Изге күңелле Ислам

?????????Кошки районының Надеждино авылында яшәүче Ислам Харис улы ШАҺИӘХМӘТОВны районда гына түгел, күрше тирә-якта, хәтта Ульян өлкәсенең һәм Татарстанның кайбер авылларында да бик яхшы беләләр.

Ислам күрше Каенлы авы­лында туган. Әтисе, Бөек Ватан сугышы ветераны Харис абзый — озак еллар колхоз рәисе, әнисе Минзифа апа колхозчы булып эшләделәр.

1957 елда Шаһиәхмәтов­лар гаиләсе Надеждино авы­лына күченеп килде. 1967 елда 8нче сыйныфны яхшы бил­ге­ләргә тәмамлаган Ислам җир­ле һөнәри-техник училищены тә­мам­лап, механизатор про­фес­сиясе алып чыкты, Надеж­дино авылының Фридрих Эн­гельс исемендәге колхозында трак­торчы булып эшли баш­лады.

1970 елда өлкә һөнәри техник белем бирү идарәсенең кадрлар бүлеге яшь һәм өметле егетне Бузулук индустриаль-педагогика техникумына укыр­га җибәрә. Студент елла­рында Ислам җәмгыять эш­лә­рендә актив катнаша, тех­ни­кум газетасы редакторы ва­зифаларын башкара. Ә “Тех­ник-механик. Мастер произ­вод­ственного обучения” һө­нәрен үзләштереп кайткач, егет­не үзе укыган һөнәри-техник учи­лищега мастер-педагог итеп алалар, бераздан ул комсомол оешмасы секретаре итеп тә сайлана.

Ислам Харис улы махсус дисциплиналар укыта баш­лый, тора-бара директор урын­басары дәрәҗәсенә күтә­релә. Нәкъ шул елларда һө­нәри белем бирү училищесы йортында яңа биналар корыла башлый. Перспективаны күреп, Ислам бөтен күңеле белән яңа эшкә алына. 1986 елның 1 сентябрендә яңа уку комплексы беренче укучыларын кабул итә.

40 ел туган җирендә эш­ләгән хезмәт ветераны, РСФСР мәгариф министрлыгы от­личнигы билгесе, һөнәри тех­ник белем бирү идарәсе һәм район җитәкчелегенең Мак­тау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән Ис­лам Ша­һи­әхмәтов лаеклы ял­га чыга.

Ләкин Ислам тиктормас кеше — авыл зираты һәм мәчет йорты чисталыгы өчен җавап бирә, ут, газ һәм су счетчикларының күр­сәткечләрен күзәтеп тора. Имам-хатыйбның уң кулы бу­ларак, кирәк чакта намаз­ларны да алып бара.

Исламның шәхси тормышы да күпләргә үрнәк итеп куяр­лык. Тормыш иптәше Сәлимә белән ике кызларына да яхшы тәрбия һәм югары белем бирделәр. Бүген алар дәрәҗәле урыннарда эшлиләр, әтиләре кебек ярдәмчел, ачык кешеләр.

Шушы көннәрдә Ислам Харис улы күркәм юбилеен – 70 яшьлеген билгеләп үтә. Шул уңайдан аны авылдашлары, мәчет бабайлары исеменнән котлап, изге теләкләребезне юллыйбыз!

Хөрмәтле Ислам дустыбыз! Аллаһы Тәгалә сиңа һәм гаиләңә исәнлек-саулык, бәрә­кәтле озын гомер насыйп итсен иде! Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле, ихтирамлы, игътибарлы булып кал. Сәлимә ханым белән рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшәгез.

Надеждино авылы мәчетенең имам-хатыйбы  Мәсгут хәзрәт КЫЯМОВ, Наил ФӘЙРУШИН, Гайсә КӘБИРОВ һәм башкалар.

«Бердәмлек»

Просмотров: 1101

Комментирование запрещено