Казанда Пәйгамбәрнең тормышы турында татар телендә ике томлы китап чыгачак

76de74b9-b465-4ec4-9507-ffd926124d59Китап Мөхәммәт пәйгамбәр гомеренең Мәдинә чоры турында сөйли. 

Казанда «Аллаһы сөекле рәсүле Мөхәммәд салләһу галәйһи вә сәлләм» Мәдинә чоры» китабы чыгачак. Бу турыда китапның авторы — Россиядә танылган татар мөселман эшлеклесе, «Миргазыян» Казан мәчете имам-хатыйбы, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзасы Габдерәүф хәзрәт Зәбиров хәбәр итә.

Быел китапның беренче томы чыкты. Ул Мөхәммәд пәйгамбәрнең туу вакыты, балачагы, яшьлеге, Мәдинәгә күчкәнче Мәккәдәге пәйгамбәрлек эшчәнлеге еллары турында сөйли. Китап 350 биттән тора, ул 3 мең нөсхә басылган.

Китапның икенче томы 432 биттән тора. Анда Мөхәммәт Пәйгамбәрнең Мәдинәдәге эшчәнлеге белән бәйле булган барлык төп вакыйгалар кертелгән. Китапта шулай ук аның үз куәтенең югары ноктасына ирешкән вакыты, халыкара дәрәҗәдә ислам дәүләт эшлеклесе булып китүе турында да язылган. 

Пәйгамбәрнең тормышының ун елын Мәдинә чоры үз эченә алган.

Басма башлангыч, урта һәм югары ислам уку йортлары өчен, шулай ук киң даирә укучылар өчен уку ярдәмлеге сыйфатында тәкъдим ителә. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 1032

Комментирование запрещено