Татар журналистлары белән очрашу

P1028455-e160893143945425 декабрьдә Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев татар мәгълүмат чаралары журналистлары белән пресс-конференция уздырды. Россия регионнарында эшләп килүче матбугат чаралары бу чарада онлайн форматта катнашты.

Очрашу башында Васил Шәйхразыев узган ел нәти­җәләренә тукталды — Бөек Җиңүнең 75 еллыгын, ТАССР­ның 100 еллык юбилеен, Рес­публика көнендә Казанда Мил­ләт җыены уздырылуын һәм анда «Татарлар: гамәл стра­тегиясе» кабул ителүен искә төшерде. «Без Татарстанның барлык районнарын, Россия төбәкләрен йөреп чыктык, халыкка Стратегияне тәкъ­дим иткәндә, аларның да фи­керләрен ишеттек, тәкъ­дим­нәрен тупладык. Инде милләт тормышының бөтен якларын колачлаган доку­ментны тор­мышка ашырасы бар». 2020 елның мөһим ва­кый­гала­рының берсе – Татар­стан Президентын сайлауларда Рөстәм Миңнехановның, Бө­тендөнья татар конгрессы Баш­карма комитеты җитәкче­се вазифасына Данис Шакиров­ның сайлануын атады.

Пандемия аркасында он­лайн форматта уздырылган чараларны да уңай бәяләде: «Татарча диктант» акция­сендә узган елда 82 мең кеше катнашкан булса, быел дик­тантны 385 мең кеше язды. Киләсе елга бу санны 1 миллионга җиткерергә мак­сат куйдык», — диде Васил Шәйхразыев. Шулай ук «Җәлил укулары»нда катнашучылар са­нын да 15 меңгә җиткерергә теләк белдерде.

Шулай итеп, киләсе елга планнар зурдан. Беренчесе һәм иң мөһиме — Бөтенроссия халык санын исәпкә алуда актив кат­нашу. Бу уңайдан Бөтендө­нья татар конгрессының Баш­кар­ма комитеты каршында юри­дик үзәк оештырылган, чөнки кай­бер төбәкләрдә вазгыятьтән үзен­чә файдаланырга теләү­че­ләр бар. Шулай ук халык санын алу алдыннан төрле имеш-мимеш тә тарала икән.

«Халык санын алу ва­кытында «план» үтәгән халык санын алучылар планшетлар белән бүләкләнәчәк, дигән имеш-мимешләр булды. Әм­ма без конкрет фактлар белән генә эшлибез. Кем әйткән, исеме, вакыты – бо­ларның барысы турында да без Гөлнара Сер­геева җитәкләгән юридик фирмага хәбәр итәчәкбез. Бөтендөнья татар конгрессы аның белән махсус килешүгә кул куйды. Бу Россиядә иң абруйлы юридик оешмаларның берсе. Халык санын алу белән бәйле хокук бозулар булса, без судка кадәр барып җитәчәкбез», — диде спикер.

Васил Шәйхразыев 2021 елга планнар турында сөйлә­гән­дә, Муса Җәлилнең тууына — 115, Габдулла Тукайның 135 ел­лык юбилеен атады.

Ахырда журналистлар Мил­ли Шура рәисенә сораулар бирде. Матбугат вәкилләрен халык санын алуга әзерләнү һәм үткәрү, регионнарны татар­ча дәреслекләр белән тәэмин итү, төбәкләрдә эшләгән татар активистлары һәм журналист­лар хезмәте өчен түләү мәсьә­ләләре кызыксындырды. «Идел» журналы вәкиле Рос­сия төбәкләрендә яшәүче мил­ләт­­тәшләргә Татарстанда чы­га тор­ган газета-журналлар җи­бәрүдә ярдәм сорады. «Элек татарларда газета-журнал­лар уку традициясе көчле иде. Лә­кин 90нчы елларда матбугат та­рату системасы җимерелгәч, алар татар жур­наллары һәм китап­лар уку­дан мәхрүм калды», — диде сорау бирүче.  

Васил Шәйхразыевның җа­вабыннан күренгәнчә, бер җи­мерелгән матбугат тарату сис­темасын яңадан кайтару җиңел түгел. «Проблема га­зета-жур­налларга язылуның кый­бат булуында да түгел. Уку­чыга китереп җиткерүдә тот­кар­лык зур, язылган га­зета­ны ала алмыйбыз, ди­ләр. Әйе, та­тар­ча бас­маларны төбәкләр­­дәге иҗти­магый оешмаларга бе­рәр нөсхәдә булса да җиткерергә тиешбез, төргәкләп китап­лар җибәргәндә, татарча жур­наллар куеп җибәрергә тырышырбыз. Бөтен­дөнья та­тар конгрессы бу мәсьә­лә­дә һәрвакыт бу­лышырга ти­еш», — дип тә­мамлады сүзен.

Эльвира РӘФЫЙКОВА.

«Бердәмлек»

Просмотров: 841

Комментирование запрещено