Виртуаль чынбарлык осталары

IMG-2ab1c640e3372eafd82894373e799265-V1

«Яктылык» мәктәбе командасы

Заман технологияләре өл­кәсендә хезмәт итүче төрле һөнәр ияләре (про­граммист­лар, дизайнерлар, менеджерлар), еш кына форумнарга җыелып, бер­гәләп нинди дә булса проблеманы хәл итү өс­тендә эшлиләр. Мон­дый чаралар “ха­катон” дип ата­ла икән. Мәк­тәп уку­чылары арасында да сә­ләтле балалар бар. Алар да яңа программалар уйлап табалар, җае чыкканда көч сынашалар.

Күптән түгел Самара­да узган виртуаль һәм тулы­лан­дырыл­ган чынбарлык чем­пионатын­да Россиянең төрле төбәкләрен­нән 120ләп укучы катнашты. Дөрес, коронавирус сәбәпле “IT-cube” үзәгенә бер­ничә ко­манда гына килгән иде. Бәйгечеләр­нең күпчелеге читтән торып, он­лайн рәвештә катнашты.

Өлкә губернаторы күрсәт­мәсе нигезендә узган хака­тонның темасы — шәһәр тор­мышы өчен социаль файдасы булган программалар һәм ку­шымталар булдыру иде.

Самара командалары ара­сында “Яктылык” татар мәк­тәбеннән дә 4 кешелек (Рос­потребнадзор шуннан күбрәк рөхсәт итми) команда бар иде. Мондый чарада беренче тап­кыр катнашуларына карамас­тан, 9нчы сыйныф укучылары Илфат Хәйров, Мансур Са­фиуллин, Равил Вахитов һәм Камил Иманаев сынатмаган­нар, өченче урынга лаек булганнар.

- Мәктәп укучыларын цифр­лы икътисад те­ма­ларына җә­леп итү мө­һим. Мондый форум­нар яшүс­мерләргә профессио­наль яктан үсәргә, алар­ның мавыгуларына тор­мыш­та их­тыяҗ булуын аң­лар­га ярдәм итә, — дип сөй­ли балаларны бәйгегә әзер­ләгән информатика укы­тучысы Нурия Мәхмүтова.

Егетләр дә форумда кат­нашуларына шат. Мон­дый чара яңа дуслар табарга, тәҗрибә уртаклашырга яр­дәм итә, диләр. Заманча махсус техника бе­лән җиһаз­ландырылган “IT-cube” үзәге дә аларда зур тәэ­сир калдырган.

Заманча технологияләр тор­мышыбызга көннән-көн ныг­рак үтеп керә. Балаларга аларны мәктәп эскәмиясеннән өйрә­нергә мөмкинлек бирү, әлбәттә, шатландыра.

"Яктылык" мәктәбе командасы

«Яктылык» мәктәбе командасы

Алия АРСЛАНОВА.

«Бердәмлек»

Просмотров: 1019

Комментирование запрещено