртлар, руслар яши. Илеш районында күбрәк татарлар төпләнгән. Татарстанда яшәп караганым юк, шуңа күрә тормыш шартларын чагыштырып әйтә алмыйм.

Кем үзен татар дип саный, алар татар рухлы кешеләр икән, җанисәптә татар булып языла. Безгә мескен кешеләр кирәк түгел, татар беркайчан да мескен, битараф булмаган. Туганнарым арасында барысы да «мин — татар» дип әйтә, аларны берсе дә җанисәптә башкорт дип язмый.

Арада битараф кешеләр дә бар. Татар яки башкорт, ир-ат яки хатын-кыз дип яздылар, ди, аларның исе китми. Менә шундыйларны башкорт дип язалар. Безне көтүче кая куа, шунда барабыз, дип мескенләнеп йөргәннәр дә башкорт дип языла.

Туган авылым — Чишмә районы Калмаш авылында укытучы булып эшләгән Нәслия Түләкова архивка барып, документларны күтәрде. Безнең авылда бары тик татарларның гына яшәвен дәлилләде. Шулай итеп, безнең авылны — татар авылы, күрше татар авылын – башкорт авылы дип язганнар. Аларның Нәслия Тимергалиевналары булмаган шул…

«Мортаза Рәхимов Президент булганда югары уку йортларына беренче чиратта башкортларны алганнар»

Марат әфәнде, Дүртөйле:

Бездә күп милләтләр яши. Дусларым арасында татар, башкорт, мари, авар, чечен милләтеннән булган кешеләр бар. Дөресме-юкмы икәнен әйтә алмыйм, әмма күп танышларымның сүзе буенча, Мортаза Рәхимов Башкортстанда Президент булган вакытта югары уку йортларына укырга иң элек башкортларны алганнар. Урын калса, татарлар да кергән. Бәлки, бер-ике татарны исем өчен генә алганнардыр. Милләтчелек әле дә көчле һәм ул дәвам итә (аеруча Уфа якларында). Институтларда беткәндер, әмма милләтләр арасында бар.

Өч-дүрт ай элек башкорт татарга һәм башкорт башкортка нинди мөнәсәбәттә булганын үз күзләрем белән күрдем. Билгеле, башкорт башкортка ярдәм итәргә генә тора. Үзеңнең милләтеңне кадерләргә, башкаларны да хөрмәтләргә кирәк. Үткәнеңне белмәсәң, киләчәгең юк. Татар булуым белән горурланам. Без татарлар арасында татарча сөйләшеп үстек.

«Энекәшемнең атасы — удмурт, анасы — татар, ә үзе башкорт дип язылган»

Шамил Сәүбәнов, Бүләк:

Безнең авылда татарлар яши. Мин дә татар, әти-әнием Илеш районыннан. Башкортстан Республикасында яшәгәнгә күрә «башкорт» дип яздыру булды. Энекәшемнең атасы — удмурт, анасы — татар, ә үзе башкорт дип язылган. Менә шулай да була! Паспортны Башкортстанда биргәч, сорап та тормыйча, башкорт дип язганнар. Бу дөрес хәл түгел. Рус кешесе Башкортстанда тора дип, аны да башкорт дип яздыралармы?

Маһирә Янгирова, Югары Яркәй:

Мин татарча сөйләшәм, әнкәйләр башкорт дип язылган. Документта башкорт дип язуларына өйрәндек инде. Мине җанисәптә ничек язсалар да ярый, мөнәсәбәтем шул ук. Татарлар болай да күп бит ул.

«Татар булып калу һәр кешенең үзеннән тора»

Венер абый:

Башкортстанда яшисең икән, син — башкорт, дип әйтәләр иде. Тарихчылар Илешне башкорт районы дип атый. БСТ каналын карыйсыз микән, анда алар Илеш районында башкортлар яшәгән дип әйтә. Бәлки, булгандыр… Безгә аның зыяны тимәде. Махсус пропаганда «өстә» бардыр, ләкин монда юк. Без — татар. Мин Уфага баргач та, бөтен җирдә татарча сөйләшәм. Балаларга мәктәпләрдә башкорт телен керттеләр, татар телен дә укыйлар.

Минем кызым Югары Яркәй мәктәбендә башкортча укыды. Мин татар телен — Габдулла Тукайны укып үскән кеше. Безнең Мостай Кәрим кебек зур шагыйрьләр бар. Ул татар бит инде. Фидан Гафаров — Дүртөйле татары. Роберт Миңнуллин да безнең татар.

Татар эстрадасының күпчелек өлешен Башкортстан татарлары тәшкил итә. Монда аларга юл булмаган дип уйлыйбыз. Алар монда ачылып бетә алмый.

Татар булып калу һәр кешенең үзеннән тора. Минем кызым да, улым да саф татарча сөйләшә. Өйдә ничек сөйләшәсең, шулай бара инде ул.

«Син башкорт түгелмени?» — дип әйтүче юк»

Зөлфия апа, Югары Яркәй:

Бик рәхәт яшибез, Аллага шөкер. Башкорт дип язылучылар бар, алар, чыннан да, электән үк башкорт булган. Үзләре шулай дип әйтә. Тыпый авылы халкының яртысы — татар, яртысы башкорт. Мин — татар. Илеш районында яшәүчеләр үзләренең төп чыгышларын белми, Башкортстанда яшәгәч, үзләрен башкорт диючеләр дә бар. Шуның өчен алар үзләрен башкорт дип яздырган. Мин гаиләмне татар дип яздырачакмын, «Син башкорт түгелмени?» — дип әйтүче юк.

Бибигөл апа, Югары Яркәй:

Башкортстан Республикасында татар булып калу җиңел, барыбыз да татарча сөйләшәбез бит. Мәчетләргә йөрибез, Аллага шөкер, татар җырларын тыңлыйбыз, татар артистлары килә, Татарстан телевидениесен карыйбыз. Документларыбызда татар дип язылган. Элек безнең Илеш районы Татарстан белән кушылган булган, узган гасырда гына бүлгәннәр. Без бит Татариягә кергән булганбыз.

«Ничек яшәгәнбез, шулай яшик»

Өммехавилә Янгирова, Югары Яркәй:

Минем буыным Казан ягына барып тоташкан. Ерак бабаларым бу якка электән үк дини эшләр белән килгән. Бабамның бабасы указлы мулла, ягъни дипломлы мулла булып шушы якка күченгән.

Безнең татар халкы нинди генә илләрдә, җирләрдә яшәмәсен, ул үзенең чын милли йөзен сакларга тырыша. Нинди генә авыр еллар булмасын, мактанып телгә алырлык, гомерлек даныбыз булган Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Роберт Миңнуллин кебек язучы-шагыйрьләребез күңелебездә яши. Димәк, без татар.

Әгәр сибелеп яшәгән татарларыбыз турында кызыксынып, эш алып бара икәнсез, моның өчен чын күңелдән рәхмәт әйтәбез. Бөтен милләтләр дә үзара тату, дус булып яшәгән. Ничек яшәгәнбез, шулай яшик.

***

Башкортстан якларында халык бик тә үзенчәлекле итеп, оялмыйча, татарча сөйләшә. Ул сөйләмне тыңлаулары да рәхәт! Башкортстанда татарлар бармы? Бар, бар. Тик бу нигездә аңлашылмаучанлыклар да бар… 

intertat.tatar

Просмотров: 730

Комментирование запрещено