Дуслар җыелган җирдә

Халиуллов крутые ключи 21Самараның Крутые Ключи микрорайонындагы 7 санлы мәктәптә икенче чиректә “Дуслык” татар иҗади-иҗтимагый оешмасы ярдәме белән татар теле укытыла башлады.

Шушы көннәрдә анда татар балалары өчен Чыршы бәй­рә­ме уздырылды. Бәйрәмчә би­зәл­гән сыйныф бүлмәсе түренә куп­шы чыршы куелган, укучы­лар­ның күпчелеге милли кием­нәр киеп килгән. Балаларны һәм килгән кунакларны татар теле укытучысы Миләүшә Рәх­мәтуллова котлап, бик матур теләкләрен җиткерде һәм сүзне “Дуслык” региональ иҗа­ди-иҗтимагый оешмасы вице-президенты Минәхмәт Хә­лиулловка тапшырды. “Кадер­ле балалар, укытучылар һәм ата-аналар! Тиздән җиргә яңа 2021 ел аяк басачак. Сезне чын күңелдән якынлашып килүче бәйрәм белән котлап, исәнлек-саулык, укуда һәм эшләрегездә уңышлар телим!

Президентыбыз Владимир Путин 2021 ел­ны фән һәм техника елы дип игълан итте. Шуңа сез аеруча ты­рышып укырга, әти-әнилә­регезне яхшы билгеләр белән куандырып торырга ти­еш­сез. Белемгә тартылсагыз, җәм­гыять эшләре һәм спорт бе­лән актив шөгыльләнсәгез, алда­гы тормышыгызда уңышлы булырсыз”, — дип сөйләде Мин­әхмәт Мидхәт улы һәм аны бәйрәмгә чакыручыларга рәх­мәт белдерде.

Яңа ел алдыннан Кыш ба­байның эше аеруча күп бу­лып, бу чарага үзе килеп җитә алмаган. Шуның өчен бүләкләрне Минәхмәт Хә­ли­улловка өләшергә туры кил­де. Мөхтәрәм кунак татлы бү­ләкләрне тапшырганда, һәр ба­ла белән танышып, укудагы уңышлары, мавыгулары белән кызыксынды.

“Татар-Дуслык” сайты баш мөхәррире Искәндәр Сәетов та “Шигърият дөньясында” һәм “Мирас” халыкара татар мә­дәнияте фестивалендә кат­нашкан Регина Хәсәншина, Аиша Зәйдуллоева, Сафия Хә­сәншина, Аделина Байби­кова, Максим Афанасьев һәм Илдар Байбиковка бүләкләр тап­шырды.

Шуны гына көткән балалар чыршы тирәли уйнап күңел ачарга керештеләр. Миләүшә апалары аларны кашыкка йомырка куеп йөгерү, катыктан тәңкә эзләү кебек татар халык уеннары белән таныштырды, җыр-биюләр дә онытылмады.

Чыршы бәйрәме әнә шулай күңелле узды. Балалар да, ата-аналар да Минәхмәт Хә­лиулловка, Искәндәр Сәе­товка һәм Миләүшә Рәхмә­тулловага рәхмәтләрен җиткерделәр.

Алия АРСЛАНОВА.

«Бердәмлек»

Просмотров: 976

Комментирование запрещено