Винера Ганиеваның тормыш иптәше Камил Фәйзрахманов вафат

news_31571Тагын бер кайгылы хәбәр. «Матбугат.ру»га билгеле булганча, 28 декабрь көнне Татарстанның халык артисты, күп кенә татар җырчыларының укытучысы Винера ханым Ганиеваның тормыш иптәше Камил әфәнде Фәйзрахманов якты дөньядан киткән. Тавыш режиссеры булып эшләгән Камил абыйны күпләр белә иде. Җырчылар да, тамашачылар да. Винера ханымның инстаграмында да күренгәли иде ул.

Моннан 4 ел элек әлеге күркәм гаилә үзләренең Энҗе туйларын билгеләп үткәннәр иде. Быел август аенда бергә яшәүләренә 34 ел булды.   

Нишләмәк кирәк, менә шундый күңелсез яңалык бүген. Винера ханымның тирән кайгысын уртаклашабыз. Туганнарына, дусларына, иҗатташларына сабырлык телибез. Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун. 

matbugat.ru

Просмотров: 1245

2 комментариев

  1. БИК-БИК КЫЗГАНЫЧ. ВЕНЕРА ХАНЫМ СЕЗГЭ сабыр булырга кирэк.Сез кочле ханым. Кайгыгыызны уртаклашабыз.Самарадан Ак Калфак оешмасы житэкчесе РАЗИЯ АЮПОВА

  2. Бик жэль(. Жэнетте урны булсын