Ильяс Хаҗиев: «Чын татар ул — сәгадәтле, омтылучан, Тукай кебек сөюче!»

photo_2020-12-26_09-41-47#минтатар сериясендәге тагын бер интервью. Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының беренче курс студенты Хаҗиев Ильяс Фәнил улы белән аның курсташы Зилә Дәрҗеманова сөйләште. 

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының беренче курс студенты Ильяс Хаҗиев — татар теле филологиясе һәм журналистикасы юнәлеше буенча белем алучы Кукмара егете. КФУга ул көллиятне тәмамлаганнан соң килә. Шигырьләр иҗат итә, татар дөньясының тарихы белән кызыксына. Ильяс татарлык турында фикерләре белән уртаклашты.

Үзең турында татар буларак сөйләп китә алмыйсыңмы?

Беләсеңме, тормышта шундый бер мизгел була: син күңелең белән үзеңнең кем икәнеңне сизә башлыйсың, тамырларыңны, тарихыңны белергә омтыласың. Элек күп кешедән ишетә идем: менә 40, 50 яшьтән соң гына килә ул үзеңне аңлау, милләтеңә якыная башлау…

Мин бу яктан бәхетле кеше, миндә инде ул хис бар, аны югалтмау һәм тоеп калу — иң мөһиме. Ул хис бөтен кешегә килми бит, анысын да аңларга кирәк. Менә шул хис туса, яшәсә, минемчә, син чын татар: сәгадәтле, омтылучан, Тукай кебек сөюче!

Син Кукмарадан. Минем күзәтү буенча, сездә татар телендә чистарак, камилрәк һәм ешрак сөйләшәләр, ни өчен шулай?

Белмим, Кукмарада гына шулай микән? Ләкин минем уйлавымча, бу балалар бакчасыннан, мәктәптән һәм иң мөһиме — гаиләдән килә. Бу кечкенәдән кереп калган гадәт кебек.

Мәктәптә укыганда физика белән физкультура да татар телендә иде. Ләкин, кызганыч, мин хәзер туган ягымда татар телендә саф, чиста сөйләүчеләрне сирәгрәк күрәм.

Бүгенге көндә «татар» сүзен ишетүгә нинди стереотиплар туа? Кайсы белән килешмисең?

— Татар турында стереотипларга килгәндә, миңа иң ошаганы — ул безнең эш сөючән булуыбыз. Кем генә Татарстанга килмәсен, татар турында ишетмәсен, барысы шуны әйтә.

Ошамаганы ул, әлбәттә, яшьләргә карый. Бу күренеш соңгы вакытта арта бара: «Татар телендә сөйләшү миңа ошамый, бу тел шундый көлке», — дип әйтә күп кенә яшьләр. Мин Казанда инде биш ел, шуңа күрә бу сүзләрне күп ишетергә туры килә. Иң моңсу күренеш — бу сүзләрне татар булган кешедән ишетү! Матур, күңелнең саф кылларына үтеп кереп җылыта торган ул безнең телебез, шуны җиткерәсем килә яшьләргә!

«Татар телендә сөйләшү миңа ошамый, бу тел шундый көлке», — дип әйтә күп кенә яшьләр. Мин Казанда инде биш ел, шуңа күрә бу сүзләрне күп ишетергә туры килә. Иң моңсу күренеш — бу сүзләрне татар булган кешедән ишетү! Матур, күңелнең саф кылларына үтеп кереп җылыта торган ул безнең телебез, шуны җиткерәсем килә яшьләргә!

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының I курс студенты Ильяс Хаҗиев

Киләчәктә үзеңнең профессиональ эшчәнлегеңне кайсы телдә дәвам итәр идең? Ни өчен?

— Әлбәттә, чиста татар телендә. Тик бүген сөйләм жанрында моны дәвам итү авыр, чыннан да авыр. Нигәдер туган телебездә барлык темаларны да ачып булмый дигән фикер туды.

Рус сүзләрен күп кыстырып сөйләшәбез, бу инде аерым бер проблемабыз. Әбием элек бөтен эшне татар телендә генә алып бара идек, ди. Минемчә, хәзер шул җитми дә инде безгә.

Әлеге этапта минем язасым килә. Берәр кайчан икенче баскычка басып: татарның тарихы, шәхесләре белән бәйле материалларны табып, дәллиләп эшлисем, иҗат итәсем килә. Бу яңа форматта булыр дип өметләнәм.

Ә дусларың белән күбесенчә нинди телдә аралашасың?

Татар телендә аралашырга тырышам. 4 ел дәвамында көллияттә укып, татар телен онытырмын дип курыктым, чөнки аралашуым күбрәк рус телендә иде. Хәзер инде күбесенчә татар телендә күбрәк сөйләшәм. (Ильяс Казанда аш-су технологияләре көллиятендә кондитер-технолог белгечлеге буенча укыган — авт.)

Өйләнү мәсьәләсенә килгәндә, сөйгән кызыңның нинди милләттә булуы синең өчен мөһимме?

— Минем тормышымда озак вакыт дәвамында бу хакта бер генә фикер яши иде: татар кызы белән булу. Ләкин үзгәреш җиле искән кебек, кеше дә үзгәрә икән.

Бүген татар кызы эреде. Менә карыйсың кызларга, рухи дөньясына күз саласың, ләкин җылылык сизелми… Бу минем генә карашым, минем фикер. Югалтты бүген татар кызы үзенең күңелен… Татар кызы ул янгын кебек гөрләргә тиеш, аны тыңлыйсы, ишетәсе, аның белән бергә янасы килергә тиеш. Миңа шундыйлар ошый. Тик юк алар бүген…

Син булачак журналист, өстәвенә, татар теле белгече. Милләтебезгә белемнәреңне кулланып ничек булыша алам дип уйлыйсың?

— Сөйләп җәлеп итү җиңелрәк, минемчә. Язып җәлеп итү күпкә авыррак. Татар журналистикасында шул өлкәне үстерәсем килә.

Әлбәттә, кадрда булу планнарым да бар. Ул кирәк тә, тик әлеге минутта күңелгә иң якыны - язу.

Ничек булышу дисәң… Милләт дигән сүз дөрес булмас, әзрәк җиргә төшик. Кеше күңелендә берәр нәрсәне үзгәртә, аны эчтән яңарта, күзләрен яшьләндерә алсам, мин бәхетле булыр идем, үземнең дөрес юлда икәнемне аңлар идем.

Үзеңне 5 елдан соң кем итем күрәсең?

Әлегә төгәл әйтә алмыйм. Ләкин телевидениедә типик журналист буласым килми.

Кызганыч, хәзерге яшь татар журналистларына карасам, кәефем төшә, аларны ничек анда эшкә алганнар дип уйланам. Шуңа күрә берәр кая эшкә керсәң, үзеңнең кем икәнлегеңне, нигә бу эшкә керәм, мин монда нинди файда китерә алам дип уйларга кирәк.

Кызганыч, хәзерге яшь татар журналистларына карасам, кәефем төшә, аларны ничек анда эшкә алганнар икән дип уйланам.

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының I курс студенты Ильяс Хаҗиев

Чөнки кайберәүләр журналистика факультетында укып чыга да, репортажда «чыршылар санап», «шешәдән су агызып» торалар. Минемчә, бу журналистика була алмый. Ул кешегә фикер җиткерергә тиеш, көлке объекты булырга тиеш түгел.

Без бит репортажларда проблемага журналистның күзлегеннән карыйбыз. Аның эшкә мондый мөнәсәбәте булса, җитди проблема да чүпкә әйләнә ала.

Минем язасым, үземнекен булдырасым, кешегә тырышлыгымны күрсәтәсем килә!

Язасым килә дидең, ә үзең яратып укый торган язучылар, шагыйрьләр кемнәр?

Шигъриятне аеруча сөям. Бу ничек кенә баналь яңгыраса да, Габдулла Тукай иҗатын яратам, минемчә, ул көчле кеше. Кайбер шигырьләрен укыганда, ничек болай язып була, искиткеч бит бу, дип уйлап куям.

Һади Такташның иҗатына битараф түгелмен. Шигырьләр уйландырырга тиеш дип уйлыйм, ул укыганнан соң ук онытыла икән, бу дөрес түгел. Такташны карасак, аның шигыренең башы бер төрле фикер уята, уртасы — икенче, ахыры хәтта тетрәндереп куя. Ничек онытып була инде моны? Менә шулай язганнарны тәмләп укыйм.

Фикерләрең өчен рәхмәт, Ильяс, ә хәзер блиц форматында сорауларга җавап бирсәң иде.

Иң яраткан татарча җырың?

«Туган як».

Яраткан җырчың?

Хәйдәр Бигичев.

Кукмара итекләреме, табаларымы?

Кешеләре.

Казанда яраткан урының?

Иске Татар бистәсе.

Рөстәм Нургалиевичка нинди сорау бирер идең?

Сез бәхетлеме?

intertat.tatar

Просмотров: 695

Комментирование запрещено