Нурзидә ханым Фәйзуллина — Тәрбия һәм белем бирүдә Россия Федерациясенең Мактаулы хезмәткәре!

7B3e4Y-A-l8Бүген үзенең туган көнен билгеләп үтүче  Татарстанның атказанган укытучысы, күп еллар Самарның “Яктылык” мәктәбендә ана теле һәм әдәбиятен укыткан ветеран мөгаллимә, яңа уку елы башыннан лаеклы ялга киткән Нурзидә Әхмәтзыя кызы Фәйзуллина хәзер “Тәрбия һәм белем бирүдә Россия Федерациясенең Мактаулы хезмәткәре»  дигән исем дә йөртә! Аңа бу бүләк бүген “Яктылык” мәктәбендә үткән педагогик советта тапшырылган.

Нурзидә ханым! Без Сезне яңа исемдә сәламләвебезгә шатбыз һәм әлеге казанышыгыз белән чын күңелдән котлыйбыз! Мактаулы исем — үсеп килүче буынны укыту һәм тәрбияләүгә керткән өлешегезне югары бәяләү!  Лаеклы бәяләү!  

YNc5srQ8xu0PnJdSqG3k8M 7B3e4Y-A-l8


КОНТЕКСТ:

Балалар белән эшләү – үзе зур бәхет!

Просмотров: 1540

2 комментариев

  1. НУРЗИДЭ ХАНЫМ СЕЗНЕ ТУГАН КОНЕГЕЗ БЕЛЭН КОТЛЫЙБЫЗ.СЕЗГЭ ИСЭНЛЕК. бэхетле булыгыз хэр конегезгэ соенеп яшэгез.Сез узегез бер БЭЙРЭМ. Ак калфак лылар исеменнэн РАЗИЯ.

  2. Афарин Нурзидэ апа!
    Бик олы хормэт курсэтэлэр узегезгэ! Элбэттэ лаеклы булган очен, билгеле! Алдагы коннэрегездэ тагын да шундый шатлыклы мизгеллэрне куп кичерергэ язсын!